Туганайлар

Сәвәләй мәктәбе яңара

Мәгариф системасындагы САНПИН таләпләре буенча, авыл мәктәпләрендәге укыту-тәрбия шартлары шәһәрдәгедән ким булырга тиеш түгел. Күп җирләрдә шуның өстендә ныклап эшлиләр инде. Мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасы бар. Әлеге программага эләгә алсаң, мәктәп бинасының тышкы күренеше, җылытылуы, түбәсе, фасадлары турында алдагы 30-40 ел буена кайгырмыйча яшәргә була. Иң элек,...

2011 елның август аеннан Сәвәләй мәктәбенә директор итеп Марат Мирзаһитович Асылхуҗин билгеләнә (Аның Аксар авылында яшәгән легендар әбисе - Социалистик Хезмәт Герое - Хөснетдинова Мария Николаевна турында "Туганайлар"да язганыбыз да бар). Бохарай, Зәй мәктәпләрендә укыткан, Поручиково авылында директор булып эшләгән яшь белгеч, Сәвәләйгә билгеләнү белән, җиң сызганып эшкә керешә. Укыту-тәрбия процессыннан тыш, мәктәптә бүген үк хәл итүне сорый торган хуҗалык проблемалары өелгән була. Ике катлы зур бинаның икенче этажында кышын укучылар да, укытучылар да пәлтәдән утыра. Явым-төшем вакытларында техничкалар йөгерешеп, түшәмнән аккан суны җыялар, идәнгә чиләк-ләгәннәр тезәләр. Мәктәпкә керә торган ишекне ачып-ябу, балаларга түгел, олы кешеләргә дә авыр бирелә. Мәктәп бинасы 1976 елда салынган. Төп проектта санузел, туалетлар эчтә булырга тиеш булса да, тора-бара, урамга күчкән. Санаганнар - җыелган проблемаларның бер өлеше генә... Менә шушындый шартларда эшли башлый яңа директор. Үз көчләре җиткәннәрен ел барышында хәл итәләр. Санузел системасын рәтлиләр. Урыны-урыны белән җылылык батареяларын алмаштыралар. Тик боларны эшләп кенә төп проблемадан котылып булмый. Директор үзе Зәй администрациясе юлыннан кайтып керми - бөтен җиргә чаң суга. Шулай йөри торгач, теләгенә ирешә - ремонтка дип, Республика бюджетыннан дүрт миллион ярым сум акча бүлеп бирелә. Бу акчалар түбәне җылытып, яңадан ябу, җылылык трубаларын тулысынча алмаштыру, ишекләр кую, тамбурны үзгәртү өчен тотыласы. Ремонт эшләрен башкарып чыгарга Әлмәт шәһәренең ООО "Юлдаш" оешмасы алынган. Алар моңарчы Якты Күл авылындагы балалар бакчасына, мәктәп бинасына ремонт ясаганнар инде. Заказчик аларның эшеннән канәгать калган.


Мондагы ремонтны 20 майдан башлаганнар. Укыту процессына комачаулык китерми торганнарын беренче чиратта эшләгәннәр. Бүгенге көндә ишекләр алмаштырылган, түбәне ябып бетереп киләләр. Җылылык трубаларының искеләре алынган, яңаларын беркетеп яталар. Марат Мирзаһитович подрядчикның эшеннән канәгать. Шулай да иң олы рәхмәтне әти-әниләргә җиткерергә тели ул. Ремонт башланган көннән башлап, булышырга йөриләр.
Капиталь ремонт эшләреннән тыш, әле мәктәпне приемкага әзерлисе бар. Һәр кабинетны юу, буяу кебек эшләрне укытучылар, әти-әниләр көче белән башкарып чыгарга уйлыйлар. Директор итеп билгеләнүнең беренче елында ук шушы кадәр мәшәкать алдында калган Марат Мирзаһитовичны кызганып куйдык. Бу турыда үзенә белдергәч, ул: "Болар куркыта торган эшләр түгел. Мәктәбебез яңара, киләчәгебез ныгый. Мондый күңелле мәшәкатьләргә чын күңелдән сөенәм. 20 июльгә ремонт эшләрен тулысынча бетерергә планлаштырабыз", - диде.
Бүгенге көндә монда 108 бала укый. Беренчегә быел алты, киләсе елга ундүрт бала керергә тора. Бу - Сәвәләй авылының киләчәге өметле, ышанычлы икәнен күрсәтә. Моңа ничек сөенмисең ди?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: