Туганайлар

Зәйдә боз кузгалды

Республика керәшен оешмасы төзелүгә тиздән тугыз ел була. Бүгенге көндә урыннарда аның унҗиде бүлеге эшләп килә. Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама, Менделеев, Кайбыч төбәкләрендә эшләүче җәмгыятьләрнең инде зур тәҗрибә багажы бар. Республика керәшен оешмасының зур-зур проектлары алар катнашы белән тормышка ашырыла. Ә менә Зәй төбәге керәшеннәре бүгенгә кадәр бу проектлардан читтә...

Моңарчы аларда шушы эшләрне оештырырлык, башкарып чыгарлык җәмгыять булмады. Ә бит халык арасында, Зәй ул - керәшеннәрнең башкаласы, дигән сүз күптәннән яши. Дөрес, керәшен бәйрәмнәрен, йола-күренешләрен саклау, сәхнәләштерү буенча алар шактый эшлиләр. Кашка Тау итәгендә үтә торган Питраулары гына да ни тора! Тик, әлеге дә баягы - җәмгыять булмагач, аларның эшләре бәяләнмичә, күңелләрендә йөрткән уй-теләкләре югарыдагыларга ишеттерелмичә кала. Ә керәшен мәсьәләсе буенча чишелешне көтеп яткан сораулар бу төбәктә байтак җыелган.

Ниһаять, җәмгыять кирәклеген зәйлеләр үзләре дә аңлаган. 17 декабрь көнне керәшен активистлары, үзәк китапханә бинасына җыелып, шул хакта сөйләштеләр. Алар бу сөйләшүгә Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусованы, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агаповны да чакырганнар иде. Җыелышта шулай ук Зәй районы администрациясенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Мусин, Зәй районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев та катнашты.

Чыгыш ясаучылар күп булды. Барысын да бер нәрсә борчыганлыгы аңлашылды: 2002 елда Президент (ул чакта М. Шәймиев) янындагы очрашуда кабул ителгән протокол пунктларының Зәй җирлегендә үтәлмәве. Бу юнәлештә эшләү өчен, бөтен Зәй керәшеннәрен берләштерерлек оешма булдыру һәм аның лидерын сайлап кую кирәк.

Җыелышта яңгыраган кайбер фикерләр

Виталий Агапов - Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе:

"Бүген, куак астында чыш-пыш килеп, җыелыш үткәрү заманы түгел. Төрле җәмгыятьләр, дәүләт органнары белән килешү нигезендә, әллә нинди катлаулы проблемаларны да хәл итә ала. Эшне грамоталы итеп оештыра белергә генә кирәк. Чаллы керәшеннәренең 25 еллык эш тәҗрибәсе бар. Кирәк икән, без, рәхәтләнеп, ул тәҗрибә белән уртаклаша алабыз. Иң мөһиме - оешма төзү түгел, ә керәшеннең самосознаниесе уянган булу. "Керәшен дигән халык ул юк", - диючеләр янында, әйе, юк, дип, керәшенлегебездән читенсенеп торсак, билгеле, халкыбызның киләчәге булмаячак. Иң беренче, керәшен икәнеңә үз-үзеңне ышандыр. Керәшеннең әйбәт гадәтләрен, нәкъ аныкы гына булган байлыгын күрсәтеп, башкаларны да шуңа инандыр. Безнең максат бит, керәшен булып, каядыр аерылып чыгу түгел, ә үз-үзебез булып калу өчен, кирәкле шартларны тудыру. Беренче переписьтан соң, Зәй районында 185 керәшен барлыгы ачыкланды (яшь аралаш көләрлек хәл!). Ә Сәвәләй авылында бер керәшен дә юк! Шулай булгач, безгә үз өстебездә эшләргә дә эшләргә әле.

Күптән түгел "Керәшеннәр җырыу әйтә" Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестивален уздырдык. Сәвәләй авылында үткән мини-фестивальдә Иркутск өлкәсе Нукут районы Хареты авылыннан, Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Кассель авылыннан, Чаллы шәһәреннән олы кунаклар катнашты. Шушында Зәй администрациясеннән бер генә кешенең дә килмәде. Моны - керәшеннәрне санга сукмау дип бәяләми, тагын ничек бәялисең?! 4 мең ярым чакрым җирләрне үтеп, Татарстан керәшеннәрен күрергә килүчеләр дә бу хәлгә гаҗәпләнми калмаганнардыр дип уйлыйм".

Людмила Белоусова - Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе:

"Минем комсомол чорым Зәйдә чарланды, журналистлык тәҗрибәсен дә шушында башладым. Зәйдә потенциал зур икәнен яхшы беләм. Соңгы елларда керәшеннәрне берләштерүче бер лидерның күренмәве бик кызганыч. Югыйсә, зәйлеләр "керәшен башкаласы" статусын мамадышларга бирмәсләр иде.

Бүген "Туым җондозы - 2016" бәйгесенең зона ярышлары биредә үтте. Оештыру, үткәрү, конкурсантларны әзерләү буенча зәйлеләргә тел-теш тидерерлек түгел. Администрация белән берлектә эшләгәннәре күренә. Чыгыш ясаучылардан, бигрәк тә, Сарсаз-Баграж балалар ансамбле, Түбән Биштән Максим атлы бер егетнең җырлавы сөендерде. Аларны әзерләүчеләргә дә, администрациягә дә рәхмәт. Киләчәктә Зәй төбәге балаларын башка фестивальләрдә дә, "Айбагыр" керәшен балалары лагеренда да, форумнарда да күрербез, дип өметләнеп калам.

Иван Яковлев - Зәй керәшеннәре конференциясен үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе:

Күптән түгел авыл җыеннары үтте. Менә шунда керәшеннәргә кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп чыгарга була иде. Үзебез дә сүлпәнлек, битарафлык күрсәтәбез. Халык санын алыр алдыннан оештырылган кампания вакытында керәшеннәргә күп нәрсәләр вәгъдә иттеләр. Мәгариф өлкәсендә дә, чиркәүләрне торгызу эшендә дә, административ урыннарга керәшен вәкилләрен сайлау буенча да... Кызганычка каршы, ул вәгъдәләр кәгазьдә кала бирә. Әгәр дә без Зәй керәшен җәмгыятен төзеп, эшне инициативалы, булдыклы егетләр кулына тапшыра алсак, аларның сүзенә район чиновниклары да, югарыдагылар да колак салыр иде".

Беренче адым ясалды

Әлеге җыелышта 17 кешедән торган оештыру комитеты төзелде. Аның җитәкчесе итеп, Федоровка авылында туып-үсеп, озак еллар буена Зәй шәһәрендә яшәүче, зәйлеләр арасында авторитет яулаган карендәшебез Иван Федорович Яковлев сайланды. Комитет исә үзенең эшен , авылларда халык белән очрашып, керәшеннәрне борчыган мәсьәләләрне барлау һәм конференциягә делегатлар билгеләү кебек чаралардан башларга булды . Ә инде Зәй төбәге керәшеннәрен берләштерәчәк җәмгыятьнең үзен февраль аенда узачак конференциядә төзергә планлаштырдылар.

Табигатьтә кыш уртасы - Яңа ел алды булса да, зәйлеләрнең бу җыелышларын "Зәйдә боз кузгалды" дип бәяләргә була. Илгә-көнгә иминлек китерә торган, уңышлы кузгалу булсын, берүк. Карендәшләребезгә шуны телик.

Шулай ук укыгыз:

Зәй керәшеннәре берләшерме?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 апрель 2018 - 11:51
    Керәшен гимны нинди ул?
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим