Туганайлар

Туган җиргә бирелгәнлек

Һәркем бәхетне үзенчә аңлый. Кем өчендер ул зиннәтле сарайларда яшәү, байлыгың мулдан булу. Андыйлар чит җирләрдә, илләрдә йөреп, байлык туплауны хуп күрәләр. Икенчеләре туган җирендә гомер кичереп, шунда уңайлы яшәү рәвеше булдыра алуны бәхет итеп күрә. Аларны зур шәһәрләрдә уңайлы йортларда яшәү дә, дәрәҗәле эшләр дә кызыксындырмый, алар туган авылында...

Питрәч районының Көлкәмәр авылында яшәүче Роза һәм Сергей Николаевлар нәкъ менә шундый кешеләр. Заманалар үзгәрү дә, авылда эшсезлек булу да аларны куркытмады. Югыйсә, район үзәгенә яисә шәһәргә күчү мөмкинлеге дә булган бит. Кайда тудым, шунда кирәк булдым, дигән халык мәкален Николаевлар тормыш девизы итеп алган. Чыннан да, алар туган авылларында иң кирәк-ле кешеләр.
Хәзер Көлкәмәр авылында Роза Николаеваның крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Аның башкаручы директоры - тормыш иптәше Сергей Николаевич. Бүген аларның төп эшләре - игенчелек булса да, күпьеллык үлән үстереп, аны халыкка терлек азыгы итеп тә саталар. Алар быел 70 гектарда арпа, 60 гектарда бодай, 50 гектарда үлән үстерәләр. Дөрес, быел җәй коры килү сәбәпле, уңышлары мактанырлык булмады. Әмма алар төшенкелеккә бирелмиләр, ничек тә хуҗалыкны үстерү юлын эзлиләр.

Авыллар яшәргә тиеш

Сергей Николаевич Николаев белән без кырда очраштык. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган кеше. Агроном, озак еллар хуҗалык җитәкчесе вазыйфаларын башкарган. Кайда гына эшләсә дә, туган нигезен ташламаган.
Николайга кечкенәдән авыл тормышының, икмәк үстерүнең авырлыгын татырга туры килә. Мәктәптә укыган елларында ук әтисе белән комбайнда иген ура, суга. Яшьтәшләре урамда уйнаганда, көннәр буе Мишәдә су коенганда, Коляга, тузан йотып, иртәдән кичкә кадәр кырда эшләү җиңел булмый. Кечкенәдән авыр эшкә җигелгәч, җаны бизеп, бу авылдан китәр, диючеләр дә була.
Әмма Николайны кеч-кенәдән кырлар үзенә тарта. Шуңа күрә дә ул, урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Максаты - агроном булу, колхоз кырларының уңдырышлыгын арттыру.
- Сез фермер хуҗалыгы оештыруга нинди максаттан алындыгыз?
- Ике авылны берләштергән хуҗалыгыбыз банкрот дип табылганнан соң бер инвестор артыннан икенчесе килде. Әмма хуҗалык күтәрелеп китә алмады. Авылларда эшсезлек башланды, халык пай җирләре өчен аренда түләве ала алмады. Минем үземә алган аз гына җирем бар иде. Шуңа кушып, авыл халкының пай җирләрен дә килешү буенча үземә алырга булдым. Ышанучылар табылды. Фермер хуҗалыгын теркәтеп, эшли башладык. Хәзер мин авыл халкына пай җирләре өчен аренда түләвен биреп барам. Килешү буенча, төрлечә - акчалата, фураж, печән, салам белән бирәбез. Хәзергә бары игенчелек белән генә шөгыльләнәбез. Хуҗалыкны үстерү өчен күпмедер вакыт та кирәк бит, алга таба күз күрер. Бездән соң балаларга калыр, дәвамчыларыбыз бар. Өч ул үстердек.
- Киләчәк планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде?
- Иксуар авылы янында кырлар, болынлыгыбыз бар. Анда хәзер игенчелек белән шөгыльләнәбез. Иксуар инешендә буа ясап, балыклар үрчетергә уйлыйбыз. Тора-бара терлекчелек булдырырга да исәп итәбез. Моның өчен гаилә фермасы программасына керергә кирәк. Шуның нигезендә авылда зур ферма төзеп булмасмы. Аннары авыл эчендәге юлларны асфальтларга да мөмкинлек туачак бит. Дөрес, хәзергә болары хыяллар. Ниндидер зур эшләр бит хыялдан, теләктән башлана.

Йолаларны саклау - изге эш

Көлкәмәр Совет чорында ук кими башлап, бетергә йөз тоткан авыл. Сергей Николаев, хуҗалык җитәкчесе булгач, өйләр салдырып, яшьләрне авылда калдыруга өлеш кертте.
Авыл халкы борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне хәзер дә саклап яши. Анда Симек бәйрәмен зурлап үткәрү гадәткә кергән. Николаевлар ел саен бәйрәмгә матди ярдәм күрсәтә.
- Бабай-әбидән кил-гән йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау изге эш дип саныйм, - ди Сергей Николаев. - Барлык халыклар да үзләренең тарихын, культурасын белеп яшәргә тиешләр. Шулай булганда гына милләтләр дус-тату яшәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: