“Туым Җондозы”на – 5 яшь!
Зур бәйрәмнәребезнең берсе булган Туым көннәрендә Казан шәһәре керәшеннәре бишенче ел инде бер тамашага җыелалар. Һава торышы ничек булу - тышта буран дулау, юлга салган кар көртләре аркасында юлларда "бөкеләр" ясалу да халыкны куркытмый. Алар бу тамашаны бер бәйрәм итеп, "Ак Барс" яшьләр үзәгенә ашыгалар. Быел да 26 январь көнне...
Ул көнне "Ак Барс" яшьләр үзәгенә кеше тамаша башланганчы ук күпләп агылды. Мин, концерт башланганчы, фойеда тамашачыларның фикерләре белән кызыксындым. Казан шәһәре керәшен хәрәкәте ветераны Олег Дмитриев фестиваль-конкурс турында түбәндәгеләрне әйтте:
- Мин фестивальнең гала-концертына ел саен киләм. Шушында карендәш дусларымны, авылдашларымны очратам. Балачагыма, яшьлек елларыма кайткан кебек булам. Авыл яшьләре элек кичке уеннарда, Тройсын, Питрау бәйрәмнәрендә яңгыраткан җыруларны ишетәм, шуннан да күңелле ял юк.
- Бу фестиваль-конкурсның үсә баруына сөенәм. Моннан егерме еллар элек мондый фестивальләргә авыллардан чабата кигән әбиләрне алып килеп җырлаталар иде. Ә хәзер биредә яшьләр, мәктәп укучылары керәшен җыруларын шулкадәр оста башкаралар, үзеңне борынгы әби-бабаларыбыз чорында сәяхәткә чыккан кебек хис итәсең. Балаларның яшьли фольклорга тартылуын, өйрәнүен күргәч, тагын бер кат шатланам. "Туым Җондозы" фестивале киләчәктә дә үткәрелсен, Россия киңлекләренә дә чыксын иде. Башка төбәкләрдә яшәүче балалар, яшьләр дә милли җыруларга, биюләргә осталыкларын күрсәтсеннәр иде. Моның өчен дәүләт ярдәме дә кирәк. Бары шулай булганда гына керәшен җырулары озын гомерле булыр, - дип үз фикерен әйтте ветеран Петр Ермолаев та.
Жюри председателе, Татарстан фәннәр академиясе тарих институты каршында эшләп килүче керәшеннәр, нагайбаклар тарихын, фольклорын өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров та үз фикерләре белән уртаклашты:
- "Туым Җондозы" фестиваленең исеме русча «Рождественская звезда» дип атала. Без аны беренче тапкыр оештырганда ук керәшеннәрнең этник сөйләме сакланып торуын сиздерергә теләдек. Керәшеннәр элек тә, авылларда өлкәннәр хәзер дә "җондыз" дип сөйләшә. Ә Раштуа бәйрәме Ходай туу белән бәйле. Шуңа күрә "туым" дип атау дөрес килеп чыга. Ул элек шулай әйтелгән дә.
Казаннан Әдилә Җәләлиева
Быелгы фестиваль тагын да оешкан төстә үтте. Бигрәк тә зоналарда үткәндә, район башкарма комитетлары күп тырышлык куйдылар. Кайбыч, Менделеев, Алабуга, Питрәч, Лаеш, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай районнарыннан катнашучыларны Казан шәһәренә кадәр махсус автобусларда алып килү дә моны раслап тора. Хәзер бу чараның спонсорлары, учредительләре дә бар. Керәшен иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәре керәшен җәмгыяте, "Туганайлар" гәҗите, "Бәрмәнчек" ансамбле фестиваль-конкурсны уздыруга үзләреннән саллы өлеш кертәләр.
Катнашучы күбрәк булган саен, җиңүчене билгеләү кыенлаша. Чөнки һәр катнашучы профессиональ дәрәҗәдә осталыгын күрсәтергә тырыша. Быел конкурс "Фольк-лор ансамбль", "Этник вокал", "Фольклор-эстрада вокалы" номинацияләрендә узды. Һәр номинация балалар, үсмерләр, яшьләр төркемнәренә бүленде. Башкаручының яшенә карап бәя бирелде. Иң яшь башкаручыга 5 яшь кенә әле. Кайбыч районыннан 5-6 яшьлекләрдән торган "Бәләкәч" ансамбленең катнашуы үзе бер казаныш. Башкаручыларның кем булуына да игътибар итмәдек. Керәшен җыруларын, биюләрен татар, чуаш, удмурт яисә башка милләт вәкиле оста итеп башкара икән, ул да җиңүче була ала. Фестиваль-конкурсның максаты - үзебезнең фольклорны халыкара мәйданга чыгару. Шуңа күрә безгә үзебезнең этник кысаларга гына бикләнергә ярамый. Безнең мәдәниятне, сәнгатьне башка халыклар да күрсеннәр, белсеннәр, өйрәнсеннәр иде. Без шуның өчен тырышабыз.
Гала-концертта чыгыш ясарга, чыннан да, иң оста башкаручылар сайлап алынган иде.
Тукай районыннан килгән "Питрау" фольклор ансамбле "Мәләкәс буйлары" җырлы-биюле уены белән тамашачыны болында, су буенда үткән чын авыл бәйрәменә алып кайтты. Балалар, башкару осталыклары белән тамашачының күңелен яулап алып, "Фольклор ансамбль" номинациясендә җиңүче булдылар.
Мәләкәс авылының "Питрау" ансамбле
Бу номинациядә үсмерләр арасында Чаллыдан Виктор һәм Владислав Агаповларның "АВВ" дуэтын, Казан шәһәренең Идел буе районы "Мирас" хореографик ансамбле чыгышларын да жюри югары бәяләде.
"Фольклор ансамбль" номинациясендә Алабуга шәһәренең "Чуклы яулык" коллективы күрсәткән җырлы-биюле тамашага һәм Казан шәһәреннән Эльвира Константинова белән Айгөл Җәләлиева башкарган дуэтка беренче урыннар бирелде.
"Этник вокал" номинациясендә катнашучылар арасыннан да җиңүчеләрне сайлап алу жюрига җиңел булмагандыр. Чөнки монда катнашучылар аеруча күп. Хәтта соңгы турга чыгучылар исемлеге дә шактый зур иде. Шулай да Мамадыш районының Владимир авылыннан килгән Ольга Бачкованың "Килсен иде болыт", Сарман кызы Ләке авылыннан Лиана Антонованың "Тутый кош", Лаеш районы Ташкирмән авылында яшәүче Екатерина Кормачеваның "Мәүлемҗан", Казан шәһәреннән Анастасия Степанова башкаруында "Чылтыр, чылтыр" җырулары жюри тарафыннан тө-гәл, оста җырланган итеп билгеләнеп, һәр-кайсы беренче урын бүләкләренә ия булдылар.
"Фольклор-эстрада вокалы" но-минациясендә Питрәч егете Альберт Хаммадиев Кәвәл авылы көен чын үзебезчә җырлап-биеп башкарып җиңүгә иреште.
Менә һәркем зарыгып көткән мизгел - гран-при иясен атау вакыты килеп җитте. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, сәхнәдә конвертны ачып, бу бүләккә Менделеев районының Иске Гришкино авылыннан "Бигәшкәй" фольклор ансамбле лаек булуын әйтте. Шулай итеп, махсус җиңүчегә дип бер генә экземплярда әзерләнгән статуэтка - алтын "Туым җондозы" быел Менделеев якларына кайтып китте. Аларның "Авыл бәйрәме" вокаль-хореографик чыгышы залдагы һәркемнең күңеленә хуш килде, күрәсең. Чөнки алкышларның да иң күбе аларга булды.
"Бигәшкәй" үсмерләр коллективы җитәкчесе Валентина Мамаковадан конкурска ничек әзерләнүләре турында кызыксынгач, ул болай диде:
- Без фестивальгә ныклап әзерләндек. Бу беренче җиңүебез генә түгел, коллек-тивыбызның инде 30 еллык стажы бар. Шуңа күрә бары җиңәргә, иң зур бүләккә лаек булырга, дигән максат белән килдек. Тырышлыгыбызны жюри да, залдагы тамашачылар да югары бәяләде. Бу җиңү безгә тагын да зуррак фестивальләргә чыгуга мөмкинлек бирер, дип көтәбез. Төркиядә ел да уза торган балалар фестиваленә барасыбыз килә.
Гран-при иясе - "Бигәшкәй" ансамбле
Быелгы фестиваль балалар күңелендә матур бер әкият кебек истә калыр. Бишьеллык юбилейны исәпкә алып, оештыручылар аерата тырышканнар. Һәр бала үзенә йомшак мендәр итеп тегелгән, матур итеп чигелгән зәңгәр, кызыл "туым җондозлары" алды. Җиңүчеләрнең исемнәрен дә жюри конвертларга "бикләгән". Ул конвертларны тантаналы рәвештә ачу, җиңүчеләрнең исемен игълан итү бәйрәм кунакларына - керәшеннәрнең асыл затларына, дәүләт органнары вәкилләренә һәм җәмәгать эшлеклеләренә бирелгән иде. Алар арасында Татарстанның халык артистлары Николай Дунаев, Лидия Әхмәтова, биология фәннәре докторы, академик Аркадий Иванов, Татарстан Халыклары Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов, Президент аппараты киңәшчесе Вячеслав Никифоров, Министрлар кабинетыннан бүлек мөдире Гөлшат Нигъмәтуллина, "Татмедиа" агентлыгы генераль директоры урынбасары Нурия Беломоина, "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусова һәм башкалар бар иде. "Бәрмәнчек" ансамбле җитәкчеләре Артур Поляков белән Эльмира Кашапова вакытсыз дөньядан киткән яшь җырчы Диана Мишкина исемендәге призны халыкчан җырлауда перспективалы дип табылган Лиана Антоновага тапшырдылар. Туган көне фестивальгә туры килгән Мәләкәс кызы Аделина Низамиева да бүләксез калмады, аңа йомшак аю баласы бүләк иттеләр.
Фестиваль, гомумән, бүләкләргә юмарт, эмоцияләргә бай булды. Оештыручылар Республика керәшен оешмасы җитәкчесе, фестивальнең төп спонсоры, "Ак Барс Холдинг" компаниясенең генераль директоры Иван Егоровның туган көнен дә искә алып үттеләр. Җиңүчеләрне котларга чыккан Иван Михайлович үзе дә бүләккә "Бәрмәнчек"ләрдән тальян гармун, фестивальдән берсе кызыл, берсе зәңгәр - ике "Туым җондозы" алды. Бәйрәмне балалар өстенә яуган алтын йолдызлар яңгыры төгәлләде.
Менә дуслардан, туганнардан тагын бер елга аерылу вакыты да җитте. Тамашачылар өйләренә ашыкмады. Алар фойеда концерттан алган хисләрен үзара озак уртаклаш-тылар. Барысы да "Туым җондозы" фестиваль-конкурсына озын гомер, матур киләчәк теләде. Шулай була күрсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев