Туганайлар

Җәйләү халкына бүләк

7 ноябрь көнне Тукай районы Борды авылы җирлегенә керүче Җәйләү авылында яңа часовня ачтылар. Моннан өч-дүрт дистә еллар элек, кайчан да булса, Җәйләү авылында иман йорты төзелер һәм аны нәкъ менә - 7 ноябрь - Октябрь бәйрәме көнне аруларлар, дигән уйны башка да китереп булмый иде. Диннән бик ерак тора...

7 ноябрь көнне Тукай районы Борды авылы җирлегенә керүче Җәйләү авылында яңа часовня ачтылар. Моннан өч-дүрт дистә еллар элек, кайчан да булса, Җәйләү авылында иман йорты төзелер һәм аны нәкъ менә - 7 ноябрь - Октябрь бәйрәме көнне аруларлар, дигән уйны башка да китереп булмый иде. Диннән бик ерак тора идек ул чакта. Хәер, хәзер дә Ходай юлына якынайдык, дип әйтә алмыйбыз. Шулай да, аңыбызда азмы-күпме, үзгәрешләр бара. Ул үзгәрешләр турында кылган гамәлләребездән, башкарган эшләребездән белеп була.

Сүздән - эшкә

Борды авылы җирлеге башлыгы Роза Әбделманова Җәйләүдә часовня төзү уеның ничек тууын, ничек тормышка ашырылуын болай сөйләде:

"Соңгы ике-өч елда авыл җыенында зират мәсьәләсе күтәрелде. Иске зират тулып килә, үлеләрне күмәргә урын юк, яңа зират кирәк, дип шаулады халык. Искесен зурайтып булмый - ярга терәлә. Ярның икенче ягында җирлек хисабындагы җирләр бар барын, тик үлеләрне буаның теге ягына йөртү уңайлы түгел. Башка басулар - халыкның пай җирләре, бар да хуҗалы. Шулай, нишләргә белми, аптырап торганда, ирле-хатынлы Галина белән Григорий Соловьевлар үзләренең 5 гектар пай җирләрен яңа зират өчен бүләк иттеләр. Кайсы яктан алып карасаң да, уңайлы, әйбәт урын. Бу семьяга рәхмәттән башка нәрсә дисең (башкалар бит әнә, үзләре файдаланмаса, читләргә сатып җибәрә...)? Самообложение акчасына бюджетныкын да кушып, яңа җирләрне тотып алу өчен материаллар кайтарттык. Өмә ясап, баганалар утырттык, седкадан койма кордык. Бу эшләрнең һәрберсен, керәшен йоласына туры китереп, иманнар укып башкардык. Баганалар утыртыр алдыннан, башта, качману сулары салып, ул урыннарны аруландырып чыктык. Һәр адымыбызны, өлкәннәр белән киңәшеп, аларның ризалыгын алып башкардык.

"Яңа зират эше барып чыкса, мин үзем зират өе җиткереп куярга сүз бирәм", - дигән иде берчак, Җәйләү авылында кооператив хуҗалык алып баручы Анатолий Касакин. Зират җирләрен бүлеп алгач, зират йорты турындагы сүзне кабаттан яңарттык. Зират йорты дигәнебез, тора-бара, часовня төзү вариантына әйләнде. Ник дисәң, авылда иман йорты бөтенләй юк. Бәйрәмнәр вакытында халык часовняга килә ала. Священник чакырып, үлеләргә панихида үткәрергә дә уңай. Кыскача әйткәндә, мамалары Нина Яковлевна җитәкчелегендә, өч брат Касакиннар шундый киңәшкә килгәннәр. Монда да, "Нигез боткасы" йолаларын башкарып, иманнар укып, эшне башладылар. Ходай ярдәме белән башкарып та чыктылар. Кечкенә часовнябызның трапезня бүлмәсе дә бар хәтта. Читтән кайтучыларга якыннарын шунда кереп, ризыкланып искә алырга була. Анатолий Александрович Чаллыда кач ясатып кайтарды. Күмәкләшеп, җиренә җиткереп, иманнар укып, аны күтәреп куйдык.

Эшләребез беткәч, часовняны ачарга кемне чакырабыз, дип киңәшләштек тә, Закамье округы благочинные отец Андрейга шалтыратырга булдык. Шулай, священник чакырып, ансат кына ачмакчы идек - алай гына булмый икән әле ул. "Часовняны ачу өчен, иң элек, Владыка Феофанның благословениесен алырга кирәк. Аның рөхсәте белән генә, иман йортын аруландырып була," - диде благочинный Андрей.

4 ноябрь - Бердәмлек көнендә, Владыка Феофан священникларны Казанга җыйды. Шунда баргач, благочинный Андрей безнең часовня турында сүз кузгаткан, аруландыруга бәхиллек сораган. Рөхсәт алгач, безгә шалтыратты. 7 ноябрь датасына тукталдык - ул - Метри - үлеләрне искә алу көне дә икән әле. Ялга да туры килгәч, читтән кайтучылар да булыр, дип уйладык."

Менә шуларны сөйләде җирлек җитәкчесе.

Священник - үз авылыңныкы булу кирәк

Часовняны аруландырырга протоиерей Андрей Дубровин, протодьякон Дмитрий Половников, Чаллыдагы Изге Вознесенск храмы хоры җыручылары килгән иде. Часовняны аруландырганнан соң, иске славян телендә дә, керәшен телендә дә иманнар укылды. Халык алдында чыгыш ясаганда, отец Андрей: "Часовнялы булдыгыз. Хәзер иң мөһиме - үзегезнең авылда үскән, сезнең җирлектән чыккан берәр кешене, семинариягә җибәреп, укытып кайтару.

Шул халыкның үз арасыннан булган священник кына приходындагы кешеләрнең уй-хисләрен, борчуларын аңлый, аларны үз артыннан ияртеп бара ала," - дигән сүзләрне җиткерде. "Илебез, Татарстан республикасы җитәкчеләренең бүгенге политикасы, Ходайга шөкер, мондый мөмкинлекләрне тудырды. Калганы үзебездән тора," - дип бетерде ул үгет сүзен.

Нина Яковлевна, сәламәтлеге бик үк шәптән булмаса да, керәшен телендәге келәүне үзе алып барды. Шунысы куанычлы: аңа ияреп җырлаучылар шактый күп булды.

Керәшенчә иман укылганда, яңа бина эченә Ходайдан Благодать иңде. Шунда җыелган бөтен кешенең күңеленә керде әлеге рәхәтлек. Һәрхәлдә, без аралашкан-сорашкан кешеләр үзләре шулай диделәр. Әлеге бәйрәмдә, әллә ни күп булмаса да, балалар да бар иде. Служба беткәнче, шылт та итмичә, басып тордылар. Бу да - аңыбыз уңай якка үзгәрә барганын күрсәтә торган сөенечле факт.

Троица часовнясы

Җәйләү авылында беркайчан да чиркәү булмаган. Шулай булса да, алар үз диннәрен югалтып бетермәгәннәр. Элеккеге авыл советы председателе Венера Утяшова сүзләренә караганда, Җәйләү халкы бер елны да Троица көнен билгеләп үтмичә калмаган." Мәйдан (сабантуй) бәйрәмен дә алар гел шушы көнгә туры китерәләр иде. Башка көнгә билгеләсәң: "Алай булса, үткәреп тә тормыйбыз, бәйрәмгә чыкмыйбыз," - дип әйтәләр иде, ди элеккеге җитәкче.

Часовняны да Изге Троица исеменә аруландырдылар. Нина Яковлевна Мәскәүдән махсус заказ белән Изге Троица тәресен кайтарткан. Әлеге тәре, часовняга кергәч тә, иң күренә торган җирдә үз урынын алды.

Җиңел заманда яшәмибез - кая барып төртелсәң дә, акча кирәк. Касакиннарга да акча күктән явып тормый. Җир эшкәртеп, тир түгеп тапкан акчаларын шундый изге эшләргә арттыра алганнар икән, рәхмәт әйтеп, баш иясе генә кала. Анатолий Александровичның халыкка җиткергән теләген искәртеп үтәсе килә: "Зиратка кеше килми торсын, тормышка куанып, исән-имин яшик әле. Тик менә иман йортыбыз буш булмасын. Бәйрәмнәр вакытында булса да, кеше җыелсын иде," - диде ул. Аның бу теләген авылдашлары ишетми калмаслар, дигән ышанычта калыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: