Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Җыручы Марҗый

Җир өстеннән бөтенләй юкка чыккан авыл - Керәшен Ялтанына бәйрәмгә барып (Чистай районындагы бу авыл үзе булмаса да, Тройсын бәйрәмен әле дә үткәрәләр), үзебезгә гыйбрәт алырлык шактый нәрсәләр күреп кайттык. Авыл үзе инде юк, әледән-әле очраучы буш нигезләр генә монда кайчандыр йортлар тезелеп торганлыгына ишарә ясый. Бу якта яшәүче кешеләр,...

Ару күңелле кешеләрнең беришләре әнә шулай авылның изге урыннарын кайгыртса, икенчеләре Керәшен Ялтанында буыннан-буынга тапшырылып килгән җыр-көйләрнең, фольклорның онытылып юкка чыкмавы өчен борчылып йөри. Керәшен Ялтанында туып, яшьлек елларын туган авылында үткәргән Марҗый түти Ильина - халкыбызның бәя биреп бетергесез кыйммәтле җыр-моңнарын саклап килүче олы җанлы кешеләрнең берсе. 30нчы елларда туган балалар үскәндә нинди авырлык-лар күрсәләр, Марҗый түтигә дә аларның барысы аша узарга туры килә. Яшь чакта кичергән кыенлыклар турында күп сөйләргә яратмый ул. Бары: "Андый чор берүк яңадан кабатлана күрмәсен", - дип кенә куя. Ә менә ул вакыттагы күңеллелекләр турында көннәр буена бертуктаусыз сөйли ала. Керәшен Ялтанына кичке уенга тирә-як авыллардан яшьләр җыела. "Авангард"лылар, күрше Чуаш Ялтаны егетләре авылның уңган кызларын күзли. Керәшен Ялтаны егетләре дә уяу, авыл кызларын ни җитте кешеләргә биреп җибәрәселәре килми. Җыр-биюдә дә, тапкыр сүз әйттереп тә сыныйлар, билләрен дә тарткалап карыйлар. Нәсел-тамырларын да тикшерәләр. Нәселгә черек затлар кермәсен, башка халыклар белән укмашу булмасын - ата-бабадан килгән таләпләр әнә шундый.
Кышларын ызба саклаганда, яшьләр бер-берләренә багышлап җырулар башкаралар. Башлап җырлаучы, күңеленнән җырын кемгәдер багышласа да, уен барышында моны берәүгә дә белгертми. Җыеп алынган әйбернең хуҗасы кем - җырда яңгыраган сүзләр шул кешегә төбәлгән булып чыга (Җырлаучы әйбернең үзен күрми). Марҗый түти булачак яры - Чуаш Ялтаны егете Бәчелейгә карата (үзе белмичә) түбәндәге җыруны башкара. Ул җырны хәзер дә аермачык хәтерли:
- Сары атлар җиктем лә мин әй, сатуга лай,
Сары майлар эчтем лә катуга.
Үземә дип үземә исләрем китә,
Сезне җангынайларым тартуга.
Шул кичне Бәчели җырлаган җыру да Марҗыйга туры килә.
Җырның сүзләре мондый була:
- Кара урманнарны чыккан чакта,
Карчыгалар микән кагынган.
Очкылыгың тотса, тотлар исеңдә,
Мин булырмын ла сине сагынган...
Менә шулай җырлашып кавышалар алар. Тормыш иткәндә, җырлап кына яшәлмәгәндер анысы. Хәер, җыр җырлашып утырырга вакытын каян аласың ди аның? Урак урганда, көлтә бәйләгән чакларда ерак басулардан кайтмыйча шунда кунып яткан вакытлары да шактый була. Ирләрнең дә эше бетә торган түгел. Беренче баласы - Иваны тугач, бала арбасын Марҗый түти үзе ясый. Зур пычкы белән такта ярып, ул такталарны ничек шомартуларын хәзер кызык итеп сөйли ул. Яңа туган баланы үзе ясаган өр-яңа арбага салып, басу эшенә чыгып китә. Бала таптың, өйдә ят, димиләр ул чакта.
Җырга оста парларны көз көне туйларга йөртәләр. Марҗый түти белән Бәчелей дәдәйнең бу чуттан "почетлары" зур була. Каршы як кодалар ни генә җырласалар да, Ильиннарда җавап җыры табылачагын бөтен кеше белә.
Безнең белән күрешкән көнне дә Марҗый түти туй җырлары көйләп йөри иде. "Племяннигыбыз Юра туенда җырларга кушалар. Инде мине, 82 яшьлек әбине, чакырмасалар да булыр ые, каршы як кодаларга җавап җырлар кеше юк, диләр. Нишлисең, балалар үзләре җырларга өйрәнмәделәр бит", - ди ул, көрсенеп. Бик сорагач, безгә дә берничә көен җырлап күрсәтте:
Ак укалар белән сары уканы
Бөкләп салып булмый сандыкка.
Сез туганайларның якты лай йөзен
Күреп туеп ук булмый тансыкка.
Ә менә туйның икенче көнендә, кодалар киткәндә болай җырлыйлар, ди:
Безләр без үзебез әй китәбез,
Басыятьләргә калыр сүзебез.
Кайсылары мактар, кайсы җаманнар -
Без булмабыз тик монда үзебез.
"Бусы инде, кодалар киткәндә генә түгел, без бөтенләйгә киткәндә дә җырлана торган җыру. Тугызынчы дистәне вакладык бит",- дип тә өстәп куя Марҗый түти. Аның күңел сандыгыннан чыккан җырларын тыңлап торсаң, нинди генә эчтәлектәгеләре юк аларның. Әртил, авыл, солдат озату, кыз елату һәм башка тематикага караган көйләр... Кызганыч, биш баланың берсе дә ул җырларны әниләреннән отып калырга ашыкмый. Отып калу, дигәннән, Марҗый түтинең күңелен тырнаган тагын бер нәрсә бар - әтиләренең рәсем төшерү осталыгын да балалары арасында үзенә сеңдереп калучы табылмаган. "Юкса, нинди әйбәт үнәр иде - үз рәсемнәре белән бөтен дөньяны матурлыкка күмәсе килде Бәчелейемнең", - дип, инде теге дөньяга күченгән ирен сагынып куя ул. Стенага эленгән рәсемнәрдә Бәчели дәдәйнең күп кырлы, тирән күңел дөньясы чагыла. Рәсемнәренә карап, авторның нигә сөенгәнен, нигә көенгәнен, кайсы рәсемне төшергәндә, нинди кәефтә булганын аңлап була. Сәнгатькә якын кешенең күңеле әнә шулай еш кына үзгәреп тора шул ул. Янәшәдәгеләргә, кирәксә-кирәкмәсә, аны борчырга, кәефен җибәрергә ярамый. Марҗый түти бу чуттан да акыллы хатын. Иренә авырлык китермәскә теләп, йөкнең авыр ягын үзе тартып барырга тырыша. Моның нәрсәсенә гаҗәпләнәсең, күп семьяларда дөнья көтү - хатын-кыз җилкәсендә инде ул, диючеләр табылыр. Шулаен шулайдыр да, тик бу очрак - бүтәнчәрәк. Марҗый түти 35 яшеннән буыннары сызлап интегә икән. Таякка таянып, аякларын көчкә-көчкә генә хәрәкәтләндерә. Менә шушы хәлдә дә, сәламәт хатын-кыз башкара торган бөтен эшне башкарып, авырлыкларны уен-көлке аша үткәреп, якыннарына карата олы җанлылык күрсәтеп яши ул. Керәшен Ялтаны авылы беткәч, туганнары Чуаш Ялтанында - Марҗый түтиләрдә җыелалар. Ул аларны тәмле ризыкларын пешереп, ачык йөз белән каршы ала. Җырлый-җырлый кунак итә. Тагын кайтуларын сорап, озатып кала. Аның җыр-моң белән мөлдерәмә тулы күңеле тыңлаучыларны, отып алучыларны, дәвамчыларны көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор