Туганайлар

Уңганның эзеннән ут чыга

Анна түти белән Петр дәдәй төпчек улларына Маркел дип исем кушканда, бу сирәк яңгырашлы исемнең авылдашлары телендә бик яратып әйтеләсен уйламаганнардыр да. Ә уллары, кем баласы-шуның улы, дигәндәй, бүген ата-ана исемен тагын да олылап, авылдашларының гына түгел, тирә-күрше авыл халкының да рәхмәтенә ия булып, туган авылы Яңа Мәлкәндә гомер итә....

- Без семьяда сигез бала туып, алтыбыз үстек, өч кыз, өч малай, мин төпчекләре, - дип сөйләп китте ул үзе турында. - Папа яшьләй үлде, мин икенчедә укый идем. Бик тырыш, уңган кеше булып хәтеремдә саклана.
Инвалид булса да, папалары Петр дәдәй колхозда балта остасы була. Үз йортында гына түгел, авыл халкына да агачтан төрле кирәк-яраклар ясап рәхәтләндерә. Кыска гына гомерендә ике йорт төзи ул. Үзе бакыйлыкка күчкәндә дә, семьясын яңа йортлы итеп калдыра. Тырышлык, кешеләргә ярдәмчеллек папа-мамасыннан күчкәндер Маркелга да.
- Мама колхозда эшләде. Алты бала белән калу аңа да җиңел булмагандыр. Абый-апалар белсәләр дә, ул авырлыкны миңа бик сиздермәделәр, - ди Маркел. - Эшләп, эшкә өйрәнеп үстек. Тормыш иткәндә, бар өйрәнгәннәребез файдалы булды.
Армиядән авылга кайта Маркел, техникумны да читтән торып тәмамлый. Семьяда, төпчек малай төп йортта калырга, ата-ананы карарга тиеш, дигән тәрбия күңеленә кечкенәдән сеңеп калган, күрәсең. Бер вакытта да шәһәр якларына ашкынмый ул.
- Алтыбыздан бишебез читкә китте. Төп йортта мама калды. Мин дә өйләнеп, өй салып чыктык. Маманы ялгыз итмәдек дисәк тә, ничектер, олы абый аны күбрәк карады, - ди ул.
- Маркел, сез эшмәкәр. Белүебезчә, эшләрегез уңышлы бара. Нәрсәдән башладыгыз?
- Армиядән кайткач, колхозда шофер, прораб булып эшләдем. Семья да бар, балалар да туды. Эшләгәнгә акча түләнми, кем ничек булдыра, шулай яши торган еллар, - дип искә ала Маркел. - Хатыным, туганнарым белән киңәштек тә, өй янындагы гаражны кибет итеп үзгәртеп, сата башладык. Райпо кибетләре беткән вакыт. Товарны Чаллыдан ташыйбыз. Авылдашлар үзебезнекеләр бит, товар бәясен бик күтәрәсе килми. Эшебез барырга булса, шулай да барачак, диеп эшләдек. Халык рәхмәт әйтә, кирәк әйберне алып кайтуыбызны сорый башлады. Менә шулай башладык. Аннан Яңа Мәлкәндә аерым кибет төзедек. Иске Мәлкән халкы да, әйдә, безне дә кибетле ит, дигәч, анда да төзедек. Дөрес, бүген ул авыл бетү ягында. Шулай да әбиләр өчен булса да кибетне тотабыз. Без дә булышмасак, кем кайгырта инде аларны. Күрше Дусай-Кичүдә дә кибетебез бар.
Маркел Петрович Минзәлә районы Мәлкән авылының бик хөрмәтле кешесе. Ул бервакытта да ярдәм сорап килүчегә, юк, дими. Хәленнән килмәгәнен китереп булса да булыша. Авылдагы мәктәпнең дә, клубның да, балалар бакчасының да карап торган таянычы - спонсоры ул. Бер генә бәйрәм дә, бер генә чара да аның ярдәменнән башка узмый. Ике Мәлкәндәге зират тирәләрен тотуга да, юлларны, күперләрне, чишмәләрне карап торуга да аның өлеше кергән. Ул аларның берсен дә әллә нинди зур эшләргә санамый. Кечкенәдән семьяда, кешегә начарлык эшләмә, яхшылык кына эшлә, дип өйрәтүләре юкка гына булмаган шул. Бүген ул аның тормыш девизына әйләнгән дисәк тә ялгышмабыз, башкача булдыра да алмый.
- Туганнар авыл белән араны өзмәделәрме? - дип кызыксынам.
- Юк, - ди Маркел. - Еш кайталар. Төп йортны без карап торабыз, баштан шунда кайтып төшәләр. Аннан безгә киләләр. Гөр килеп, аралашып яшибез.
- Ә балалар киләчәктә авыл тормышына ничек карарлар икән?
- Безнең авыл караулы булып, яңартылып торса да, аның өметле киләчәге юк дәрәҗәсендә. Яшьләр биредә калсын өчен, иң элек эш кирәк. Үз эшеңне башлап җибәрү дә зур чыгымнар, түземлелек, таяныр нокта сорый. Үземнең ике балам үсеп килә. Олысы Чаллыда колледжда укый, кечесе әлегә мәктәптә. Әлбәттә, кистереп кенә, юк, авылда калмаслар, дип әйтә алмыйм, анысын киләчәк күрсәтер. Ә бүгенгә мин аларның киләчәген авыл тормышында итеп күрмим әле, - ди Маркел Петрович.
- Бүгенге эшмәкәргә башлаган эшен алып бару кыенмы?
- Һәр эшнең үз кыенлыгы бар. Ләкин зарланмыйм. Авылдашларга, кешеләргә һәркөнне кечкенә генә яхшылык эшли алсам да, мин риза. Аларның рәхмәте миңа көч бирә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Авылга кунакка кайтучылар күч-тәнәчләрне Маркел кибетеннән ге-нә алалар, анда арзанрак, диләр мәлкәнлеләр. Шулайдыр, халыкның, мәрхәмәтле кешенең өе нурлы, эше хутлы була, диюләре, нәкъ менә Маркел Пузырев кебекләр турында да инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим