Стамбул: яшә, ярат, шөкер ит һәм хыяллан!
15 миллионнан артык халкы булган, Европа белән Азия чигендә урнашып, уникаль мәдәни һәм тарихи мирасы белән дөньяның иң мавыктыргыч шәһәрләреннән берсенә әверелгән Стамбулда 7 көн сәяхәт итү бәхетенә ирештем.
Бу сәяхәтем турында мәкалә язуымны сорагач, телефоныма төшерелгән чутсыз фото һәм видеоларны тагын бер тапкыр карап, янәдән уйлар һәм истәлекләр диңгезенә чумдым. Бар хозурлыкны һәм кичергән хисләрне сүзләр белән аңлатып һәм газета битенә генә сыйдырып булмаса да, укучыларга Стамбулны үзем күргәннәр, анда кичергән хисләрем аша тәкъдим итәм. Стамбул – төсләр, исләр һәм тәмнәр шәһәре. Аны күрә, тыңлый һәм тоя белергә кирәк.
Өч бөек империя башкаласы
Үз тарихында Рим, Византия һәм Госман империяләренең башкаласы булган бу шәһәр, үткәннәрнең мирасын саклап, кызу темплар белән киләчәген төзи. 1930 елга кадәр Константинополь исемен йөрткән мәһабәт Стамбул бүген – Төркиянең иң зур шәһәре, төп порты, финанс үзәге; дөньяның туристлар иң күп йөри торган шәһәрләре бишлегендә. Ул Мәрмәр һәм Кара диңгез сулары очрашкан җирдә, Босфор бугазы ярларында урнашкан. Босфор шәһәрне Европа һәм Азия өлешләренә бүлә, алар тоннельләр һәм күперләр белән тоташтырылган. Әлеге ике культураның бергә катнашуы бүгенге көндә дә шәһәрнең йөзен билгели, аңа кабатланмас колорит, атмосфера бирә.
Коронавирус кубызына биибез
Пандемия вакытында Төркиягә очу өчен безгә махсус кагыйдәләрне үтәргә туры килде. Самолетка утырганчы ук, ковидка тест биреп, аның тискәре булуын раслаган справка алдык. Стамбул урамнарында маска киеп йөрү мәҗбүри икәнен белеп барсак та, бөтен кешенең бу кагыйдәне үтәвен күреп, гаҗәпләндек. Концерт-театрлар һәм башка ял итү урыннары ябык, кафе-рестораннарда ашап утырырга ярамый, заказ гына биреп була. Дөрес, кайтырга бер көн кала, кафеларга әкренләп эшләргә рөхсәт бирелде. Пятница кичке 9дан понедельник иртәнге 5кә кадәр – карантин: халык өйдә утыра. Бу көннәрдә эшләүчеләр генә махсус пропуск белән урамга чыга ала. Полиция хезмәткәрләре (ялларда урамда аларның саны күбәйде) машиналарны да, җәяүлеләрне дә туктатып тикшерәләр.
Карантин туристларга кагылмый, без иркенләп шәһәрне күзәттек. Шулай да, берничә тапкыр безнең дә документларны сорадылар. Боларны үзебездәге хәлләр белән чагыштырып, Россия халкының ваемсызлыгымы, әллә инде һәрнәрсәгә дә ышанычын югалтканмы дигән борчулы сорауларга җавап эзли башладым...
Шулай ук, туристларга Стамбулда җәмәгать транспортына һәм сәүдә үзәкләренә керү өчен hes-код кирәк (сәламәт булуыңны күрсәткән 10 санлы кодны алу пандемия чорында бераз четереклерәк). Әлеге кодны без кирәксенмәдек, җәяүләп көнгә уртача 20 меңләп адым ясап, Стамбулны өйрәндек. Хәзер ул кодны Россиядә үк онлайн-анкета тутырып алырга була. Стамбулдан кайтуга ук кабат ковидка тест бирү дә мәҗбүри.
Җиде калкулык өстендә
Стамбул минем өчен мәйданы 1,3 миллион квадрат метр булган (әле һаман да төзелеш бара) дөньядагы иң зур халыкара аэропортыннан башланды. Самолет җиргә төшеп утыргач, инде 12 чит илдә һәм алардагы 48 шәһәрдә сәяхәт иткән юлдашым – сеңлем Алиса белән бер-беребезгә карап, алда үзебезне көткән маҗараларны уйлап сөенештек.
Иң беренче итеп, Галата башнясы (бу күренекле биналарның һәм урыннарның тарихын җентекләп язмыйм, интернеттан да укырга була) тирәсенә чыктык.
Галата башнясы
Стамбул җиде зур калкулык өстендә урнашкан. Алар өстендә әле тагын әллә ничә калкулык. Бер урамга күтәреләбез, икенчесеннән төшәбез. Чуты булмаган баскычлар, 100әр метр озынлыктагылары да бар. Алар я төрле төскә буялган, я берәр стиль белән бизәлгән.
Стамбулның Европа өлешендәге бу тар гына урамнардан кешеләр дә, машиналар да бергә йөри. Мотоцикл, мопедларны санап бетерерлек түгел. Гөжләп торган урамнардан ничек йөри алалар да, туктап, бер-берсен уздыралар?! Стамбул машиналарының гудок тавышлары да башкача икән: кыска (“пип” дип кенә) һәм, тирә-як таштан булгангадыр, яңгырап чыгып, үзгә бер ритм өсти. Бездәге кебек, берәр минут төймәгә басып, әче итеп кычкыртып тору түгел инде. Зуррак юлларда, билгеле, светофорлар бар. Ләкин, светофорда кызыл ут янса да, машиналар күренмәсә, җәяүлеләр үз юлларын дәвам итә. Бездә штрафтан башлары чыкмас иде. Тәртипсез йөриләр. Бәлки шуңадыр, ә бәлки, урамнар таулы булгангадыр, рульдәге хатын-кызлар очрамады диярлек.
Шәһәрнең иң популяр Истикляль урамында исе борынны кытыклап кергән кызган каштаннарны авыз иттек. Стамбулның визит карточкасы булган, махсус шунда килеп туктый торган “Таксим” кызыл ретро трамвае янында фотога төшеп тә мәш килдек.
Тыгыз урнашкан биналар арасыннан төшкән кояш нурларында иркәләнеп ятучы песиләрне күзли-күзли, су буена юнәлдек. Мәчеләр белән этләргә аерым мөнәсәбәт, биредә алар бик күп. Һәр ишек, кибет, йорт тирәсендә алар өчен су һәм ризык тора. Бик күп җирдә махсус оялар да ясалган. Оялары булмаса, җирдә кечкенә генә мендәрчекләр ята. Шулар өстенә утырып, песиләр дөнья күзәтә. Мондагы этләр дә миңа, бездәгегә караганда, тынычрак, бәхетлерәк кебек тоелды.
Ә су буенда – балыкчылар, кемдер музыка уйный, кемдер акчарлаклар ашата, кемдер бер ярдан икенчесенә (остановкалар буенча) күченү өчен җәмәгать транспорты булган теплоход-катерларны күзли... Салкынча һава, су һәм балык исе аңкый. Балык Стамбулда да балык. Шунда ук тоталар да, әзерләп тә ашаталар. Стамбулга барсагыз, "балык-икмәк" (ипиле балык) ашамыйча кайтмагыз!
Кичен отельга кайтып, күпмедер вакыт үткәннән соң да әле киемнәрдән Стамбул исе килә иде. Кызган каштаннар, бераз кетердәп торган ит, пешкән кофе, диңгез һәм җиңелчә генә төтен исе... Бу минутларны исемдә калдырырлык итеп, тирән суладым...
Бөек Константинополь мирасы
Стамбулдагы беренче иртәм азан тавышыннан башланды. Сәгать 6лар тирәсе. Әле караңгы. Урамнан азан тавышы керә. Стамбулда 3 меңнән артык мәчет бар, диләр. Аларның барысыннан да бер үк вакытта намазга чакырып азан әйтелүе – үзе бер аңлатып булмаслык атмосфера.
Стамбулның 536 елда төзелгән иң танылган һәм данлыклы Изге София (Айя-София) соборын да күрдек. Госман империясе Константинопольне яулап алганнан соң, бу христиан соборы мәчеткә әйләндерелгән. Византия сәнгатенең искиткеч шедевры 1930 еллардан башлап музей булып торган. Күптән түгел әлеге собор халыкны яңадан намазга җыя башлаган. Ишек өстендә – Христосның, куполларда архангеллар Михаил белән Гавриил һәм Богородицаның рәсеме урнаштырылган әлеге бинада намаз укылуы гаҗәеп күренеш. Ә сез ничек уйлыйсыз: христиан соборын мәчет итү дөресме икән, ә бәлки, музей итеп тотарга кирәк булгандыр?..
Айя София соборы
Юлыбызны “Великолепный век” сериалы буенча барыгызга да таныш булган Сөләйман солтан белән аның хатыны Хюррем эзләреннән дәвам итәбез. 1550-1557 елларда солтан төзеткән Сулеймание мәчетенең мәйданы – 70 мең квадрат метр, куполының биеклеге – 50 метр. Шул ук территориядә Сөләйман белән Хюрремның каберлекләре дә урнашкан. Сулейманиедән Босфор күперенә һәм Стамбулга искиткеч матур күренеш ачыла.
Күргән мәчет-чиркәүләрнең барысын да язып тормый. Алар барысы да гаҗәеп матур һәм гасырларны сыйдырган бай тарихлы.
Эстетикага бай дөньяви шәһәр
Стамбул бик колоритлы. Коңгырт кызыл түбәле кечкенә йортлардан бераз читтәрәк заманча, биек биналар күренә. Биредә борынгылык һәм заманчалык – бер-берсен тулыландыра.
Стамбулның элек еврейлар яшәгән Балат районында да булдык. Бик үк чиста, төзек булмаса да, туристларны үзенә генә хас шармы белән җәлеп итә ул. Һәрбер балконда һәм урамнарда Төркия флагы эленеп тора. Беренче президентлары Ататюркның сурәтләре дә бик күп. Гомумән, мондый күренеш бөтен Стамбулда күзәтелә. Чын патриотлар, дип нәтиҗә ясадым.
Ягымлы песиләре, чуты булмаган кафелары, урам уртасында кофе пешереп утыручы бабайлары, “мине ачып кер” дип торган ишекләре, өстәлләргә тезеп салган җиләк-җимешләрнең төсләре, исләре белән дә Стамбулны эстетик шәһәр дип атарга була. Ишекләр, чыннан да, үзләренә нык җәлеп итәләр: алар төрле төскә буялган, ретро җиһазлар һәм кулдан ясалган лампалар белән бизәлгән, ишек төбендә генә кечкенә урындыклар да әзерләп куелган. Халкы бераз шаулырак булса да, кунакчыл, ачык йөзле. Кафе хуҗасы ишек төбенә ук чыгып, меню тәкъдим итә, үзенә чакырып тора. Биредә ач калуың һич тә мөмкин түгел. Паркларда җиргә утырып, яки атлап барган килеш тамак ялгаулары – үзенчәлекле менталитетларыдыр.
Һәр ишек үзенә чакырып тора, песиләре белән каршы ала
Һәркемне кызыксындыра торган бәяләр турында да язып китәм. Бер көндә генә урап чыгып булмый торган Египет, Гранд базарларындагы бәяләр “тешли”. Гомумән алганда, кием-салым – очсыз, күзгә чалынган башка нәрсәләрдә алай зур аерма күрмәдем. Бензинның бер литры безнең акча белән 66 сумга төшә.
Стамбулның эшмәкәрлек һәм финанс үзәген дә күрдек. Биредә күккә ашкан биек биналар, заманча сәүдә һәм офис үзәкләре урнашкан. Шуларның берсендә үзем яратып карый торган заманча төрек сериалын төшерү процессын һәм дөньяга танылган актерлар уенын да күзәттек. Төркиядә киноларның серияләрен атна дәвамында төшерәләр һәм халыкка күрсәтә баралар. Киноны халык яратып кабул итсә, съёмкалар дәвам итә, киресенчә булса, туктатыла. Шулай итеп, бер дә уйламаганда-көтмәгәндә, тагын бер хыялым тормышка ашты.
Босфор аша салынган асылма күперләрдән чыгып, Стамбулның Азия ягында урнашкан, төрле төсләргә буялган агач йортлардан торган Кузгунчук районында да күңелле вакыйгаларга юлыктык. Популяр төрек булочкасы симит ашый-ашый барганда, үзебез дә белмичә, алда телгә алынган сериалның сәхнәләре төшерелә торган чәчәкләр бакчасына юлыктык. Биредә эшләүче хатынның бабасы яклап нәселе Башкортстан якларына барып тоташа икән. Бераз сөйләшеп торганнан соң, хуҗалар безгә ике матур гөл бүләк иттеләр. Стамбул истәлеге буларак, хәзер бу гөлләр тәрәз төпләрен бизи.
Босфор бугазы аша салынган Босфор күпере
Бебек – Стамбулның иң кыйбатлы районнарыннан берсе. Биредә популяр ял итү урыны булган яр буенда, акчарлаклар белән бергә очына-очына, фотога төштек. Бебек бухтасы күпсанлы яхталар һәм кораблар өчен пристань да булып тора. Барсагыз, күрми кайтмагыз!
Чок гюзель – безнеңчә, бик матур
Стамбулда март башы бездәге май башы шикелле икән. Тәрәз төпләрендә дә, урамнардагы клумбаларда да чәчәкләр. Туган көнем дә чәчәкләр арасында узды. Гүзәл магнолия агачы, әйтерсең, без килгәнне көткәндәй, шау чәчәктә утыра. Заманында Госман империясе солтаннарының резиденцияләре булган Ыхламур Касры һәм Долмабахче сарайларын, алардагы архитектураны күреп тә чиксез илһамландык. Барысы да чок гюзель!
Ыхламур Касры сарае
Долмабахче сарае территориясендәге шау чәчәктә утыручы магнолия агачы
“Төрек телен аңладыңмы, ничек аралаштың”, – дип сорый танышдарым. Безнең татар теле төрки телләр семьялыгына керә бит. Бик тырышсаң, сүзләрне аңларга була. Колакка ягымлы, әйтелеше безгә якын. Уртак сүзләр дә бик күп.
Стамбулга җыенганда күңелдә курку хисе бар иде. Бигрәк тә, салкыннан. Су янында урнашкан Стамбулда салкын булса, сәяхәтебез сәяхәт булмас, дип борчылдым. Юкка булган. Стамбул безне 10-15 градус җылылык белән каршы алды. Аннан кайткандагы якты хисләр әле бүген дә җанны җылытып тора.
Стамбул, мин синдә уздырган көннәремне онытмам, син үзең дә мине, төрекләр әйтмешли, гүзәл хәтерлә!
Стамбулда үзем кичергән хисләрне һәр барчагызга да теләп, Юлия ГУБИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев