Журналист сүзен кем ишетер
Бүгенге көндә укытучыларга да, врачларга да, авыл хуҗалыгына да хөкүмәт тарафыннан шактый игътибар бирелә. Культура өлкәсендә эшләүчеләр дә, кече бизнес алып баручылар да бу игътибардан читтә калмый. Ә менә илебездәге социаль яклауга мохтаҗ кешеләрнең төп таянычлары булган журналист дигән һөнәр ияләренең үзләренә дә хөкүмәт яклавы кирәклеге бер җирдә дә күтәрелми....
Ә бит совет заманнарында күп кимчелекләр нәкъ менә журналист язмаларыннан соң бетерелгән. Күптән түгел миңа Кайбыч районы Мәлки авылы тумасы, озак еллар "Комсомолец Татарии" газетасының махсус хәбәрчесе булып эшләгән ветеран журналист Александр Михайлович Малов белән сөйләшеп утырырга туры килде. Ул сөйләгәннәрне тыңлаганда, эх, журналист сүзе хәзер дә шундый көчкә ия булса икән, дип, кызыгып, үзебезнең бүгенге хәлебез өчен оялып утырдым. Ул сөйләгәннәрдән берничә эпизодка тукталып үтәм.
1956 елда Александр Михайлович Чистай өлкә газетасында (ул вакытта хәзерге Татарстан 3 өлкәгә - Бөгелмә, Чистай, Казан өлкәләренә бүленгән була) эшләгәндә, гонорар акчасына фатир снимать итеп, ашап-эчеп, киенеп, калганын авылга да җибәреп тора. Бөгелмәдә чыгучы "Нефтяник Татарии" дигән газетага җибәргән 2-3 статьясы өчен аңа бер ел эшләмичә яшәрлек гонорар бирәләр!
Бер елны "Комсомолец Татарии"да эшләгәндә, редакциягә хат килә. Хатта производство травмасы алган берәүнең, җитәкчелек салкын карау аркасында, аяксыз калуы турында язылган була. Язылганнарның дөреслеген тикшерү өчен, яшь журналист Александр Маловны җибәрәләр. Җыелыш җыеп, килү максатын аңлата. Оешма җитәкчесенең хатыны врач булып, производ-стводагы травманы "йомып" калганлыгы ачыклана. Статья басылгач, җитәкчене дә, аның хатынын да, шушы хәлләргә турыдан-туры бәйләнешләре булмаса да, дистәләгән кешене эштән алалар.
Тагын бер вакыйгага бәйле язмасы турында сөйләде ул. Әлмәт районы Акташ авылында төзелеш тресты эшли. Аны исеме республикага билгеле бик хөрмәтле кеше җитәкли. Редакциягә шушы начальникның кулы үзенә таба кәкре булуы турында язылган хат килә. Тикшер, дип, тагын Маловны җибәрәләр. Бу юлы җыелыш үткәрми, җепнең очын яшереп өлгерүләреннән курка. Начальникның эшчеләреннән дача өе буратып, шуны Кама елгасы аша Кырымга төятеп җибәрүе билгеле була (хәзерге җитәкчеләр нинди генә замоклар салдырсалар да сүз әйтүче юк). Статья басылгач, трест начальнигын гына эштән алып калмыйлар, ә обкомда эшләүчеләрнең дә берничәсен урыннарыннан кузгаталар.
Ул сөйли, мин уйларым аша үзебезнең гәҗиттә басылган язмаларны барлыйм. Культура-агарту статусындагы гәҗит буларак, безгә, күбесенчә, керәшен культурасына, тарихына бәйле әйберләр язарга туры килә. Без бит җәмгыятьтән аерым яшәмибез. Йөргән җиребездә социаль тигезсезлек, хаксызлык очраклары белән дә күзгә-күз очрашабыз. Кайдадыр мәктәпләрен япканнар, кайдадыр медпункт ябылу алдында, кайдадыр сугыш толын рәнҗеткәннәр...
Шушылар турында язып чыкканнан соң, бу хәлләргә җаваплы кешеләрнең нинди дә булса реакциясе, җавабы булыр дип көтәсең... Узган ел сентябрь аенда Әлмәт районы Илтән-Бута авылы балаларының күрше Аппак авылындагы заманча мәктәпкә бармыйча, ун чакрым ераклыктагы ярымҗимерек Кичү авылы мәктәбенә җибәрелүләре турында яздык. Әлмәт районы мәгариф идарәсеннән нигә шулай килеп чыкканын аңлатуны сорадык. Җавап биреп маташмадылар...
Теләче районы Субаш авылындагы мәктәпне саклап калу өчен (ул мәктәптә яшь буынга керәшен культурасын өйрәтү буенча зур эшләр алып барыла иде) кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек - файдасы булмады - мәктәп ишеге ябылды. Журналист сүзен исәпкә тыгучы булмады.
"Туганайлар"ның 2011 елның 23 нче санында Зәй районы Урта Пәнәче авылында ялгыз яшәүче сугышта катнашучының тол хатыны, ветеран әби Пелагея Морозова турында яздык. "Палый әбине кем коткарыр?" дип аталган әлеге язмада соңгы елларда ашказанына, туры эчәккә 4-5 операция ясаткан, хаҗәтләрен эчәгеннән чыгарып калдырылган трубка аша гына үти алучы Пелагея түтинең хәле турында сүз барды. Ире сугышта катнашкан, түше тулы орден-медальләр булган. Үзе дә ул тыл ветераны, дистәләгән Мактау кәгазьләре иясе. Хөкүмәт җитәкчеләренең Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларның тол хатыннарына бөтен уңайлыклары булган фатирлар бирергә, дигән Указы була торып, Пелагея түти әле һаман да, тузган йортында яшәп ята икән. Дөрес, балалары аның өен шактый караганнар инде. Нигезләрен ныгытканнар, стеналарын сипләгәннәр. Тик аларны эшләп кенә, әбинең бүгенге хәлен үзгәртеп булмый. Аңа район больницасы янәшәсендә яшәү, хаҗәтләрен үтәү урыны өйдә булу кирәк. Кешенекен сорамый, үзенә тиешлесен генә сорый, чөнки андыйлар өчен Президент чыгарган Указ бар... Зәй администрациясеннән җавап булыр, яки Пелагея әби фатирлы булу шатлыклары белән бүлешеп, үзе хәбәр җибәрер, дип көттек. Кызганыч, журналист сүзе тагын һавада эленеп калды...
Җурналистларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә җәмәгатьчелек белән эш-ләү бүлеге мөдире Роза Хәмидуллина Чаллыда чыгучы татар газета-журналларында эшләүче журналистларны җыеп, түгәрәк өстәл янында сөйләшү үткәргән иде. Беребезнең хәле икенчебезнекеннән әллә ни аерылмый икән, берәү дә күкрәк сугып, мактана алмады... Чаллы башлыгы Васил Шәйхразиев бервакыт журналистлар белән очрашканда:
- Сез кимчелекләр турында күбрәк языгыз. Халык гозерләрен безгә җиткерегез. Сез язганнарга таянып, без, чиновниклар, шәһәрдәшләребезнең тормышын тагын да яхшырту өстендә эшләрбез, дигән иде. "Туганайлар" - республика статусындагы гәҗит. Без әйткәннәрне кем ишетергә тиеш тә, безнең укучыларыбызның гозерләрен кем үтәргә тиеш икән соң?
Фото с сайта http://www.sbor.ru/news/?page=1&id=4731
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев