Туганайлар

Язмыш сынауларны мулдан биргән

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда редакциябезгә бер-бер артлы хәбәрләр килеп кенә торды. Һәркемнең үз туганы турында язып, күрсәткән батырлыкларын башкаларга да сөйлисе килә. Бу юлы язмабыз Питрәч районы Нырсуар авылында туып үскән, бүгенге көндә Питрәчтә яшәүче Михаил Васильевич Козлов турында булыр. Сугыш ветераннарына квартирлар бирү программасы башлангач, Питрәч...

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда редакциябезгә бер-бер артлы хәбәрләр килеп кенә торды. Һәркемнең үз туганы турында язып, күрсәткән батырлыкларын башкаларга да сөйлисе килә. Бу юлы язмабыз Питрәч районы Нырсуар авылында туып үскән, бүгенге көндә Питрәчтә яшәүче Михаил Васильевич Козлов турында булыр.

Сугыш ветераннарына квартирлар бирү программасы башлангач, Питрәч районында махсус "ветераннар шәһәрчеге" калкып чыккан. Михаил Васильевичның да квартиры әлеге матур йортларның берсендә урнашкан.

Без килеп төшкәндә Микайла бабай подъезд төбендә үзенең яраткан урындыгында һава сулап һәм көннең матурлыгына сокланып утыра иде. "Минем колак начар ишетә, катырак сөйләш",- дип көлеп исәнләште.

Ветераныбыз бик тә шат күңелле, сөйләшергә, аралашырга яратучан булып чыкты. Минем сорауларымны көтеп утырмады, үз озын башыннан кичкәннәрне бәйнә-бәйнә сөләп китте...

Сугыш

-1935 елны беренче класска укырга кердем. Ике авылга барлыгы 55 бала идек. Безнең Нырсуар белән Янсуар авыллары янәшә урнашкан, тыкырык белән генә аерылалар. Мин укыган мәктәп 19 гасырда төзелгән ике катлы агач йорт иде. Бер Казан бае чиркәү белән икесен салдырган булган.

Мин 6 нчы класста укыганда сугыш башланды. Авыл ирләрен берәм-берәм алып китә бардылар. 10 нчы класска кергәндә миңа да чират җитте. Сугыш вакытында уку 1 майда бетеп, 1 октябрьда башлана иде. Укучы 55 баладан без нибары 15 генә калган идек инде. Чөнки тормыш бик авыр, өчәр-дүртәр, тагын да күбрәк бала белән аналар ялгыз калды, булышырга, эшләргә кирәк. 1944 елның 10 октябрендә "20 октябрьдә армиягә китәргә" дигән повестка алдым. Унны бетерми китеп бардым, аттестат эләкмәде. Мин кайтканда миннән калганнар инде укып бетергәннәр иде...

Сугышчан десант

Авылдан безне иң беренче Арчага җыйдылар, аннан Инза шәһәренә. Шуннан башланды инде күрмәгәннәр. Озак кына вакыт землянкада яшәдек, өскә иске киемнәр бирделәр. Аяк киемнәре тузгач, немецларныкын кидерттеләр. Алар нинди материалдан эшләнгән булгандыр белмим, бер атна эчендә аякларыбыз суелып беткәч, аларны салдырттылар да, яланаяк йөрергә калдык. Команда биргәндә дә: "Босяки! Стройся!" -дия торганнар иде.

Костромага эләккәч, безне яхшылап сугышка әзерли башладылар. Алып чыгып китәләр дә иртәдән төнгә чаклы бертуктаусыз өйрәтәләр иде. 50-60 солдатны самолет белән алып менеп китәләр дә аска ыргыталар, шулай парашюттан сикерергә өйрәндек. Бер взводның шулай тылга төшәсен немецлар безнең сатлыкҗаннар аша белеп, төшкән берсен ата барганнар. Шулай взводны кырып салдылар. Бу хәлдән соң безне инде бүтән төшермәделәр, шунда беренче үлемнән калдык, дияргә була. Ашарга, рюкзакта нәрсә булса шул иде, артыгы булмады.

Озак та үтмәде, яхшы хезмәт өчен, кече сержант званиесе бирделәр. Аннары 50 солдатлы отрядка җитәкче итеп куйдылар. Ике ел буе алар белән командалык иттем.

1945 елның язында сугыш бетте. Җиңү хөрмәтенә командир берәр стакан салып чыкты да, шуның белән шул. Аннан, бездә хәерчелек иде, каян алсыннар инде бөтен кешегә сый-хөрмәт.

Эстония

Эстониягә дә барып чыктым. Пленга алынган немецларны шунда җыеп эшләтә иделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, эстоннар безне яратып бетермәде. Яхшы яшиләр иде үзләре. Һәр эстонның йортын бишәр эт саклый, хәллеләр иде.

Ашарга ризык, ягарга утын юк, ачлык-ялангачлык. Төннәрен бәрәңге урларга да чыккалый идек. Безне өнәмәсәләр дә, немецларны чит күрмәделәр алар. Урамнан барганда йөгереп чыгып ашарларына бирәләр, яки өйләренә алып кереп туйдырып, кулларына төенчекләр дә тоттырып чыгаралар иде. Пленныйлар шулай яшәде, ә без урлашып, ач торырга мәҗбүр идек...

Шулай берсендә миналар куелган җирләрне чистартырга җибәрделәр. Әкерен генә эзлибез, тапсак кызыл флаг куеп китәбез. Минем белән янәшә бара торган Буриков дигән егет минага китереп басты, күз алдымда тетелеп бетте. Шулай якын дустымны югалттым, кайткач кына күрдем, киемнәрем аның канына тулы иде. Мәрхүмнең әти-әнисе килеп, гәүдәсен җыеп алып киттеләр. Менә шудый хәлләрдән дә исән кала алдым, Ходай саклады.

Дембель - фронтовик

1951 елның апрелендә демобилизация белән районга кайтып төштем.

Тугыз класс белем белән каласы килмәгәч, җәйне уздыруга мәктәпкә кереп укуны бетерергә уйладым. Бер ел укыгач аттестатлы да булдым. Мәктәпне бетергәч укытучы булырга исәпләдем. Күрше авылларга чакыралар, ә үзебездә урын юк. Әтинең ир туганы бар иде, шул : "Ничек булса да авылда калырга тырыш!" - дигәч, киттем РОНОга. Бәхеткә, анда күрше авыл егете эшли иде. Шулай мине эшкә кабул итеп, физкультура дәресләре бирделәр. 1953 елның көзендә читтән торып Казан педагогия институтына, химия-биология факультетына укырга кердем. Көн-төн укырга туры килде.

Авылда химия, биология укыттым. Аннан немец телен укытучысы урынына да мине билгеләделәр. Телне яхшы беләм, чөнки Эстониядә хезмәт иткәндә бер немец солдаты белән яхшы гына аралаштык.

35 ел гомеремне мәктәпкә багышладым, шуның 8 елын завуч булып эшләдем. Ул вакытта мәктәптә 650 укучы, 35 укытучы иде. Ә хәзер мәктәбебезне яптылар...

Кәвәл авылы кызына өйләнеп бик әйбәт яшәдек. Өч балабыз, ике малай да бер кыз туды. 1996 елда хатынымны да җирләдем, ике улым инде гүр ияләре. Бүгенге көндә бердәнбер балам - кызым, ике оныгым бар. Казанда яшиләр, гел яныма кайтып торалар. Шулар өчен дип яшәдем һәм яшим әле, Алла Боерса!

Әйе, Микайла бабайның тормыш юлы җиңелләрдән булмаган. Тормыш тегеләй тарткалаган, болай йолкыган. Тик шулай да, ул төшенкелеккә бирелми. Тирән уйга баткан күзләрендә, җыерчыклы йөзендә яшәү нуры балкый әле аның. Киткәнне җибәреп, калганының кадерен белеп, шуңа сөенеп яши ул бүген. Ашарга да үзе пешерә, урамнарны да әйләнеп кайта. Күрше йортта яшәүче 97 яшьлек бабайның да хәлен белеп тора. Тормышында булган якты истәлекләрне онытмый, күңел түрендә саклый ул. Яшим дип, яшәргә теләге булган кешене Ходай бәхеттән аермасын иде. Сыналып түзгәннәре хакына әле яшәргә дә яшәргә язсын!

Надежда ТОКРАНОВА

язып алды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: