СУ БУЕНДА БАЛЫКЧЫ
Мишә, Идел, Кама елгалары кушылган җирдә әкияттәгедәй матур бер ярымутрау бар. Анда Ташкирмән авылы урнашкан. Мондагы халык борын-борыннан аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнә. Бу якның үз халкына караганда, хәзер инде "килгәннәр" күбрәк. Броня нигезле ике-өч катлы дача йортларының хуҗаларына дус-кардәшләре җыелганда, бу якларның урман-сулары дер калтырап тора, диләр. Җирле халык...
Алма бакчасыннан - балыкка
Балыкчылык бу якта - иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Лаеш балыкчылары гомер-гомергә алдынгылар рәтендә булган. Бүгенге көндә Лаеш балыкчылыгын Ташкирмән егете "Россия Федерациясенең актаулы балыкчысы", Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек промышленносте хезмәткәре" Петр Михайлович Кузнецов җитәкли. Аның эш бүлмәсендә уникаль фотография эленеп то-ра. Җәтмәгә эләккән өч метрлы балык янында фотосурәткә төшүчеләр - Лаеш балык артиле эшчеләре. 1911 елларда ясалган әлеге фотода Петр Кузнецовның Абрый бабасы да бар. Өч метрлы балыклар эләгү - ул заман балыкчылары өчен әллә ни искитәрлек хәл түгел (хәзер генә ул андый балыклар бөтенләй калмаган), ә менә иң кирәкле чакта фотографның килеп чыгуы - бусы инде куанычлы хәл була.
Лаеш ягы - балыкчылар ягы булса да, Петр Михайлович бу эшкә урау юллар аша килә. Үсмер чакта ук агроном булу турында уйлана ул. Кыр-басуларда иген үстерүгә караганда, җиләк-җимеш бакчасы утыртып, шунда эшлисе килә Петрның. Казан авыл хуҗалыгы институтын бетереп, үз авылына кайткач, теләгенә ирешә: Ташкирмән белән Атабай авылы аралыгында 50 гектарлы алма бакчасы үсеп чыга. Ә инде андагы алмаларның тәмлелеге, төрлелеге турында ишетеп, Республиканың төрле почмакларыннан Таш-кирмәнгә сатып алучылар агыла. Тора-бара, Лаеш ягының горурлыгына әйләнә ул бакча. Алмагачларны өшетерлек салкын кышларның берсендә, суыктан коткарып калырга теләп, агачларын кочаклап-кочаклап йөрде ул, дип сөйли авыл кешеләре Петр турында. Өшегәннәре урынына яңаларын утыртып, алма бакчасын кабаттан аякка бастыралар.
Көннәрдән бер көнне Кузнецовлар гаиләсенә авыр кайгы килә. Петрның Лаеш балык заводын җитәкләүче бертуган дәдәсе кисәк кенә үлеп китә. Беркайдан ярдәм көтмичә, дәдәсе оештырып җибәргән балык заводы хуҗасыз кала. Балыкчылык өлкәсендә конкуренция көчле, санаулы көннәр эчендә предприятие юкка чыгарга мөмкин. Абрый бабасы башлаган, дәдәсе тамырдан үзгәрткән балыкчылык эшен җитәкләүне Петр Михайлович үз өстенә ала. Моңарчы алма бакчасында эшләгән кешеләрнең күпчелеге балыкчылыкка күчә. Аның өчен бөтенләй ят булган өлкәне җитәкләү авыр булачагын чамалый ул. Тик бу - авырлыкның бер ягы гына әле. Заманалар үзгәргән, кеше балыкчылыкка профессия итеп карамый башлаган вакыт була ул. Үзләренә, семьяларына кирәкле балыкны болай да тоталар, урлап тотканны сатып та була - нигә балык хуҗалыгында законлы итеп эшләп ятарга? Шулай уйлый күпләр. Телисең - Мишәгә керәсең, теләмисең - үз каралтыңда эшлисең... Берәү бер сүз әйтми, отчет бирәсе дә юк. Жир комбинатына вахта йөреп тора, анда балык исе дә килми, юешләнеп кайтып, буылып ютәлләп тә ятмыйсың...
Балыкчылыкта эшләү-нең дә отышлы яклары булуына кешеләрне ышандырырга, психологияләрен үзгәртергә күпме көче киткәндер, моны инде берәү дә белми. Ә менә бүгенге көндә Петр Михайловичның кулы астында эшләүчеләрнең матур коллектив булып оешуларын бары да күреп тора. Лаеш балык заводының продукциясен Мәскәү, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Башкортстан республикасы шәһәрләреннән килеп алалар. Алар ыслаган балыкны бер авыз итеп караган кеше инде башка урыннан алмый - кабаттан Лаешныкын эзли.
Лаеш балык заводы директоры Петр Кузнецов
Балык әртиле
Кузнецовның балыкчылык хуҗалыгы ике өлештән - балык тоту участокларыннан (Шуран, Лаеш, Атабай, Камский, Ташкирмән участоклары) һәм балык эшкәртү заводыннан (Лаеш) тора. Артельдә - йөздән артык кеше. Һәр участоктан егермедән артык балыкчы, катерга, көймәләргә утырып, көн дә "диңгез"гә чыгып китә (бу яктагы суларны халык диңгез дип атый). Кайчандыр, бер кергәндә, көймә тулы балык эләксә, хәзер инде табыш - берничә кило белән генә чикләнә. Чөгә, шомба кебек балык-лар хәзер бөтенләй юкка чыккан. Су киткән еллар балык өчен бөтенләй куркыныч - чәчелгән уылдык-лар, яр кырыенда сусыз урында калып, бөтенләй әрәм була. Соңгы елларда суның күзгә күренеп кимүе күзәтелә. Моның өстенә, браконьерлар китергән зыянны да чутласаң, елга-күлләрдә күпме балык калуын чамалап була. Ташкирмәннән берәү, башка җиргә йөреп эшләргә җайлары булмаганнар бүген балыкта эшли, дигән иде. Балыкчыларны күреп, үзләре белән сөйләшкәч, бу сүзләрнең чынлыкка туры килмәвен аңладык. Хезмәтләрен чын йөрәктән яратучылар, елгадан башка яши алмаучылар эшли монда. Балыкчыларны иртән озатып, исән-имин кайтуларын көтеп, аларга ашарга әзерләп торучы хатыннар - Дуся, Лиза, Любалар да - үз эшләрен яраталар. Әзрәк буш вакытлары калса, җәтмә үрәләр. Аена йөз метрлы 20-25 данә җәтмә үрергә өлгерәләр. Идарә урнашкан бина тирәсендә берсеннән берсе матур гөлләр үстерү, килгән кунакларны, туристларны ашату да - алар өстендә. Хезмәт хаклары - 4-5 мең...
Пай җирләрен бирмәгәннәр
Балыкчылык хуҗалыгы көче белән 92 нче елларда авыл эченә биш чакрым озынлыкта юл салынган, чиркәү бинасы рәтләнгән (дөрес, яңа спонсор табылып, хәзер инде чиркәүне заманча итеп ремонтлаганнар), су кертелгән. Авылны, хуҗалыкларны саклауга балыкчылар керт-кән өлеш зур булса да, пай җирләрен бүлгәндә, бу кешеләрне исәпкә кертергә "онытканнар" - өлешсез калдырганнар.
Моңа карап, авыл-дашларына ачу сакламый алар. Әзергә-бәзерне дә көтеп утырмыйлар. Петр Михайловичның башында яңа уй туу була - күтәреп алалар да тормышка ашырып та куялар. Шулай итеп, балыкчылык хуҗалыгы янәшәсендә каз үстерү хезмәте барлыкка килә. Элек хуҗалыкта атлар тотылган. Кышын чана, җәен арба җигеп, йөк ташыганнар. Хәзер инде аларны снегоходлар, машиналар алмаштырган, атларның кирәге калмаган. Шулай булса да, бөтенләй бетерергә Петр Михайловичның йөрәге җитмәгән - 25ләп баш ат әле дә утрауда йөри. Телисең - чабышкы итәсең, телисең - җигеп кайтасың. Ат тиресеннән дә шактый акча ясыйлар. Менә шулай "артык мәшәкатьләр" дә өстәлеп тора. Бу эшләрдән килгән керем җитәкчегә генә түгел, бөтен артельгә дә файда китерә. Әле соңгы вакытта монда туристлар өчен кунак өйләре дә төзи башлаганнар. Өр-яңа шөгыль туарга тора. Кайберәүләр Петр Михайловичны жәлләп, кайберәүләр турыдан-туры гаепләп:
- Җитмәгәнме инде аңа шул балыклары. Һаман саен күбрәккә тотына, - диләр. Үзе белән сөйләшкәч шуны аңладык: әйе, аңа тоткан балыгы да, Лаештагы заводын җитәкләү дә җитәр иде. Әле бит авыл, аның кешеләре дә бар. Каядыр еракка барып эшләп кайту - бу дөрес яшәү рәвеше түгел. Авыл кешесе җиреннән, хайваныннан аерылырга тиеш түгел, дип саный ул. Җир эшкәртмәсә, мал асрамаса, ул инде - ни шәһәрнеке, ни авылныкы булмый. Бу эшләр өчен балыкчыларның вакытлары җитәрлек. Хәтта кирәгеннән дә артык. 15 апрель - 15 июнь аралыгында балык тотарга ярамый - уылдык чәчү вакыты. Боз каплаган, боз киткән вакытта да тотып булмый. Артык кызу көннәрдә балыкка чыгуның мәгънәсе юк - барыбер эләкми. Шулай итеп, 12 айның алтысында гына ныклап эшли алалар.
Авыл җиренә теш врачы кирәкми
Балыкчылар җитәк-чесенең үз гаиләсе турында да бер-ике сүз әйтеп китик. Петр Михайловичның хатыны Валентина Григорьевна - Ташкирмән кызы. Медицина институтына кереп, теш врачы белгечлегенә укыганда, ул инде яңадан авылга кайтып яшәргә туры килер дип уйламый. Ул чакта теш врачлары күп түгел, шәһәрләргә дә чүпләп кенә торалар. Авылда теш врачы нишләсен? Тик яраткан егете үз сүзендә нык тора: "Мин авылдан башка урында яши алмыйм, Ташкирмәнгә кайтабыз. Үзем менә дигән теш дәвалау кабинеты салып бирәм," - ди. Һәм сүзен үти: кабинет та салдыра, авылга таш юл да җәйдерә. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә мәктәпне алтын медальгә, финансовый институтны кызыл дипломга бетереп, Казанда яшиләр. Аларның сайлаган юллары әти-әниләренекеннән аерыла. Оптимизация законнары чыккач, әниләренең теш дәвалау кабинеты ябылуын, кулында менә дигән һөнәре булып та, эшсез калуын алар авыр кичерәләр. Кайсыдыр минутта, бәлки, әтиләрен дә гаепләп куйганнардыр. Тик Валентина белән Петр Кузнецовларның язмышыбызны дөрес сайладыкмы-юкмы дигән сорауны үз-үзләренә дә, бер-берләренә дә биреп караганнары юк. Мәгънәсез сорау дип саныйлар. Шушы җирдә туып, гомер буе шушы җиргә хезмәт ит тә, провокацион сорауга бирел, имеш. "Без монда кирәгрәк!" - менә шундый аларның җаваплары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев