Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Виталий Агапов: "Аз сөйләп, күп эшләүчеләр күбрәк булсын иде"

Олы көн бәйрәмнәре тирәсендә “Мәйдан” телеканалыннан 2017 елда Яр Чаллы шәһәрендә узган “Керәшеннәр җырыу әйтә” фестивален күрсәттеләр. Дүрт сәгатьлек тамашаны тагын бер тапкыр карагач, әлеге чараны оештыручы, Татарстанның халык артисты, Яр Чаллы керәшеннәре оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов белән әңгәмә кордык. Россия буенча сибелеп гомер итүче карендәшләрне барлау, “Керәшеннәр җырыу әйтә” проектының үзенчәлеге һәм халыкны бергә туплау өчен юнәлтелгән чараларны уздыру турында сөйләштек.

- Виталий Васильевич, “Керәшеннәр җырыу әйтә” фестивале керәшен дөньясында иң популяр проектларның берсе. Әлеге чараны уздыру идеясе кайда һәм ничек барлыкка килде?
– 1991 еллардан ук күңелемдә йөрткән уйлар иде бу. Ул вакытта халыкта милли үзаңның уянган чоры. Татар иҗтимагый оешмасы да, керәшен “проблемасы” да беренче тапкыр Чаллыда туды. Берәүгә дә сер түгел, без, керәшеннәр, беренче адымнарны Чаллы шәһәренең татар иҗтимагый Үзәге кочагында башладык. Кырыс чорлар – Советлар Союзының таралып бетмәгән, яшь Россиянең аягына басмаган вакытлары бу. Әлбәттә, безгә карата күп сораулар да булгандыр. Без, активистлар, төрле җирләрдә эшләүчеләр идек. Мин, мәсәлән, Эчке эшләр министрлыгының хәрби янгын сүндерүчеләр системасында идем, ә анда таләпләр бөтенләй башкача. Бу җыелышларга йөри башлагач, кулыма повестка тоттырып, әңгәмә корырга чакыртканнарын да хәтерлим. Менә шуларны узып, Ходай биргән талант һәм көч белән алга таба барам. Халкым өчен эшли алганыма сөенәм.
“Мин керәшен” дип, күкрәк сугып кына, халкы өчен бер нәрсә эшләмичә йөрүчеләр дә бар. Менә шундый кешеләр сирәк, ә аз сөйләп, эш эшләүчеләр күбрәк булсын иде. Керәшеннән туып кына керәшен булып булмый әле ул. Бәлки, аның чыбык очы гына керәшендер?.. Ләкин кечкенә халкы өчен зур эшләр эшләп, бүтәннәр алдында аны лаеклы тәкъдим итүче, минемчә, әлбәттә, Ходай алдында зур эш башкаручы ул.
25 елдан артык Чаллы шәһәре күләмендә Питрау, Нардуган бәйрәмнәре уза. Түбән Камада Оло көн бәйрәмен оештыралар. Авылларда күп алар, ә менә мондый чараларны нәкъ шәһәрдә уздыру аерым таләпләр сорый. Туган авылым Сәвәләйдә дә ансамбльләр оештырып, концертлар белән йөрдек. Халкым белән мин дә үстем. Үскәч, бәйрәмнәр белән һәм җырлап-биеп кенә яшәп тә булмый. Заманча чаралар кирәклеген аңлыйсың. Һәм менә шул чараларның берсе – “Керәшеннәр җырыу әйтә” проекты инде.

Дәвамы бар. Бу хакта тулырак газетабызның 8 май №9 (397) саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев