Туганайлар

ТУКАЙ БҮЛӘГЕН КЕМГӘ БИРЕРЛӘР?

Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы фольклорчы, галим Геннадий Макаровны республиканың иң зур бүләге - Тукай премиясенә кандидат итеп чыгарырга җыена. "Татар заманы" сайтында сораштыру нәтиҗәләре буенча Геннадий Макаров беренче урында бара. Җәмәгатьчелек тәкъдим иткән 11 кеше арасында (Айдар Хәлим, Зөлфия Камалова, Нәбирә Гыйматдинова, Фәүзия Бәйрәмова, Камил Кәримов, Зөһрә Сәхәбиева һәм башкалар)...

Геннадий Макаров 1969 елдан башлап магнитофонга халык иҗаты әсәрләрен язып алу максаты белән Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург һәм башка өлкәләрдә ел саен музыкаль-этнографик экспедицияләр оештыра. Борынгы уен коралларын хәзерге заман татар сәнгатенә кайтаручы, аларны тергезү һәм реконструкцияләү авторы. Яшьлегендә бер төш күрә ул. Имеш, тирән бер баздан үзе дә таныш булмаган уен коралларын яктылыкка чыгара. Геннадий Макаровның бу төше, чыннан да, чынга ашты. Думбыра, дәф, танбур, сызгычлар татар халкына яңадан кайтты. Бу эшләр эшләнелмәгән булса, бүгенге көндә татар халык музыка сәнгате шактый ярлы булыр иде. Юкка гына сәнгатьне аңлаган алдынгы карашлы яшьләр аның иҗатын югары бәяләми. "Макаров Тукай бүләгенә милли фольклорны бөртекләп җыйганы өчен лаек", дигән иде "Үзебез" хәрәкәте вәкиле, җырчы Алия Сабирова. Халык фикерен югарыдагы җитәкчеләр дә ишетсен иде.

1958 елдан бирелә башлаган Тукай бүләгенә бары өч керәшен вәкиле - Гәрәй Рәхим (Гөргөри), Николай Дунаев, Роберт Андреев лаек табылган. Ни өчен язучы Гурий Тавлин, шагыйрә Клара Булатова, композитор Марс Макаров Тукай бүләгеннән читтә калган? Хәзер, мөгаен, бу кандидатураларны тәкъдим итү соңдыр, ник дигәндә, премия бит бүгенге көндә иҗат ителгән югары сәнгать әсәрләрләренә бирелә.

Ә хәзергә бүләкне вакытында алучылар турында берничә сүз әйтеп китеп, аларның фикерләре белән танышыйк.

Гәрәй Рәхим: "Тукай бүләге артыгы белән 800, киме белән 500 мең сум булырга тиеш"

1984 елда Тукай премия-се шагыйрь Родионов Григорий Васильевичка (Гәрәй Рәхим) "Кара йөзләр" (Мәҗит Гафури әсәре) операсының либреттосы өчен бирелә. Аның белән бергә композитор Бату Мулюков, Галимә партиясен башкаручы Зилә Сөнгәтуллина, Закир партиясен башкаручы Хәйдәр Бигичев, дирижер Владимир Васильев та Тукай бүләгенә лаек була. Премияне бишкә бүлгәч, һәрберсенә 100 сумнан бераз артык акча тиюен хәтерли Гәрәй Рәхим. Бу сумма опера һәм балет театрының 80 кешелек хорына, тагын да 80 кешелек оркестрына банкет ясарга да җитми кала. Гөргөригә банкет өчен җыеп торган акчасын өстәп тотарга туры килә.

- Тукай премиясенең акчалата бүләген арттырырга кирәк. Дәүләт Советында эшләгәндә, депутат Разил Вәлиев белән президент Минтимер Шәймиевкә хат язып, аны 300 меңгә күтәрүгә ирешкән идек. Кеше премия акчасына бер машина да ала алмаса, ни була инде ул? Россиядә Дәүләт бүләге 1 миллион сум. Татарстанда дәүләт премиясе кимендә 500, артыгы белән 800 мең сум булырга тиеш, - диде Гәрәй Рәхим, фикерләре белән уртаклашып.

Шагыйрь, язучы Григорий Родионов заманында Тукай бүләген "Афәт" романы өчен Гурий Тавлинга, шигырьләре өчен Клара Булатовага, җырлары өчен Марс Макаровка биреп була иде, дип саный. Әмма "Афәт" романы тирәсендә каршылык килеп туа. Аңлашылмаучанлык Зәй егетләре, бергә студент партасы артында утырган, шәхес культы чорында бер тирәдә төрмәгә эләккән язучылар Аяз Гыйләҗев белән Гурий Тавлин арасында чыга. Алар бер-берсен донос язуда гаепләп, төрмәгә утыруларының сәбәбен эзлиләр.

- "Афәт" романы өчен Гурий Тавлин премиягә бик тә лаек иде. Әмма соң яза башлады, язучылар берлегенә соң керде һәм кинәт кенә үлеп тә китте. Шулай итеп, премия ала алмый калды, - дип искә алды әлеге күңелсез вакыйганы Гәрәй Рәхим.

Быел Гәрәй Рәхим Тукай бүләгенә шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаны тәкъдим иткән. Ул аның соңгы елларда язылган поэмаларын югары бәяли. Әмма 10 ел эчендә Тукай бүләген сорап йөрү гадәте башлануын, кешеләрнең бүләк сорап гариза язуларын Гөргөри әхлаксызлык дип саный. "Шәхесне премиягә җәмәгатьчелек чыгарырга тиеш. Хәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәр чорында ямьсезләнеп, премия сорап йөрүчеләр юк иде", - ди Григорий Родионов.

Николай Дунаев: "Тукай бүләген Геннадий Макаровка бирүне яклыйм"

1998 елда Тукай бүләге Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган "Хушыгыз" спектакле өчен бирелә. Наил Дунаев уйнаган рәссам роле кечкенә булса да, бик үзенчәлекле килеп чыга. Тукай бүләген Наил-Николай Дунайга бирүне Камал театрының элеккеге режиссеры Марсель Сәлимҗанов та яклап чыга. Ул чорда 17 меңгә бәяләнгән премияне дүрт кешегә - режисер Фәрит Бикчәнтәев, актриса Нәҗибә Ихсанова, актерлар Николай Дунаев һәм Әзһәр Шакировка бүләләр. Николай Иванович Тукай бүләгенең бүген зуррак суммада булырга тиешлеген әйтә.

- Премиянең дәрәҗәсе төште. Чөнки аны алмаган кеше дә калмады, - ди ул. - Кайвакыт бер елда җиде- сигез кешегә биреп куялар. Бер-ике кешене генә сайлап алырга кирәк. Кайбер елны бирми калырга да була. Мин үзем Тукай премиясенең кадерен арттыру яклы, - ди Тукай һәм Муса Җәлил бүләкләре лауреаты Николай Дунаев.

2009 елда Камал театры артисты Олег Фазылҗановка да Тукай бүләге алу мөмкинлеге туган иде. Ул вакытта премиягә Камал театры куйган "Телсез күке" спектакле өчен әсәр авторы Зөлфәт Хәким, спектакльдә катнашкан Рамил Төхфәтуллиннар лаек булды. Әмма баш рольдә уйнаган Олег Фазылҗанов читтәрәк калды.

- Олегның театрга яңа килгән вакыты иде. Дәрәҗәле исеме дә юк иде. Шуңа премиягә чыгармый тордылар. Хәзер, Аллага шөкер, Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирделәр үзенә, - ди Николай Дунаев.

Быел Тукай премиясенә кандидатурасын җәмәгатьчелек тә хуплаучы Геннадий Макаров лаек дип саный. " Мин аннан башка кандидат күрмим", ди ул.

Роберт Андреев: "Тукай бүләге акчасына бер люстра алып калдым"

Композитор Роберт Андреев Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә 2008 елда "Мин яратам сине, Татарстан" җырының көен язган өчен лаек булды. Зур бүләкне берьюлы өч кешегә - җырны башкаручы Салават Фәтхетдинов, көй язучы Роберт Андреев һәм җыр сүзләре авторы Роберт Рәкыйповка тапшырдылар. Роберт Рәкыйпов инде мәрхүм булса да, премиянең өчтән бере аның туганнарына бирелде. Ул вакытта Тукай бүләге суммасы 300 мең булып, һәр лауретка 100 мең сум акча тиде. "Мин яратам сине, Татарстан" җыры тарихы турында аерым язарга кирәк. 1990 елларда мәктәпләрдә, фестивальләрдә, бәйрәмнәрдә бу җыр яңгырамый калмады. Җыр халык гимнына әйләнде. Роберт Андреев бу җырны 1990 елның 30 августында төштән соң яза. Шул ук көнне Татарстан суверенлык декларациясен кабул итә. Җыр тиз арада халык арасында тарала, аны ул вакытта әле Чаллыда яшәгән Салават җырлый башлый. Җыр язылуга 17 ел узгач, Роберт Андреев җырның тарихы турыда Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиевкә сөйли. Әлмәткә нефтьчеләр янына килгән Шәймиев җырның берәр бүләккә лаеклы икәнлеген искәртә. Озак та үтми, Салават Фәтхетдинов белән Роберт Андреев күкрәгенә Тукай бүләге медале тагыла.

- Тукай бүләге зуррак суммада булыр дип уйлаган идем. Ул 100 мең сум Казанда ук тотылып бетте. Бүләк хөрмәтенә уздырылган банкетка җитте җитүен. Әлмәткә бер люстра гына алып кайта алдым, - ди композитор Роберт Андреев.

Тукай бүләге суммасына килгәндә, кем әйтмешли, аның кәҗәсе түгел, мәзәге кызык инде. Татарстанның иң зур дәүләт бүләгенең 300 мең сум белән чикләнүе аның дәрәҗәсен киметә. Сумманы арттырырга кирәклеге турында әйтүчеләр дә бар. Бу очракта, премия акчасын бер миллион сум ясап, аны иң лаеклы кешеләргә генә бирә башларга кирәк. Шул ук вакытта, чын иҗат кешеләре һаман да читтәрәк кала бирә. Мәсәлән, Роберт Андреев Тукай бүләгенә композитор Марс Макаров лаек, дигән фикердә.

Роберт Егорович премиянең дәрәҗәсе бар, дип саный. Ләкин ул дәрәҗә концерт вакытларында "Тукай бүләге лауреаты" дип әйтүдән ерак китми. Мисал өчен, Роберт Андреевның туган ягы Сарман районында иҗат кичәсен дә уздырганы юк икән. Бик оештырыр иде, район хакимияте якташларының уңышларына бик игътибар итеп бетерми.

Роберт Андреев сүзләре белән әйтсәк, премиядән керәшеннәр читтә калырга тиеш түгел.

- Лаек кешеләр бар. Аларны күрә белергә генә кирәк. Аннан, Тукай бүләген алу өчен палас астында сугыш бара. Әгәр шәхеснең иҗатын халык күрә, белә, бәяли икән, аны Тукай бүләгенә лаеклы дип табарга була, - ди Роберт Андреев.

Сүз уңаеннан, Роберт Андреев 20-21 февральдә Әлмәт театры бинасында 18.30 сәгатьтә "Аулак өй" тамашасы оештыра. Барлык газета укучыларны шул җырлы тамашага чакырып кала.

Шулай итеп, быел Тукай бүләгенә фольклорчы Геннадий Макаровны тәкъдим итәргә җыеналар. Өч янына дүрт бик тә куш булыр. Тагын да соңармасак иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: