Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Универсиадага – керәшен күргәзмәсе

Казанда узачак Универсиадага төрле илләрдән күпләп кунак-лар көтелә. Алар бездә яшәүче халыкларның кулланма сәнгате, тарихы, фольклоры белән дә танышырга тиеш. Керәшеннәр Татарстанда яшәүчеләрнең аз өлешен тәшкил итми. Шуңа күрә аларның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен кунакларга күрсәтү борынгы тарихи хәзинәбезне дөньякүләм таныту булыр иде.

- Универсиада кунакларына халкыбызның бөтен кулланма сәнгатен чагылдырган күргәзмә әзерләргә булдык, - ди Казан Кремлендәге "Хәзинә" милли сәнгать галереясе өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева. - Анда үзенчәлекле кул эшләре, кием-салым, гомумән, көнкүреш чагылырга тиеш. Бары шулай булганда гына, без үзебезнең борынгы, зур тарихлы халык булуыбызны күрсәтә алачакбыз. Татар белән керәшен культурасында, тормыш итү рәвешендә аермалыклар күп. Монда дини аермалыкны гына күздә тотарга ярамый. Керәшеннәр үзләренең киемнәрен, тормыш кирәк-ярагын һәм башкаларны бүгенге көнгә кадәр саклап, хәзер киләчәк буынга күрсәтә, тапшыра алучы халык буларак аерылып тора. Шулай ук мишәрләрнең үзенчәлеген дә әлеге күргәзмәдә күрү насыйп булырга тиеш.
Безгә керәшеннәрнең кулланма сәнгате аз билгеле. Шуңа күрә Татарстан керәшен оешмасына, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтының керәшеннәр һәм нагайбаклар тарихын, фольклорын өйрәнү үзәгенә, "Туганайлар" газетасы редакциясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Бергәләп эшләп кенә без чын керәшен тормышын, тарихын, фольклорын чагылдырган күргәзмә эшли алырбыз. Киләчәктә башка районнарга да шундый экспедиция-ләр оештыру безнең күргәзмәне экспонатларга баетачак кына.
Казан Кремлендәге "Хәзинә" милли сәнгать галереясе хезмәткәрлә-ре нәкъ шушы идея бе-лән яши. Безнең Питрәч районына сәяхәтебез дә шуны тормышка ашыру ниятеннән оештырылды. Без дигәнем - "Хәзинә" милли сәнгать галерея-се фәнни бүлек мөдире Айгөл Сираҗиева, өл-кән фәнни хезмәткәр Людмила Шкляева, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының ке-рәшеннәр һәм нагайбаклар тарихын, фольклорын өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров, фәнни хезмәткәр Эльвира Константинова, "Туганайлар" гәҗите баш редакторы Людмила Белоусова, Питрәч туган төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Фәния Мингалиева. Максатыбыз керәшен авылларында сакланып калган үзенчәлекле сәнгать әйберләрен туплау иде.

Тарихы зур. Ә киләчәге?

Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын
... җыры белән тарихка кергән Кәвәл авылының даны элек еракларга таралган иде. Авыл үзешчәннәре совет чорында Россиякүләм смотрларда катнашып, бүләкләр алып кайта торган иде. Кәвәлнең "Россия" колхозы СССР күләмендә алдынгылардан саналды. Халкы җыр-моңга бирелгән, ата-бабадан, әби-әни-дән килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне һәрвакыт саклап, төгәл үтәп яшәде. Хәзер дә алар Микайлу бәйрәмен зурлап уздыралар. Анда тарихи хәзинәләр дә саклана булыр, дип, шунда юл тоттык.
Кәвәл авылы безне чистартылган урамнары, бизәкләре көлеп торган йортлары белән каршы алды.
Авылның клуб директоры Валентина Шипшова безне музей бүлмәсенә алып керде. Андагы экспонатларның күбесенең исеме тел белемендә архаизмнарга кертелгән инде.
- Элек мондый әйберләр өй борынча иде, - дип сөйләде Валентина Михайловна. - Хәзер, сатып алыйм дисәң дә, табып булмый. Ярый, вакытында җыеп кала алдык. Авыл кешеләре үзләре алып килеп, киләчәктә дә саклануларына өметләнеп, бушлай тапшырдылар. Менә бу җиз кыңгырауны Шөпшә Ычтапаны - Степан Шипшов алып килде. Ул элек туй атларына бәйләнә иде. Бизәлгән, кыңгыраулы җигүле ат-та кодалар җыю гадәте озак сакланды авылда. Куян Марҗые - Мария Куянова, Шома Дарҗасы - Дария Колчина түгәрәк яулык, яшь килен күлмәкләрен бүләк иттеләр. Ул аларның яшь вакытларында үзләре кигән киемнәре.
Кәвәл авылы музее дип аталучы бүлмәдә экспонатлар күп. Хәтта барысын да рәтләп урнаштырырга урын җит-мәгәнлеге дә сизелә. Анда пләтән (талчыбыктан үрелгән койма), киле (ярма яру җайланмасы), тәрәш кебек эш кораллары, чигәчә, сүрәкә кебек хатын-кыз баш киемнәре дә урын алган.


Шундый зур тарихы булган, халкының кул эшләрен кадерләп саклый белгән авылның киләчәге генә томанлы. Ике катлы биналы мәктәп ябылган. Дөрес, анда хәзер авыл Советы, медпункт эшли. Әмма шундый зур бина өчен болар гына аз шул. Безне бигрәк тә музей бүлмәсендәге экспонатлар язмышы борчыды. Аларның кү-бесе реставрация сорый. Аны кем башкарыр? Халкыбызның күңел би-зәкләре киләчәктә кайда урын алырлар?

Янсуар да бетмәсме?

Икенче тукталу урыны Янсуар авылы булды.
Анда укытучы Нина Чукурованың мәктәптә керәшен музеен булдыруын белә идек. Шуңа күрә эшне дә андагы экспонатлар белән танышудан башладык. Мәктәптә музейга зур бүлмә бирелгән, авыл кешеләреннән, шулай ук янәшәдәге Талкыш, Таутирмәндә яшәүчеләрдән бе-рәмтекләп җыелган әйберләр тәртипләп урнаштырылган. Нина Леонидовна яшь чагында Казан шәһәрендәге музейларның берсендә эшләгән. Соңыннан язмыш аны Янсуарга алып килгән. Шуңа күрә дә мәктәп музее статусы алып, халык тарихын чагылдыручы экспонатларның профессиональ дәрәҗәдә урнаштырылуы күренеп тора.
- Мин тарих дә-ресләрендә укучыларны туган як тарихын, авылның яшәү рәтен, көнкүрешен чагылдыра торган әйберләрнең тарихи әһәмиятен аңларга, аларны кадерләп сакларга өйрәтергә тырыштым, - дип сөйләде ул. - Әйберләрне укучыларым, ата-аналар белән бергә җыйдык. Керәшеннәрнең сыра кайнату производствосы үзе бер могҗиза. Күрчәгә, сусла улакларын хәзер каян гына табып була? Менә күрәсез, күрчәгәләр керамик савыттан бит. Янсуарда элек-электән балчык савытлар эшләгәннәр. Күрчәгәләрнең дә мондый үрнәкләрен бары бездә генә күрә аласыз. Авылдагы соңгы керамика эшләү станогы да биредә саклана. Бизәнү әйберләре Талкыш авылында табылды. Кайберләре нигез урыны казыганда, кайберләре язын Мишә елгасы ташыганда актарылып чыккан. Бизәкләре, эшләү алымнары буенча борынгы осталар кулыннан башкарылганга охшыйлар. Шуңа күрә, һәрберсен кадерләп саклыйбыз.
Геннадий Макаров әлеге йөзек, сырга, беләзекләрнең Болгар чорына туры килүен билгеләп үтте. Шуңа күрә, алар Универсиа-да кунакларына да күрсәтелергә лаек, дип табылды.
Шулай ук музейда ашлык сугу өчен тәпәч, сиртмәле бишек, җитен бистәр, киндер тукыма, кер бәләге кебек, халык үз кулы белән эшләгән көнкүреш кирәк-ярагы да саклана. Үзенчәлекле бизәкле кашага да барыбызның да игътибарын җәлеп итте. Раиса Толстова, Лариса Пронина, Надежда Сидорова, мирас булып сакланган чигүләрне музейга тапшырып, мәңгеләштереп калдырганнар.
Янсуар мәктәбенең хәзерге бинасы кир-печтән, заманча, ике катлы итеп төзелгән. Янәшәсендә генә кайчандыр приход мәктәбе булган җимерек чиркәү дә тора. Аңа быел 145 ел була икән. Әмма гасырдан артык эшләп килгән Янсуар мәктәбенең киләчәген өметле дип булмый. Биредә бүген бары 17 бала укый. Район җитәкчелеге көче белән генә быел да урта мәктәп статусын саклап калганнар. Мәктәп ябылган очракта, халкыбызның милли көзгесе булган музейны нинди язмыш көтә?

Казанда керәшен музее булырмы?

Кызганыч ки, хәзер Татарстанда күп авыллар Кәвәл, Янсуар хәлендә. Аларның киләчәге турында бүген беркем дә анык фикер әйтә алмый. Чөнки авылларны тергезү буенча төгәл программа юк. Шуңа күрә авыл тарихын саклаган мәктәп музейларының да хәле мөшкел. Бу эшкә бирелгән энтузиастлар да олыгая бара. Бу тарихны алга таба кем саклар? Әлеге проблема хәзер күпләрне борчый.
Казан каласында керәшен музеен булдыру - авылдагы экспонатларның гомерен озайтуга мөмкинлек тудыру өчен бердәнбер юл булып тора. Аны ниндидер бер бинада аерым бүлмә генә итеп күрәсе килми. Шәһәр үзәгендә булып, ким дигәндә, ике катлы бинаны тулыландырырга тиеш ул. Бүгенге көндә моның өчен мөмкинлекләр бар. Авылларда тупланган тарихи байлыкны дәүләт музей фондына саклауга бирсәк, алар, халыкка күренмичә, юкка чыгарга мөмкин. Бары аерым музей гына керәшен тарихын саклап калачак.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей этнография керәшен музейлары