Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Виктор Шадрин Яңа елны җир астында да каршы алган

Түбән Камадан керәшен хәрәкәте активисты Виктор Шадрин солдат чагында Яңа елны ничек каршы алуы турында сөйләде

Менә тагын бер яңа елны каршыладык. Соңгы елларда гадәткә кергәнчә, бу юлы да – өйдә, якыннар  белән, тыныч кына... Шуны искә төшереп утырдым әле: бу бәйрәмне, чын мәгънәсендә, экстремаль шартларда  – җир астында да, котып салкынында да билгеләп үткән заманнар булды...

Җир астында дигәнем – Совет армиясенең Стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән чакта. Үзем өчен “дембельский” булачак 1973 елны казармада түгел, ә кара урман уртасында урнашкан җир астындагы яшерен команда пунктында каршыларга туры килде. Зур бәйрәмнәрдә, шул исәптән, Яңа ел төнендә дә, офицерлар белән бергә дежур сменага тәҗрибәлерәк солдатларны һәм сержантларны билгелиләр, миңа да шундый “бәхет елмайды”.

Шулай итеп, бүлмәдәге катлаулы аппаратура арасында без дүртәү – командирыбыз, тагын ике офицер һәм мин – бәйрәм төнен сугышчан әзерлектә уздырдык. Ракетачы хезмәте даими уяулык таләп итә, команда пунктыннан шактый ераклыктагы җир асты шахтасында урнашкан баллистик ракетаны, приказ килсә, санаулы секундлар эчендә очыртырга әзер булырга кирәк.

Ә шулай да, Яңа ел төне мондый шартларда да үзгә була ала икән. Офицерлар үзләре белән төрле тәм-том алып килгәннәр, сәгать телләре төнге 12гә якынлашканда тыйнак кына табын көйләп, мине дә чәй өстәле янына чакырдылар. Мин, радиотелеграфист буларак, әлбәттә инде, колаклардагы “наушниклар” белән, аны алты сәгатьлек смена дәвамында бер секундка да салырга ярамый – СССР Оборона министрлыгының генераль штабы белән даими радиоэлемтәдә. Яңа елны варенье белән чәй эчеп каршыладык (алкоголь турында сүз дә була алмый). Шунысы гаҗәп, ул минутларда, ничектер, армиядәге субординация, ягъни рәсми мөнәсәбәтләр дә онытылып торды кебек.  Полковник Борисюк (солдатлар телендә – “батя”, хөрмәт иткән кеше турында гына шулай дип әйтәләр), аның командалыгындагы майор, өлкән лейтенант һәм мин – сроклы хезмәт сержанты, бер-беребезне Яңа ел белән котлап, теләкләр әйттек, минем “дембель”дән соңгы планнарым турында сораштылар...

Смена тәмамланып, казармага кайткач, шуны белдем: андагы хезмәттәшләрем дә әллә ни зурлап бәйрәм итмәгәннәр. Ленкомната дип аталган “кызыл почмак”тагы телевизор каршында, бәйрәм уңаеннан бирелгән лимонад һәм печенье белән сыйланып утырганнар. Озак юана алмаганнар – сәгать төнге 12не сугып, 10 минут (!) узуга, телевизорны сүндереп, “отбой” игълан ителгән. Казармадагы дежур офицер – Яңа елны өендә каршылау насыйп булмаган бичара – ул җаваплы төндә тәртипне аеруча уяу саклый бит инде...

“Экстремаль” Яңа ел бәйрәменең икенчесе армиядән кайтып берничә ел узгач булды. Өлкән  яшьтәгеләр хәтерлидер, 1978 ел ахырында безнең Татарстанда гомергә күрелмәгән (яңадан күрергә язмасын) аномаль салкыннар булып алды. Ул чагында мин яшәгән Балтачта (республиканың төньяк районы) һава температурасы иң түбән – минус 53 гардуска кадәр төште. Ул кышта бакчадагы алмагачлар өшеде. Мондый зәһәр суыкны күрмәгән безнең як һавасы, ничектер, зыңгылдап торган кебек тоела иде... Чагыштырып карасаң, кызык инде: хәзер без 15-20 градуста да салкыннан зарланып йөрибез. Ә ул чагында, яшьлек беләнме, гадәти тормышның әллә  ни үзгәргәнен хәтерләмим – эшкә бардык, эштән кайттык, миченә үзебез кирәгенчә яга торган өйләребездә җылы булды.

Ә 31 декабрь кичендә, елдагыча, авыл халкы район мәдәният йортындагы бал-маскарадка җыелды. Андагы чыршы тирәсендә уйнап-биеп күңел ачканнан соң, Яңа 1979 елны каршыларга бер сәгать вакыт калгач, компаниябездәге бер дусның аулак өенә ашыктык (әти-әнисе кунакка киткән иде). Дөрес, барлык башка еллар белән чагыштырганда, бер үзгә ягы булды үзе – Яңа елны каршылаячак өйгә барып кергәч, барыбызның да өшегән урыннары булуы ачыкланды: кемнең – бите, кемнең – кулы, кемнең тагын кайсыдыр җире. Мин үзем колакларны өшеткән идем, дип хәтерлим. Хәер, безнең балачак һәм яшьлек елларында кышлар хәзерге кебек түгел – кар күп ява, 30-40 градус салкыннар булгалап тора, өшү дигәне дә гадәти нәрсә иде, аңа беркемнең дә артык исе китмәде кебек...

Гомер узып, олыгая барган саен, яшьлекне күбрәк сагынасың икән. Күңелдәге мондый хис (аны ностальгия диләр) һәр Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә аеруча көчәя. Менә хәзер шул, тирән җир астында һәм котып салкынында Яңа ел каршылаган яшь чакларны, бөтен авырлыклары белән бергә, кайтарып булса икән... Юк шул, алар инде хәзер сагынып искә төшерә торган кадерле хатирәләр генә булып калды...

Виктор ШАДРИН.

Түбән Кама шәһәре.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев