ТАТЫЙ ТҮТИ МАСТЕР-КЛАСС БИРЕРГӘ ӘЗЕР
Мамадыш төбәге тиздән рус токымлы бал кортлары тыюлыгына әйләнергә мөмкин. Шулай булган очракта, монда читтән кортлар, алар өчен кирәк-яраклар кертү туктатыла. Күптән түгел Мамадышта узган умартачыларның семинар-киңәшмәсендә сүз шул турыда барды.
"Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятендә оештырылган әлеге киңәшмәгә, Мамадыш умартачыларыннан тыш, Алабуга, Сарман, Тукай районнарыннан да белгечләр килгән иде.
Мамадыш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ришат Исмәгыйлев сүзләренә караганда, районда 710 лап умартачы бар. Аларда 20 меңләп корт семьясы исәпләнә. "Умартачы һөнәре - иң авыр хезмәтләрнең берсе. Дөрес, балдан әйбәт керем алына. Узган ел районда 700 тонна бал җыелды. Шуның 500 тоннасы сатуга чыгарылды. Бу, якынча, 150 миллион сум дигән сүз", - дип, Ришат Исмәгыйлев бу өлкәнең авыл хуҗалыгында нинди урын тотуын бәяләп үтте. Киңәшмәдә катнашучылар кортлар арасында нык таралган авыру - акарапидоз турында сөйләштеләр, аннан котылу юллары буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Хәзерге вакытта умарта асраучыларга хөкүмәт ярдәм итә. Тик әлеге ярдәмне урта рус токымлы бал корт-ларын күпләп үрчетүчеләргә генә бирәләр. Мондый субсидия сорап гариза бирүчеләрнең саны районда инде унбергә җиткән. Субсидия бирелүнең тагын бер шарты бар - бу төбәк тыюлыкка әйләнергә тиеш. Мамадышлылар шундый үтенеч белән Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына хат юллаганнар. Министрлыктан уңай җавап алынса, Мамадыш төбәге Россия умартачыларының тәҗрибә өйрәнү үзәгенә дә әйләнмәгәе әле. "АпиРус" компаниясе Мамадыш шәһәрендә җитештерү цехы ачарга теләк белдергән инде. ТР умартачылык идарәсе генераль директоры урынбасары Анатолий Гамзов бу уңайдан:
- Мамадыш районында Россия буенча әйдәп баручы көчле белгечләр шактый. Өйрәтердәй кешеләр эзләп, әллә кая барасы түгел. Бүгенге семинарны гына алыйк. Никадәр алдынгы алымнар турында ишеттек. Монда сөйләгәннәрне урыннарда куллан-сак, эш тәҗрибәбезгә кертсәк, умартачылыкта зур уңышларга ирешербез, - диде.
Бал җитештерү буенча Мамадыш төбәге элек-электән алдынгылар рәтендә бара. 60-70 елларда мондагы умартачылар Мәскәүдәге ВДНХ күргәзмәләрендә катнашып, күп тапкырлар алтын һәм көмеш медальләр алып кайталар. Казаковалар, Осиповалар, Вятскиннар кебек уңганнар Мамадышта гына түгел, ил буенча таныла. Мамадыш районы Чиябаш (Никифорово) авылында яшәүче ветеран колхозчы Татьяна түти Казакова белән бал кортлары, аларны ничек карарга кирәклек турында сөйләштек.
Татьяна түти 35 ел буена кортлар карый. Тәкәнештә 15 көн укып кайткан идем, калган белемне бал кортлары үзләре бирде, ди ул шаярып. Яковлев Степан дәдәй янында эшли башлаганда, колхозның 130 баш умартасы булган.
- Чын күңелеңне бирсәң, кортларны яратсаң, алар да сине яратыр, балга күмәр, ди аңа Чтапан бабай.
Шулай булып чыга да. Бал кортларын яратуның ни икәнен тора-бара аңлый ул. "Аларга бер бәйләнсәң, мәңге ычкынам димә, бөтен тормышың чүнниктә үтә. Ничек чыдадык икән? Ирем Иван ничек түзгән?" - ди, Татый түти ул көннәрне искә төшереп. Урманда 275, бакчада 280 баш умарта тоталар. Ике пасека арасы - 9 чакрым. "Ана кортларны тәрбияләү аерата читен. Бер ана кортның бәясе 3 сум 50 тиен йөри. Аларны берәмтекләп тотып аталандырырга, сатуга чыгарырга кирәк. 18 ел буе Осипова Зоя белән бергә эшләдек. Бал кортлары белән мәш килеп, үз балаларымның үскәнен күрми дә калдым. Корт карауның авырлыгын белеп, күреп үстеләр. Шуңадыр да инде берсе дә минем юлны сайламады", - ди Татый түти. Ә бит балаларына биреп калдырырлык никадәр тәҗрибә тупланган. Хәер, белемен бирер кешеләре әле дә бар: бүгенге көндә бал кортлары үрчетүчеләр аның янына көн дә диярлек килеп йөри. Бер дә авырыксынмыйча, белгәннәре белән бүлешә. Ул берничә тапкыр ВДНХда булып, алтын, көмеш медальләр алып кайта. Хезмәтләрен олылап, Мәскәүдән УАЗик машинасын да биреп кайтаралар (Дөрес, машина үзләренә эләкми, колхозда кала).
Татый түти белән Иван дәдәй үз бакчаларында әле дә 20дән артык баш умарта тоталар. "Кортлар үрчетү буенча Мамадышта үзәк ачылырга мөмкин, дигән хәбәрне ишеткәч, бик сөендем. Их, инсульт бәреп китмәгән булса, әле мин дә булыша алган булыр идем. Бу көе дә ярдәм итәргә әзермен", - ди ул. Эштән курыкмыйча, бал кортларын карарга алынган кеше хәзер бер ел эчендә миллионер була, дип уйлый ул һәм әле төпле һөнәр сайламаганнарга умартачы булырга киңәш бирә.
Мамадыш Россия умарта-чыларының тәҗрибә өйрәнү үзәгенә әйләнсә, Татьяна түти Казакова да тәҗрибә уртаклашырга, мастер-класс күрсәтергә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев