Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Үзен күреп сөйләшкәндәй булдым

22 июнь - Хәтер көнендә Брест крепостенда майор Петр Гаврилов җитәкчелегендә немецларга каршылык күрсәтүчеләр турында күп сөйлиләр. Әмма үзәк телеканалларда Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның Питрәч районы Әлбәден авылында туып үскән керәшен егете булуын әйтергә оныталар. Шуңа күрә аның кайда туып үскәнен белмәүчеләр аз түгел. Ничек яши соң авыл...

Исемдә калганнардан

Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов соңгы тапкыр Әлбәден авылына 1974 елның июнендә туганы Иванның еллыгын үткәрергә дип кайткан иде. Миңа ул вакытта 7 яшь.
Петр Гавриловның авылга кайтасын берничә көн алдан ук Хәрби комиссариаттан шалтыратып әйтеп куйганнар. Авыл аны каршы алырга әзерләнә башлады.
Менә алдан әйтелгән көн килеп тә җитте. Авыл мәктәбе янына халык җыелды. Ул вакытта әле партиянең генә түгел, комсомол, пионер оешмаларының да гөрләп торган чагы. Мәктәп укучылары сафка тезелеп басты. Петр Михайлович машинадан төшкәндә, быргы кычкыртып, барабан кагып, пионер дружинасы байрагын чыгардылар. Ул вакытта Әлбәден сигезьеллык мәктәбе пионер дружинасы Петр Гаврилов исемен йөртә иде инде. Петр Михайлович байрак янына килеп, аны үпте. Аннан соң һәр байракның аның өчен кадерле булуын әйтте.
Икенче көнне ул авылда ел саен үткәрелеп килгән традицион Тройчын бәйрәмендә кат-нашты.
Советлар Союзы Героен озатып йөрү ул вакытта колхозда партком секретаре булып эшләгән әтием Павел Апушевка йөкләнгән иде. Миңа, кечкенә малайга, алар белән бер машинада йөрү насыйп булды. Петр Михайлович үзенең балалык елларын искә алды. Малай чагында атлар көткән урынга алып баруны сорады. Шул аландагы Дөбердек чишмәсеннән бер стакан су алып эчте. Кайларда гына йөрсә дә, авыл чишмәләре суының иң татлы булуын әйтеп китте. Аннан соң без күрше Юнусово авылы алпавытында атлар көткән урынга - Куропаткин урманына да бардык.
Петр Михайлович ул вакытта дәдәсе Сергей белән хәер сорашырга йөргән күрше рус авылы Нормага да барды. Әлбәден белән әлеге авылны Мишә елгасы гына аерып тора диярлек. Турыга аралары бер чакрымга да җитмидер. Ул минем хәтеремә туган ягын яраткан, сагынган, сабыр, басынкы кеше булып кереп калды.
Әтием Петр Михайлович сөйләгәннең барысын да дәфтәргә язып барды. Шулардан чыгып, соңыннан авылдашыбызның балалык һәм яшьлек еллары турындагы "Мишә буйлап Иделгә" исемле повестен язды. Ул әсәр китап булып дөнья күрде.

Авыл нык үзгәрде

Әлбәден авылы бормаланып аккан Мишә елгасы буендагы үзәнлеккә урнашкан. Шуңа күрә урамнары да тигез. Авылда өч күл бар. Янында болыннар җәелеп киткән, ерак та түгел катнаш урман башлана. Шундый матур табигать кочагында утырган борынгы авылларның берсе ул. Аның исеменең каян килеп чыгышын тарихчылар да әйтә алмый.
Соңгы елларда Әлбәден авылы социаль яктан күп үзгәрешләр кичерде. Питрәч - Янсуар трассасыннан авылга Гавриловлар яшәгән өйгә кадәр асфальт салынды.
Күптән түгел авылга чишмә суы кертелде. Юл да, су да дәүләт программасы нигезендә булдырылды.
Хәзер авылда эшмәкәр Николай Мухин страуслар үрчетү фермасы оештырып җибәргән. Ул җитештереп кенә калмый, агротуризм белән дә шөгыльләнә.
Әлбәдендә ике катлы йорт-лар калкып чыккан. Өйләр саны арта. Әмма, кызганыч ки, даими яшәүчеләр саны кими. 135 йортның утызында гына көндәлек яшәүчеләр булып, калганнары дача йортлары буларак теркәлгән. Авыл 80 нче елларда ук нык картайды инде. Әлбәдендә Петр Гаврилов исемендәге колхозның бер бригадасы гына эшләде. Ул елларда халыкны юлсызлык та нык тилмертте. Авылдагы бүгенге шартлар элек үк тудырылган булса, Әлбәден әле болай ук картаймас иде.

Ул авылга музей булып кайтты

Әлбәден авылына җиткәндә, "Бу авылда Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов туып үскән" дип язылган стелла каршы ала. Аны бераз узуга, мәһабәт музей-йорт тора. Ул - Петр Михайлович Гаврилов музее.
Музейда мине директор Динар Шәйхетдинов, фәнни хезмәткәр Чулпан Нуриева һәм хезмәт күрсәтүче Алсу Сабирова ачык йөз белән каршы алдылар.
Беренче стендта кечкенә Питер турында сөйләнә. Ул 1900 елның 30 июнендә туган. Ул үскән землянка-йортның макеты да эшләнгән. Шуннан чыгып, Питернең бала чагы хәерчелектә үтүен аңларга була. Ул туар вакыт җиткәндә генә әтисе Михаил Гаврилович үлеп китә. Шуңа күрә ул әнисе Санукай түти - Александра Ефимовна кулында үсә. Өйдәге иң кыйммәтле әйбер - самовар. Аны да, вакытында салым түли алмагач алып чыгып китәләр. Ике улы - Сергей белән Питер - яңаны алабыз дип, әниләрен юаталар.


Әлбәдендә керәшен шкулы 1863 елдан эшли башлаган. Шкулны бетергәч, Питер Юнусово авылы алпавыты Куропаткинга ат көтүчесе булып ялланып эшли. Аннан соң Питрәч тегермәнчесендә дуңгызлар карый.
15 яшендә Казанга китә. Бер ел пекарняда икмәк басучы булып эшли. Аннары дары заводына эшкә урнаша. Казанда отец Василий Тимофеевның керәшен шкулында кичләрен укып белем ала. Эшчеләр белән бергә стачкаларда, забастовкаларда, Казандагы кораллы восстаниедә катнаша. 1917 елда ул үзе теләп гражданнар сугышына китәргә языла.
Икенче стенд Питерның шул еллардагы тормышын яктырта.
Өченче стендта Брест крепостеның тарихы турында мәгълүматлар бирелгән.
Брест крепостенда хезмәт итүче майор Гаврилов дөреслек яратучы командир булган. Немецлар Муховец елгасы артына күп техника һәм гаскәр туплыйлар. Гаврилов мондый әзерлекне күреп борчыла. Хәрби җитәкчеләргә күп тапкырлар төрле тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итә. 21 июнь көнне аны штабка чакырып, 27 июньдә партия җыелышы булачак, анда сине партиядән чыгару эше каралачак, дип хәбәр итәләр. 22 июнь көнендә сугыш башланып китә...
Ишектән керүгә үк каршы алучы панорама Брест крепостенда сугыш башланган көнне бөтен дөреслеге белән күз алдына китерергә ярдәм итә.
Соңгы стендтан Петр Ми-хайловичның сугыштан соңгы үткән гомере белән танышасың. 4 ел әсирлектә булып, Совет гаскәрләре азат иткәч, аңа хәрби дәрәҗәсе кайтарыла. Әсирлек тамгасы сугылу партиягә кайтарылуга комачаулый. 1945 елның көзендә Себердә япон хәрби әсирләре лагере начальнигы итеп билгеләнә. Әсирләрне илләренә кайтару турында карар чыккач, аңа эш бетә.
Эшсез йөреп арыгач, Әл-бәденгә кайтырга була. Аңа, ат җигеп, Корноухово спирт заводына бәрәңге ташырга кушалар. Петр Михайлович район башкарма комитетына берничә тапкыр бүтән эш бирүләрен сорап бара. Аны Питрәч авылындагы керамика заводына директор итеп билгелиләр. Анда бер ел эшләгәч, 1947 елда Краснодарга күчеп китә.
Бер мәкаләдә генә музей-йорттагы барлык стендлар, экспонатлар турында язып бетереп булмый. Алар белән танышкач, мин үземне тагын бер кат геройның үзен күреп, аның белән сөйләшкән кебек хис иттем. Музейлар истәлек кенә сакламый, алар хисләрне дә яңарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаврилов Петр Михайлович музей Питрьч районы Әлбәден авылы