Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

«Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компоненты» темасына семинар узды

16 апрель көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында "Укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компоненты" дигән темага семинар үтте. Әлеге семинарны Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты каршындагы керәшеннәр һәм нагайбакларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү Үзәге, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы бергәләп оештырды....

Татарстан Республикасы Керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" газетасы баш редакторы Людмила Белоусова, семинарны ачканда, аның ни өчен оештырылуы, монда нинди бурычлар куелуы, нинди нәтиҗәләргә ирешү күз алдында тотылуы турында сөйләде. Ул чыгышында укыту һәм тәрбия процессында керәшен культурасы компоненты моңарчы инде кайбер энтузиаст укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре, ял көн мәктәпләренең эш тәҗрибәсендә кулланылса да, аны бирүнең әлегә кадәр системасы эшләнмәве, материаль-техник базасы, программалары булмавы бу өлкәдә җыелган проблемаларның хәлиткеч чишелеш соравын ассызыклады.

Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге төп киңәшчесе Илгизә Гомәрова да семинар темасының актуаль булуын күрсәтте. Бүгенге көн мәгариф системасының белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып барырга тиешлеген билгеләп үтте.

Семинарда Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты каршындагы керәшеннәр һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге җитәкчесе Г.М. Макаровның «Белем бирүдә этник кыйммәтләр һәм культураларның буыннан-буынга күчә баруы», «Айбагыр» этник лагереның педагог-оештыручысы С.М. Максимованың «Туган телебез һәм культурабызны саклау һәм өйрәнү алымы буларак этнокультуралы лагерь», Казан культура һәм сәнгать университеты профессоры Т.Г. Дунаеваның «Класстан тыш белем бирү системасында керәшен белеме буенча чыганаклар», Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институтының фәнни хезмәткәре О.Н. Бятикованың «Алексеевның керәшеннәр өчен уку китаплары», Чаллы шәһәре керәшен атнакөн мәктәбе директоры Н.Г. Кудряшованың «Яр Чаллы шәһәре керәшен атнакөн мәктәбенең эш тәҗрибәсеннән», Казан федераль университеты доценты Н.В. Максимовның «Керәшен этнокультурасы компонентларын кулланып дәресләр оештыру» дигән темаларга докладлары тыңланды. Фикер алышуларда Мамадыш районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Степан Спиридонов, Алабуга районы Шүрнәк гомумбелем бирү мәктәбе директоры Валерий Абакаев, Әлмәт шәһәре 36 нчы балалар бакчасы җитәкчесе Татьяна Гудакова һ.б. катнашты.

Әлеге чараны оештыручыларның, төп докладчыларның, фикер алышучыларның чыгышларыннан шул аңлашылды: укыту һәм тәрбия процессында керәшен этнокультурасы компонентын куллану мәсьәләсен бүген үк хәл итәргә кирәк. Иртәгә калдырсак, бөтенләй соңга калуыбыз бар. Тик бу эшнең системалы итеп алып барылуы зарур. Бу максатны күз алдында тотып, семинарда катнашучылар координацион Үзәк төзеделәр. Ул үзәккә 9 кеше кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев