Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

Отец Павел Павлов: "Телсез калык булалмый"

Тел мясясясе бoгoнгo кoндя бик актуаль. Кряшеннең теле бармы? - дейгән сорауны Казан каласынын Тихвин чиркяуе настоятеле, дин фянняре кандидаты Павел Павловка бирдек

Кряшеннярне калык диб саныйбыз икян, деймяк, телляре дә бар. Телсез калык булалмый. Бялки ул тел җитлекмягяндер, нейдейдер адяби нормаларга үсеб җитмягяндер – мынысы инде башка хял. Нейечек кня булмасын, ул адяби тел пурмыларын алган, аның үз закуннары, җаңгырашы, җазылышы, грамматикасы бар, үз багытында бу телнен сюзлекләре басылган, княгяляр чыккан. Инде анын чиркяү аудиториясендя кулланылганын да искя алсак, ул инде литургия теленә айлянгян, дейгян сюз. Бу тел блян калык Ходайга иняля, Аның блян аралаша. Ул изге тел билгелярен алган. Еврейларда да, карасаң, синагога теле ам калык теле бар. Мындый мисаллар байтак. Телебезне тозеучеләр, лексик, грамматик формаларга салыучылар, беренче чиратта, анын гади, калыкчан, аңнаешлы булыуын иң алгы ряткя куйганнар. Богонго конгя тикле телебез үзенен бу айырымныкларын җуймаган. Бу телдя укытканнар, укытыучылар әзерлягянняр. Дорос, кряшеннярнен сөйляме казер бик алышынды, алар күбряк адяби татар телендя сөйляшя. Бу безне байыта гна.Тик бу без үз телебездян айырылырга, аны оноторга тейеш, дейгян сюз тогол.
 

Бу темага башка җамагат эшлеклеляренең фикерляре турында газетаның №10 (398) саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев