Туганайлар

Үткәнне өйрәнгән бүгенгене әйбәт белә

Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында туып-үскән, озак еллар Чаллыдагы "Камгэсэнергострой" җәмгыятендә эшләгән Степан Иванович Уразаев инде шактыйдан бирле лаеклы ялда булса да, өендә тыныч кына яшәп ята торган кеше түгел.

Җәйләрен шәһәр янындагы бакчасында эшләргә дә өлгерә, КамГЭС җәмгыяте ветераннар советының иң актив членнарының берсе буларак, шәһәр күләмендә оештырылган төрле чараларда катнаша. Бигрәк тә яшьләр, балалар белән очрашуларга күп йөри ул. Үткән гасырның авыр чорларын, сугыш газапларын үз җилкәсендә татыган ветеран фронтовикның яшь буынга әйтер сүзләре дә, киңәшләре дә күп. Шәһәрнең, ГЭС бистәсендә урнашкан мәңгелек ут янындагы постта сакта торучы укучылар белән дә еш очраша, унсигезе тулар-тулмас фронт юлларыннан узган егет чагы хатирәләре дә, һәркемнең күңелендә туган җиргә карата булырга тиешле патриотик хисләр турында да сөйлиселәре күп аның.
Кайчандыр үзе дә укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән Степан Ивановичның күңел хәзинәсе бик бай. Шуларны бөртекләп тәртипкә китерә, башкаларга да барып җитсен иде дип тырыша.
Бүгенге техника заманыннан калышырга теләмичә, ул 2009 елны Чаллы педагогия институты каршында оештырылган "Өченче буын университеты"нда укып, компьютер серләренә өйрәнә. Хәзер инде компьютер аның якын дусты. Әле аның белән эшләргә өйрәнгәнче үк, семья архивындагы фотоларны, күңелендәге истәлекләрне туплап, оныкларына бүләк булып калсын дип, "Биография в фотографиях" дигән альбом төзи. Ә менә инде компьютер, интернет белән ныклап эшли башлагач, ул бер-бер артлы "Генералы-татары в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.", "Җенщины-фронтовички Герои Советского Союза", "Юные партизаны Великой Отечественной войны 1941-1945 гг." исемле китапларны төзеп бастырып чыгара.
Китапларга материалларны Степан Иванович интернеттан җыя. Аларның һәрберсен өйрәнә, китабы өчен кирәкле өлешләрен алып, фотоларын барлап, китапларның макетын төзи. Төзүче-автор өчен Бөек Ватан сугышы таныш булганга, китапларга кергән һәр геройның, сугышчының язмышы турында язылган вакыйгалар аның йөрәге аша үткәндер, минемчә. Чөнки ул язмышларның күбесе, бүгенге олы һәм урта буын кешеләренә инде билгеле булса да, барыбер тетрәндерә, уйландыра һәм сугыш ачысын онытырга тиеш түгеллегебезне тагын бер кат искә төшерә.
- Ул елларның авырлыгын, сугышта күрсәткән батырлыклар турында бүгенге укучылар бик аз белә, - ди Степан Иванович үзе дә. - Мәктәпләргә очрашуларга баргач, кайвакыт балаларның игътибарсыз, буш күзләрен күреп, куркып китәм. Бу китапларны туплап бастыруым да шушы бушлыкны әз булса да тутырып булмасмы, дип тырышуымнан. Сугышның берсе дә бәхет-шатлык алып килми. Соңгысы бигрәк тә. Әле бүген дә илебездәге бик күп семьялар шушы сугыш трагедиясе эзләрен үзендә саклый. Бу китапларны мин мәктәпләргә, китапханәләргә тараттым. Балалар өчен дә, укытучылар өчен дә файдасы булырына ышанам.
Менә шундый кеше ул Степан Иванович. Гомере буе янәшәдәгеләрен кайгыртып яшәгән. Инде олыгайгач та үзенең бай тормыш тәҗрибәсенә таянып, бүгенге яшьләр, балалар өчен бик тә файдалы эшләр башкара.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: