Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Тылсымчы Наталья

Парикмахер эше, беренче карашка, бик гади күренә: чәчне тарыйсың, кисәсең дә, булды, янәсе. Чынлыкта исә, стиль, имидж кебек модалы стандартларга корылган иҗади хезмәт ул. Рәссам булырга хыялланып та, карандаш тотарга өйрәнмәгәнсең икән, кулыңа кайчы ал, дигән бит бер акыл иясе дә. Бөтенләй башка образ, яңа имидж тудырырга сәләтле бу һөнәр...

- Наталья, бу һөнәргә нинди юллар китерде?
- Без элек Үзбәкстанда яшәдек. Мин шунда туганмын. Әни Пермь ягыннан. Кечкенә чагымда Тукай районы Борды авылына күченеп кайттык. Бу - әтиемнең туган авылы. Шунда үстем, укыдым. 9 классны тәмамлагач, Чаллы шәһәрендәге 64нче һөнәр лицеенда программистлыкка укыдым. Эшкә урнашып, күпмедер вакыт узгач, бу эшнең минеке түгеллегенә төшендем. Ә ни кирәклеген, кайсы һөнәр нәкъ менә минеке булуын аңлый алмадым. Хәтерлим, бала чагымда курчаклар белән уйнарга, аларны матурларга ярата идем: фломастер яки әнинең косметикасы белән иреннәрен, күзләрен, бит очларын буйыйм. Чәчләрен үрәм, резинка яки заколка белән җыям, кисәм. Үсә төшкәч, әкренләп курчаклардан әнигә күчтем. Чәчләре белән уйнавым аның үзенә дә ошый иде бугай. Нәрсәгә тартылуымны ул шул чакта ук аңлап алган күрәсең. Аның "Кызым, бәлки, парикмахерлыкка барып карарсың?" дигән киңәшен тотып, "Шифа" укыту үзәгенә язылдым. Теләп йөрдем, яратып укыдым. Билгеле инде, укып бетергәч тә эшкә керүе кыен, тәҗрибә юк. Кайда да стаж сорыйлар. Мин авылга кайттым. Бар да миңа чәч кистерергә килә башлады. Аларга да кулай, миңа да практика. Шулай җәй узды. Бергә укыган иптәш кызым бер салонга чәч кисүчеләр кирәк, стаж булу мәҗбүри түгел, дигән хәбәр әйткәч, тагын Чаллыга чыгып киттем. Икебез дә шунда урнаштык. Инде парикмахер булып эшләвемә алты ел һәм бу эш миңа шулкадәр ошый.
- Син конкуренциягә һәм үзеңнең көндәш-коллегаларыңа ничек карыйсың?
- Уңай карыйм. Безнең хезмәт, чыннан да, иҗади, һәр мастерның үзенә генә хас эш алымнары, стиле формалаша. Сәнгать кешесенең үз фанатлары булган кебек, безнең дә үз клиентларыбыз бар. Башка мастерларның эшләрен карарга яратам. Кимчелекле якларын күрсәм, мондый хаталарны кабатламаска кирәклеген аңлыйм. Конкуренция ул - үз өстеңдә эшләргә, осталыгыңны, белемеңне арттырып торырга бер этәргеч тә әле.
- Шулай да иң яраткан эшең нәрсә - чәч кисүме, прическа ясаумы, макияж ясаумы?
- Мин - чәч кисү остасы. Шулай ук буйыйм, фен ярдәмендә чәчне дөрес формага яткырам (укладка). Кашлар да ясыйм, керфекләр үстерәм. Макияж ясарга яратам. Анысына үзлегемнән өйрәндем. Бу эшкә профессиональ яктан якын килү өчен, визажист-лыкка укырга да исәпләп торам. Ә менә прическалар ясау белән мавыкмыйм.
- Без, хатын-кызлар, иртән торып, төзәнеп, ясанып утырырга вакыт тапмасак та, матур күренәсебез килә. Тиз генә ничек матурланып алырга була?
- Мин үзем дә озак йокларга яратам. Әмма безнең эштә "Сапожник без сапог" булырга ярамый: ничек инде үзең кемнедер матурларга җыенасың, ә үзеңнең кыяфәтең мактарлык түгел? Клиентлар моңа бик тиз игътибар итә. Иң мөһиме - чәч чиста булсын. Кемдер чәчне еш юарга ярамый, дигән фикердә. Әмма мин моның белән килешмим. Чәчең көн дә майланса, көн дә юарга кирәк. Аннары "пенка" сөртеп, махсус тарак һәм фен ярдәмендә кабартып алырга була. Тональ крем сөртеп, йөзгә аз гына тон бирәбез. Керфекләрне, иренне җинелчә генә буяп алабыз. Инде эшкә барсак та була.
- Бертөрле прическа кемнедер яшь итеп күрсәтергә, ә кемнедер картайтырга мөмкин. Стильне үзең тәкъдим итәсеңме, әллә клиент үзе сайлыймы? Алар белән килешмәгән, ризалашмаган чаклар да буладыр?
- Әйе. Төрлесе очрый. Теге яисә бу прическаның аның йөз формасына бөтенләй туры килмәвенә күпме генә ышандырып карасаң да, үз дигәнендә торучылар бар. Чәч буяганда да шул ук. Билгеле, соңгы сүз һәрвакыт клиентныкы. Ләкин шунысын төгәл беләм: әлегә минем белән килешмәсә дә, ялгышын аңлап, икенче юлы сүзләремә колак салачак. Нигездә, миңа килүчеләр даими клиентлар, начар булмасына ышанып, тыныч күңел белән киләләр. Кайвакыт, бу юлы чәчем нинди формада, нинди төстә булыр икән, дип көлешеп тә алалар. Яхшы парикмахер булу өчен чәчне оста итеп кисә, буйый белү генә аз. Ул әле клиентының ни теләгәнен ярты сүздән аңлап, алар белән уртак тел таба, тыңлый белә, модадагы тенденцияләр, яңалыклардан хәбәрдар була, чәчне тәрбияләүгә кагылышлы сорауларга дөрес, файдалы җаваплар да бирә белә.
- Наталья, табигый матурлыкка өстенлек бирәсеңме, әллә инде син кардиналь үзгәрүләр яклымы?
- Сүз дә юк, бернәрсәне дә Ходай биргән матурлыктан өстен куярга ярамый. Шулай да, берничә штрих кертү - кешене тагын да матурлый төшә. Үзгәрүләр-дән куркырга кирәкми. Кемгәдер үзенең төс-кыяфәте ошап бетмәскә мөмкин. Бу, үз чиратында, ниндидер кыенсыну, комплекслану китереп чыгара. Гомер буена гел бер төрле кыяфәт белән йөргән хатын-кыз ир-ат күзенә дә күнелсез һәм кызыксыз булып күренә. Хатын-кызның эчке дөньясы бай - анда берьюлы берничә образ яшәргә мөмкин. Яңа рольгә керүдән, аларны тышка чыгарудан курыкмыйча, хатын-кыз - хыял, хатын-кыз - табышмак булып яшәргә кирәк. Минем бер иптәш кызым бар. Аның беркайчан да чәченә прическалар ясатканы, косметика кулланганы юк. Яратмый. Үзе ачык күңелле, эчкерсез кеше булса да, ничектер төссез, нурсыз күренә. Аны көч-хәл белән һичьюгы керфекләр ясаттырырга ризалаттым. Мондый ясалма керфек, сак эш иткәндә, 5-6 ай саклана. Тушь белән буярга да кирәкми. Эшемне төгәлләп, көзге каршына бастыргач, ул шатлыгыннан елап җибәрде. Шушы кечкенә генә штрих аның күз карашын матурлап, йөзен ачып жибәрде.
Универсал буларак, ирләрнең дә, балаларның да чәчен кисәм. Шулай да, миңа хатын-кызлар белән эшләү ошыйрак төшә. Аларның чәчләренә кагылуга, ничек итеп күрәсем килүемне, ничегрәк киссәм килешәсен аңлыйм. Идея-фантазияләрне эшкә җигеп, яңа, матур бер образ тудыру - җан рәхәтлеге бирә. Мин дөрес профессия сайлавым белән, үземне бәхетле саныйм. Чөнки эшем белән кешеләрне шатландырам, кәефләрен күтәрәм, дөньяны тагын да матуррак итүгә үз өлешемне кертәм.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парикмахер матурлык көне