Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Тарих эзләре буйлап яки Свияжскига сәяхәт

26 май көнне без,Чаллы журналистлары, тарихи-архитектура һәйкәле - Свияжск шәһәр-утравына сәяхәт кылдык. Шәһәр хакимияте безгә Татарстан Матбугаты көне уңаеннан шундый бүләк ясады.

Свияжск шәһәрчеге Зөя елгасы тамагының иң матур урынында, биек калкулыкта урнашкан. Биредә уналтынчы гасыр уртасында ук төзелеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган тарихи корылмалар бик күп. Барысын да үз күзләребез белән күреп, үзебезне шул чорга кайткандай хис итеп, аларның матурлыгына сокланып йөрдек һәм экскурсоводлар сөйләве буенча шушы изге урын турында күп нәрсәләр белдек.

1550 елның көзендә Мәскәү дәүләте патшасы Иван Грозный 22 яшендә гаскәр җыеп, Казанны алырга килә. Икенче кат омтылып та Казан кирмәнен ала алмагач, үзенең солдатлары белән Зөя буенда урнашкан Макарьев монастыреннән ерак түгел урынга ялга туктый. Шул вакыт аның игътибарын куе урманнар белән капланган түгәрәк тау җәлеп итә. Казан ханлыгы җирләре саналган бу урынны патша яңадан һөҗүмгә әзерләнү өчен менә дигән плацдарм дип таба һәм анда форпост төзергә карар кыла. Ул чорда төзелеш өчен таш күбрәк кулланылса да, тизрәк булсын дип, крепостьне агачтан салырга булалар.Углич шәһәре янында бар көченә әзерлек эшләре башлана. Ә төзелеш яныннан узучы юллар зур сак астына алына, чөнки бу төзелеш зур сер итеп саклана.

Хәтта бүген дә әлеге төзелешнең ни дәрәжәдә зур булганлыгын күзаллавы кыен - меңләгән агачны кисеп, эшкәртергә, стенаналар, йортлар, чиркәү-монастырьләрнең һәр бүрәнәсен тамгалап, күтәрергә һәм кабат сүтәргә... Җитмәсә, төзелеш өчен бик кыска срок куела. Бу киң колачлы эшне угличлылар үзләре генә башкарып чыга алмас иде, билгеле. Шуңа Иван Грозный Указы белән аларга ярдәмгә Ростов, Ярославль, Кострома һәм Переславль осталарын да чакыралар.

1551 елның 24 маенда булачак шәһәр-крепость махсус әзерләнгән баржа-корабльләргә, салларга төялеп, Идел буйлап Зөя утравына озатыла. Зур гаскәр һәм семьясы белән меңләгән төзүчеләр дә су буйлап агучы шәһәрчеккә иярәләр. Килеп җиткәннән соң, түгәрәк тауда, дружина ярдәме белән, могжиза-шәһәрчек үсеп чыга. (Төзелештә барлыгы 75 мең кеше катнаша.) Аның калку өлеше җиде капка, унбер башня белән ныгытылган крепость стенасы белән әйләндереп алына. Крепость эчендә духовенство, хәрбиләр һәм укчылар яшәгән. Ә стена буена аларның ашау-эчү, юындыру-киендерү ягын кайгыртучы купецлар, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләрдән торган посад кешеләре урнаша.

Свияжскта өч ирләр, бер хатын-кызлар монастыре булган. Бүгенге көндә аларның икесе сакланып калган. Болар - Иоанно-Предтеченский хатын-кызлар һәм Успенский ирләр монастырьләре.

Иоанно-Предтеченский хатын-кызлар монастыреның иң борынгы корылмасы - 1551 елның 17 мае - Тройсын христиан бәйрәме көнне кайтартылып, бер көн эчендә җыелган Троицкий собор чиркәве. Исеме дә шуннан алынган. Ул бөтен Урта һәм Түбән Идел буендагы иң беренче монастырьнең беренче храмы. Шуңа да аны зур хөрмәт белән - собор, дип атаганнар. Явыз Иван үзе һәм аның гаскәре, Казанга соңгы походка кузгалыр алдыннан, биредәге келәүдә катнашкан, диләр.

Чиркәү агач бүрәнәләрдән, бер кадак та сукмыйча, бары тик балта белән чабып кына эшләнгән. Аның 70 проценты бүгенге көнгә ничек бар шул көе сакланган. Бу чиркәүдә службадан тыш, патша Указын тантаналы итеп укып, халыкка җиткерү дә, үлеләрне искә алу йолалары да үткәрелгән. Аның эченә аяк басуга, борыннарны ярып кергән шул чор һавасының исеннән үзеңне шул заманга кайткандай хис итәсең. Менә, борынгы прихожаннар килеп керерләр дә, служба башланганын көтеп, стена буена беркетелгән озын лавкага тезелешеп утырырлар кебек тоела.

Биредә зур кыйммәткә ия бик күп иконалар булган. Тик алар, кызганычка каршы, сакланып калмаган: күбесен урлап чыкканнар, калганнарын сугыш вакытында алып чыгып яндырып, юк иткәннәр. Шулай да чиркәүнең иконостасыннан булган бәйрәм чины иконасы исән. Ул Казанда Сынлы сәнгать музеенда саклана.

1906 елда кызыл кирпечтән салынган "Всех Скорбящих Радость" Изге Алла Анасы соборы утрауда иң яңасы. Ул Совет власте елларында ашлык саклагыч ролен дә үтәгән. Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, соборның эченә кереп булмады. Шулай да экскурсовод сөйләгәннәрдән, аның уникаль акустикага ия булуын, чиркәү хоры күтәрелә торган бормалы баскычның искиткеч матур икәнлеген күз алдыбызга китердек.

Свияжск үз тарихында вакыйгаларны күп күргән.Үткән гасырның 30-50нче елларында монастырь территориясендә урнашкан колониядә сәяси репрессия корбаннары хөкем карарын көтеп ятканнар, меңләгән кешеләр юк ителгән.

Тарихын белмәгән халыкның - киләчәге юк, диләр. Бу чыннан да шулай. Чөнки һәркем, нинди милләттән булуына карамастан, үзенең үткәнен белергә тиеш. Бу сәяхәт вакытында менә шушы үткәннәребезне барладык. Уналтынчы гасырда яшәгән халыкның ничек көн иткәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен үз күзләребез белән күрә алдык. Мөгаен, күпләребез, төзекләндерү эшләре беткәннән соң, кабат тарихи-мәдәни, туристлык үзәгенә әйләнәчәк шушы тыюлыкка сәфәр кылырга иде, дигән теләктә калгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Тарих эзләре буйлап яки Свияжскига сәяхәт

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тарих сәяхәт журналистлар журналисты Свияжск сәфәр