Туганайлар

Тырышлык – ашлы итә

Ниһаять, көннәр җылытты, карлар эреде. Авылларны җанландырып, тиздән көтү чыга башлар. Тик, кайчандыр урам тутырып кайткан малларның гына саны елдан-ел кими бара. Колхозлар бетеп, авылда эш калмагач, күпләр шәһәргә йөреп эшли. Терлек азыгы әзерләргә, мал-туар карарга вакыт калмый. Шулай да, башкаларга ияреп шәһәргә китмичә, абзар тутырып мал асрап тормыш алып...

Ишек алларына аяк басуга, бу семьяның, чыннан да, тырыш булуы күзгә ташлана: ихата төзек, йорт нык. Ниндидер ят транспортлар да бар. Берсе зур квадроциклны хәтерләтә.

Үзе уйлап таба, үзе җыя. Машина кирәк дисәң, анысын да ясап бирергә мөмкин, дигәннәр иде авылдашлары, хак икән. Әлеге хикмәтле транспортны, чыннан да, Альберт үзе ясаган.

- Кышын уңайлы ул. Юлсыз җирдә дә йөри, карда батмый. Икенчесе су буена төшеп йөрергә җайлап эшләнгән. Шулай үземчә ясыйм инде. Трактор, мотоцикл детальләреннән җыям, - ди хуҗа.

Мәктәпне тәмамлагач, Альберт Минзәләдә автошколада укый. Аннары армиягә китә. Аннан кайткач, авылда кала. Кышын тракторда, машинада, урак җитсә - комбайнга утыра. Күрше Аю авылы кызы Зәлифә белән кавышып, тормыш корып җибәрәләр. Тора-бара семья ишәя. Колхоз таралгач, эш табу проблемасы килеп баса. Ничек тә тормышны алып барырга, семьяны туйдырырга кирәк. Ничарадан бичара дигәндәй, авылдан китеп, Ижау шәһәренә барып эшкә урнаша. Тик озакламый әти-әнисе артыннан барып, үгетләп кире алып кайталар үзен. Шәһәр тормышына бер дә күңеле тартмаган егет шуннан соң, кабат беркая да китмим, дип үз-үзенә сүз бирә.

Яшь семья ничек итсә итә, әкренләп әти-әни ярдәме белән, аларга каршы гына йорт салып керә. Каралты-кура булдыра. Шулай хөкүмәттән ярдәм көтмичә, үз көченә генә таянып, бөтен тырышлыгын маллар үстерүгә биреп, үз хуҗалыгын ныгытуга куя.

- Техниканы яхшы белгән кеше кайда да кирәк. Сезнең авылдагылар күбесе "Вамин"да эшли. Сиңа да эш тәкъдим итмиләрме? - дип сорыйм Альберттан.

- Чакыралар. Өйдәгесе булмаса, анда эшләргә булыр иде, анысы. Малларны ташлап чыгып китеп булмый инде. Шулай да яз-көз вакытлыча "подменный" булып трактор яки машинага утыргалыйм.

- Заманында кол-хозның алыштыргысыз механизаторы иде. Нинди генә техника ватылса да, аны килеп алалар иде,- дип искә ала әнисе Анна түти. - Кечкенәдән кул арасында булды. Үземнән алда, асларын кыра, силослар сала тор, дип, фермага менгереп җибәрә торган идем. Кирәк икән, сыер да сауды. Тыйнак, тыңлаучан иде. Карышып торганы булмады.

- Ирем әтисенә ошаган. Кайнатам бик ипле, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган уңган кеше. Алар безгә терәк тә, таяныч та. Балалар да Тамар бабай, Анна әби дип, алар өчен өзелеп торалар, - дип сүзгә кушыла Зәлифә.

- Альбертны авылның механигы да, инженеры да, төзүчесе дә, терлекчесе дә дип әйтергә була. Кулыннан килмәгән эше юк. Көйсезләнгән техниканың сәбәбен таба алмаганда да, су бетсә дә, кое ватылса да, торбалар ямарга кирәк булса да, терлек ите сатып алыр өчен дә авыл кешесе аңа килә, - ди җирле үзидарә җитәкчесе Зөфәр Имаметдинов. - Авыл чишмәсен төзекләндерүдә дә ул башлап йөрде.

- Бу изге эшкә ничек алынасы иттең? - дип сорыйм Альберттан.

- Агачлар үсеп, чишмәне басып киткән иде, - ди ул. - Карга оясы, чытырманлык. Өй каршында гына булган чишмәне ни җаның белән ташландык хәлдә калдырасың инде. Бәләкәй чактан ук көянтә-чиләкләр белән ташып, суын эчеп үстек. Авылдагы иптәшләр, дус-ишләр белән сөйләштек тә, чистартып, чүп-чардан арындырып, түбәле итеп будка ясап куйдык. Материаллар үзебездә бар иде. Елга аркылы күпер салдык. Чылбырга тагып элеккеге формада ясалган чиләк тә куйдык әле. Анысын күрше бабай ясап бирде.

Авылда өйләргә ки-лә торган колонка суы, нишләптер, тәмсез, тозлы икән. Ул суда юып, кер агартуы да авыр. Ә чишмәнең суы әйтеп бетергесез тәмле, йомшак. Үзебез өчен бары шул суны гына кулланабыз, диләр авыл кешеләре.

- Чыннан да, чишмәдән кеше өзелми. Аның урыны да бик матур - җәен яшеллеккә, кошлар сайравына күмелә, кышын ак бәскә төренгән чаганнар кочагында кала. Авылныкылар да, кунакка кайтучылар да суга киләләр, күрәләр, рәхмәт әйтәләр. Балалар да еш кына, әти, сине бу дәдәй мактады, теге түти рәхмәт әйтте, дип сөенеп кайтып керәләр, - ди Альберт.

Балалар дигәннән, өйләнешүләренә 20 ел булган Альберт белән Зәлифәнең бер-сеннән-берсе матур өч кызлары үсеп килә. Лилиана - Минзәлә педучилищесының дүртенче курсында, Регина - сигезенче, Снежана - дүртенче класста укый. Әти-әниләре кебек, алар да акыллы, хезмәт сөючән. Кызлы өй нурлы була, диләр. Чыннан да, биредә ниндидер яктылык, рәхәтлек сирпелә кебек. Мул яктылык, яхшы тәрбия булгангадыр, бүлмә гөлләре дә өйне тагы да матурлап, күкрәп үсеп утыралар.

- Мин үзем корырак холыклы, - ди әни кеше елмаеп. - Альберт кызларга йомшак. Шуңа да алар әтиләренә ныграк тартылалар. Бигрәк тә, Лилиана. Алар икесе гел бергә. Серләре дә килешә. Лилианага да "техника җене" кагылган. Әтисе белән машина ремонтлый, сүтә, җыя. Үзе машина йөртә, правасы бар.

Авылда яшәүнең үз рәхәтлеге. Саф һава, мунчасы, бакчасы, дигәндәй, үзең җитештергән продукция. Дөрес, авылда кул кушырып утырып кына ашлы булып булмый. Элеккеге еллар белән хәзерге авыл тормышын чагыштырып карасаң, тормыш күпкә җиңелрәк күренә. Шулай булса да, өлкән буын барыбер үткәнне сагынып яши. Әнә, Анна түтине генә тыңлыйк:

- Кибеткә барсаң, җаның ни тели, шул бар. Акчаң гына җитсен. Рәхәт тормышта яшибез. Әмма барыбер җанда ниндидер сагыш, югалту бар: колхоз чорындагы трактор-комбайн гөрелтеләре, тугайларны иңләп йөргән ферма малларының, җиленнәрен тутырып, җәйге лагерьга кайтып керүләре җитми күңелгә. Фермалар булса, әле дә элеккечә сыер саварга йөрер идем, дип уйлап куям кайчагында. Рәхәт итеп эшли, күңелле итеп яши идек. Еш кына кичләрен шул чакларны искә төшереп, йоклый алмый моңсуланып ятам, - ди ул.

Әйе, замана үзгәрә, авыллар бетә, дибез. Зур-зур инвесторларның куәтле техникасы, күпме кул көчен, физик хезмәтне алыштыручы "акыллы" машиналар җиргә берегеп яшәргә, маңгай тирен түгеп эшләргә күнеккән авыл кешесен әкренләп агропромышленностьтан кысрыклап чыгаргач, кая барсын ул?! Шулай да Иске Мәлкән авылында яшәүче үз көнен үзе күрергә өйрәнгән Павлов кебекләр барында, әле авыллар яшәр, таң белән маллар көтүгә куылыр, кичен тузан катыш сөт исләре аңкытып, ихаталарга кайтып керер, дигән өметтә калыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим