Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН: “Антонов өчен урамда керәшеннәр кочаклап ала”

Генштаб башлыгы, сугыш вакытында Сталин белән турыдан-туры аралашкан, нәселе Балык Бистәсенә барып тоташкан Алексей Антоновның Бөек Җиңүне якынайтуга керткән роле нәрсәдә? Алар Брест крепосте герое Петр Гаврилов белән нинди дә булса бәйләнештә торганнармы? Геройлар, язмышлар, ачылмаган шәхесләр һәм тирәнгә яшерелгән серләр турында язучы, отставкадагы полковник Зәки Зәйнуллин белән сөйләштек. Аның...

2010 елда язучы Зәки Зәйнуллинның "Татар-ир егетләре" дигән китабы басылды. Китапта НКВД төрмәләрендә утырган язучы Кави Нәҗми, сугыш елларында генштаб башлыгы урынбасары булган Алексей Антонов, Брест крепостен 32 көн буена саклаган Петр Гаврилов, дистәләгән немец самолетларын бәреп төшереп, өч тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, герой була алмаган Әхмәтхан Солтан турында әсәрләр урын алган. Әсәр геройларының икесе керәшен егетләре - Алексей Антонов белән Петр Гаврилов. Хәрбиләр турындагы китапны керәшеннәр яратып каршылады. Моны урамда авторны туктатып, "керәшеннәрне күтәргән өчен" рәхмәт укып, кочаклап китүче кешеләр әйтеп тора. Әмма Антонов шәхесен киң дөньяга чыгарганны яратып бетермәүчеләр, аның чыгышын күрсәтмәскә киңәш итүчеләр дә булган. Шулай да сүзендә нык торучы язучы үзенекен итте - халыкка Алексей Антонов турында гомере буе җыйган материалын ничек бар - шулай итеп чыгарды. Кайчандыр Антоновның бабалары яшәгән Балык Бистәсе районы Иванай белән Казаклар Чаллысы авылларына кайтып, Зәки абый белән генерал эзләрен эзләп йөрдек. Иванай авылында Антоновлар фамилияле нәсел калмаса да, Казаклар Чаллысында бар икән. Ләкин бу авылларда Антонов турында Зәки Зәйнуллин әсәре чыккач кына белә башлаганнар. Аңа багышланган истәлек тактасы да, почмак та юк. Шул вакытта Иванай авылында яшәүче 102 яшьлек Марҗый әби белән дә очраштык. Бер гасырдан артык яшәгән әбекәй генә язучы Зәки Зәйнуллинны берникадәр сөендерә алды - элек Иванайда да Антоновлар булган икән. Аннан Питрәч районы Әлбәден авылында Петр Гавриловка музей ачу тантанасына да кайтып килдек. Музей ачылуга җыелган халык Антонов белән Гаврилов турындагы 40 китапны минут эчендә алып бетерде.

- Зәки Лотфуллович, Сез күп еллар буена Алексей Антоновның тормыш юлын өйрәнгән кеше. Ул генштабта эшләгәндә совет гаскәрләре чынлап да бер тапкыр да камалышта калмаганмы?

- 1941 елның ноябреннән алып - 1943 елның мартына кадәр Жуков, Конев, Лелюшенколар Ржев янында немец белән сугышты. Анда бер миллионнан артык совет солдаты һәлак булды. Сталинград сугышы барышындагы иң мөһим вакыйгалар халыкка әле дә барып җитмәгән. Алексей Антонов немец армиясен Сталинградтан уздырып, Кавказда камалышта калдырып юк итәргә тәкъдим итә. Чөнки немецның танк өчен ягулыгы 70-80 чакрымга җитәрлек кенә булып, алар туктап калырга тиеш була. Гениаль фикер! Әмма Сталин Сталинград тирәсендә генә чолганыш ясарга боера. Шулай да Антоновны бу тәкъдименнән соң генштаб башлыгы урынбасары итәләр.

1941 елда маршал Семен Буденный Ростов янындагы гаскәрләр белән җитәкчелек итә. Антонов тәкъдиме белән Буденный һөҗүм башлый һәм немецларның икенче танк армиясен юк итә. 1941 елның августында алар икесе дә бу операция өчен орден ала. Бу турыда бүген язмыйлар да, сөйләмиләр дә. Чөнки совет гаскәренең беренче һөҗүме булып официаль рәвештә Мәскәү асты сугышы санала.

- Сталинград сугышында җиңүгә Антоновның керткән өлешен нидә күрәсез?

- Ул немец итегенең бу шартларда ярамавын әйтеп куя, окопларны да тирән казымаска куша.

- Антоновның соңгы еллары ничек уза?

- 1956 елда аны нык күтәрделәр. Генштаб башлыгы урынбасары булып кайтты. Аннан Варшава илләре килешүе штабына генштаб башлыгы итеп куйдылар.

- Тагын бер герой - Брест крепостен 32 көн буена яклаучы Петр Гаврилов. Монысы Питрәч районы Әлбәден авылыннан. Гавриловны реабилитацияләүдә, намуслы исемен саклап калуда Антоновның роле булуы дөресме?

- Гаврилов дүрт ел буена немецта әсирлектә була. Әсирлектән кайткач, Антонов Гавриловны немец хәрби тоткыннары лагере башлыгының урынбасары итеп куеп, КГБның үз эченә яшергән. Әмма 1946 елда Антоновны генштабтан алгач, аның 1945 елда Гавриловны бу лагерьга урнаштыруын ачыклыйлар. Андый фактлар тагын да бар. Алексей Антонов 1940 елда ук 120 хәрбине белемнәрен күтәрергә Фрунзе исемендәге академиягә җыя. Укырга керү өчен беренче шарт - 10 класс белемле булу. 119 кешенең урта белеме бар, бер Гавриловның гына белеме 7 класс. Гаврилов монда ничек эләккән?..

1956 елда Антонов хакимияткә кайткач кына, Петр Гавриловның исеме акланып, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

- Сез соңгы биш елда дүрт китап чыгардыгыз. Бүген китап бастыру эше ни хәлдә?

- Авыр. Халык аз укый. Халыкта идеология юк. Хәзер язучылар берлеге үлде, дияргә була. Берлек язучыларның әсәрләрен анализламый, һич югы, яманласыннар иде. Алар өчен Зәйнуллин дигән язучы юк. "Татар ир-егетләре" китабын бүген күрергә теләмәсәләр дә, мин үлгәч, аны халык күтәреп чыгар әле! Мин моны Иванай авылына кайткач сиздем, бик өметле авыл ул. Аллага шөкер, өстәгеләр күрмәсә дә, әсәрләремне халык ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Петр Гаврилов 23 февраля Алексей Антонов Берст крепосте