Туганайлар

Йөрәктә моң булса, җыруны керәшенчә әйтеп була

Популяр композитор Азат Хөсәенов "Вконтакте" социаль челтәрендәге битендә кызыклы гына сүзләр язып куйган. "Бөтен керәшеннәргә миннән бүләк! Җырымны бер җыентыкта "керәшен халык җыры" - диеп чыгарганнар!" Әлеге язмасы белән кызыксынып, Азатка берничә сорау бирдек.

- Азат, "Контакт"тагы стенагызда сүз нинди җыр турында бара?
- "Әй без идек" җыры турында бара сүз. Ул керәшеннәр арасында Валерий Шрыков башкаруында бик популяр:
"Сары сандугач баласы сайрый читлек читендә,
Сиңа дигән атлас күлмәк сары сандык эчендә"...
- Чыннан да, халык җырына бик тарта. Керәшеннәрнең җырны "присвоить" итүенә ничек карыйсыз?
- Бик уңай! Чөнки җырны авторы исән чакта ук халык җыры дәрәҗәсенә күтәрү - ул бик югары бәя. Һәрбер халык җырын бит кемдер язган. Минем Зәйнәп Фәрхетдинова белән Бәширә Насыйрова яратып җырлый торган "Бичура" спектакленнән "Сагышлы җыр"ны да халык жыры дип әйтәләр. Мин моңа шат кына!
- Бу җырның язылу тарихы ничек булды?
- Минем Усы авылы турында берәр җыр язарга бик зур теләгем бар иде. Көе бик тиз язылды, ә сүзләре юк... Усыларга да әйтеп карадым - җавап булмады. Шунда инде Зәйнәп Фәрхетдинова шагыйрә Р.Имамиевага көйне тыңлатып, сүзләрен яздырды. Мин баштарак, Усы турында булмагач, каршы килеп тә караган идем. Сүзләре матур, күңелгә ятышлы булгач, шул килеш кереп китте инде...
- Ник шулкадәр Усы турында язасыгыз килде? Дуслар, авылдашлар сорадымы, әллә башка берәр нәрсәме?
- Бары минем үз теләгем. Яраткан авылга бер истә калырлык бүләк ясыйсым килде. Минем хезмәт кенәгәмдәге иң беренче язу - Яңа Усы клубының художество җитәкчесе! Күпме концертлар куйдык без анда, ул басуларда агитбригада белән йөрүләр, ул кичке уеннар...
Без үзебез тамырларыбыз белән Актаныш районы Әтәс авылыннан. Элек бит укытучылар, врачлар хәзерге кебек интегеп эш эзләп йөрми, партия кая кушса, шунда баралар иде. Без дә башта Урәзмәт дигән авылга күчтек, аннары әткәйне Мөслим райисполкомына җаваплы эшкә билгеләделәр. Соңрак, инде озакка дип, Усыга күчтек. Әткәй анда гомер буе мәктәп директоры булып эшләде. Хәзер дә шунда яшәр идек. Әткәй Усыда зур, матур йорт салды (әлбәттә инде, минем дә өлешем байтак керде). Нишлисең бит, дөнья... Әнкәй 66 яшендә китеп барды. Ул вакытта мин армиядә идем, хуҗалыкны тараттык...
- Кызганыч, әлбәттә… Шулай да, Сез бит әле керәшеннәрдән аерылмыйсыз, җырлар гына язып калмыйсыз, ел саен Мамадышка Питрауга киләсез. Берничә ел инде "Керәшен чибәре" конкурсында жюри члены. Сезнең өчен бу эшме, әллә?..
- Питрауга килеп, бер тонна аппаратура бушату, аны җыю, көйләү - әлбәттә, эш! Бу яктан миңа улым Нияз бик булыша. Ә инде конкурста жюрида булу - монысы инде күңел, йөрәк тартуы! Николай Дунаев кебек зур, атаклы шәхесләр белән бергә бәя бирү, аралашу - күпкә тора! Әле анда мин үзем өчен никадәр ачыш ясыйм! Моны берни белән дә алыштырып булмый. Әле анысы да бар бит - без анда берсеннән-берсе чибәр, яшь, сылу кызларны күрәбез! Безнең яшьтә андый аралашу, иҗат кешесе өчен илһам алу хәтта... файдалы, диләр!
- Керәшеннәр арасыннан чыккан композиторларның да бик азы гына чын керәшенчә итеп көй яза ала. Әйтегез әле, керәшен җыруларының үзенчәлеге һәм сере, көче, сезнеңчә, нәрсәдә? Ни өчен аларны теләсә кем башкара һәм яза алмый?
- Шуны онытмаска кирәк - безнең гаилә 19 ел Усыда яшәде! Керәшен җыруларын гына түгел, бар гореф-гадәтләрен дә бик яхшы беләбез. Без сигез бала үстек, бишебез гомерләрен керәшен кызлары, егетләре белән бәйләделәр! Безнең өйдә үткәрелгән бар мәҗлесләр дә, бәлеш ачу, каз чыгару кебек йолалар гел керәшен җырулары белән уза иде. Минем Асия апам шундый да оста, көенә җиткереп башкара иде аларны - күзләремнән яшьләр атылып чыга торган иде. Шөкер, хәзер дә шулай! Шуңа, җыруларны керәшенчә итеп язу өчен, ул моңнарның синең йөрәгеңдә булуы кирәк! Шунда гына барысы да тиешенчә килеп чыгачак.
- Усы белән бүгенге көндә элемтәләрегез бармы?
- Элек бер ун еллап кайтып булмаган иде, хәзер ел саен диярлек кайтам. Сагындыра. Берзаман сабантуйларга гел мине генә чакыралар иде, хәзер туктадылар... Кодалар-кодагыйлар да инде гүр ияләре... Шулай да, кайтып ишек шакырлык, кереп чәй эчәрлек кешеләрем бар! Анда яшәүче дусларым, классташларым гел чакырып тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим