Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа җитәкчесе билгеләнде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Марсель Миңнуллин билгеләнде.

Бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында коллективына министр вазифаларын башкаручыны тәкъдим итте.

Моңа кадәр Миңнуллин Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча беренче урынбасары вазифасында эшләгән.

Марсель Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туган. Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Аннары Казан дәүләт медицина университетының 1нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага кергән.

Марсель Миңнуллин Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге табиб-хирургыннан клиника баш табибының беренче урынбасарына кадәр һөнәри юл үтте. Аның төп эш урыны абдоминаль хирургия бүлеге булган.

  • Искәртик, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 29 гыйнварда вафат булды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев