Туганайлар

Солдатлар бакчада тәрбияләнә

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнен Тукай районы Мәләкәс авылы балалар бакчасында быел үзенчәлекле итеп үткәрделәр. Бәйрәмгә бакчага йөрүче балаларның әтиләре, бабайлары да чакырылган иде. Килгәннәренең армия сафларында булу-булмаулары белән кызыксындым. Бабайларның барысы да диярлек хезмәт иткән. Ә менә әтиләрнең икесе генә солдат хезмәтен узган булып чыкты. Аның каравы, төркемнәргә...

Ир-егетләрнең башы нәрсә белән тулы?


Балалар бакчасы җитәкчесе Алевтина Кадыйрова, бәйрәмне башлар алдыннан, соң-гы вакытта балалар югалу белән бәйле булган фаҗигаләргә тукталды. Балалар тормышы иминлеген саклау өчен, барлык куркынычсызлык чараларын булдырырга чакырды.
Чыннан да, 20-30 яшьлек азгын ир-ат-ларның бер гөнаһсыз балаларга ябышулары, ботарлап-көчләп, юл буйларында ыргытып калдырулары, күп-медер дәрәҗәдә, ир-егетләрнең үзләренең саклаучы, яклаучы икәнлекләрен онытуларына, яшәү мәгънәсен югалтуларына бәй-ледер. Семья төзүгә, тормыш алып баруга, үзләре нәрсәдер коруга сәләтсез егетләрнең башы нәрсә белән тулы була ала? Моңа төшенү кыен түгел... Ир-егетләр гафу итсеннәр, армия хезмәтенә бармаганнар барысы да шундыйдыр, дигән бәла ягарга җыенмыйм. Тик шулай да егетләрнең армия хезмәтеннән качып калулары җәмгыятебезгә кире йогынты ясый, дигән нәтиҗәне ясамый кала алмыйм.
Балалар бакчасына йөрүчеләрнең әтиләрен, бабайларын Ватанны саклаучылар көне белән котлап, алар адресына рәхмәт сүзләрен дә җиткерде җитәкче. Бакча администрациясе нәрсә сорап мөрәҗәгать итсә дә, әтиләр үз ярдәмнәреннән калдырмыйлар икән. 2013 ел әле башланып кына килә. Шулай да Мәләкәс балалары инде күп кенә конкурсларга катнашып, җиңүче дипломнары алуга ирешкәннәр. "Ритм" музыка-спорт мәктәбенә йөрүче Юрий Кузнецов бөтенроссия конкурсында катнашып, икенче дәрәҗәдәге диплом, Диана Еремеева Тукай районы мәгариф бүлеге оештырган "Ми-ни-Мисс" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, җиңүче призы, Мәликә Гатауллина фотомодель конкурсында катнашып, Чаллы балалар иҗат йортының грамотасы белән бүләкләнгән. Әтиләр конкурска балаларын әзерләүгә, транспорт табуга, юл иминлеген хәл итүгә җаваплы булганнар.


Оясында ни күрсә, очканында шул була


Бәйрәм иртәсе балаларның кызыклы шигырьләре, патриотик җырлары, күңелле биюләре белән чиратлашып барды. Кунакка чакырылган бабайларны, әтиләрне дә онытмадылар. Аларны җитезлектә, тапкырлыкта сынап карадылар. Өйләрендә яшь балалары булган әтиләрнең бала карый белү-белмәүләрен тикшерделәр. Баланы урамга алып чыгарга киендерүләрен, елаудан туктатуларын күзәттеләр. Тормыш шу-шылай бәйрәмдәгечә генә барсын иде лә ул. Алай гына булмый шул. Әнә җитәкченең чыгышыннан да кайбер әтиләрнең балалар бакчасына эчеп килүе, балаларын группага кертеп җиткермәве, аларны тәрбиячедән алып чыкканнан соң, сабыйларын урамда калдырып, үзләренең "сул"га китеп барулары турында борчулы мисаллар ишетелде. "Оясында ни күрсә, очканында шул була" ди халык мәкале. Баланың нинди булып үсүе, беренче чиратта, әти-әни тәрбиясенә карый бит. Аларның игътибары җитмәсә, "урам" тәрбияли башлый.
Ватанны саклау-чылар бәйрәменә ки-лүчеләргә карата бары тик мактау сүзләре генә әйтерлек булды. Чын әти, чын тәрбияче нинди булырга тиешлеген сүзләре белән дә, гамәлләре белән дә күрсәттеләр. Башта балалары белән бергәләп чаңгыда шудылар, аннары, кемнең әтисе җитезрәк икәнен белер өчен, аларны үзара ярыштырып карадылар. Чаңгы ярышында катнашучылар арасында Исламова Риананың әбисе - Нина Терентьева да бар иде. Әтисе башкалардан калышса, үзем чабып күрсәтәм, дип килгән, ахры. Чынында да бик шәп чаба икән, мастер-класс күр-сәтте. Ни җитте генә шуучыларны әллә кайда артта калдырды. Соңыннан әтиләр белән балалар арасында футбол ярышы барганда да, уйнаучылар арасында алтынчы дистәсен ваклаган Нина Терентьева чабып йөри иде.
Нинди бәйрәм солдат боткасыннан башка үтсен, ди? Төрле ярышларда катнашкан балаларның аппетиты чын солдатларныкыннан ким булмады. Ботка янында әле повар апалары пешергән телеңне йотарлык тәмле коймаклар да көтә иде.


Армиягә бару кирәкме?


Әңгәмәдәшем - Юрий Казанцев. Солдатта булган ике әтинең берсе ул. Улын, унсигезе тулгач, армиягә җибәрү ягындамы, җибәрмәү ягындамы икәнен белешәм.
- Мин үзем 87-89 нчы елларда Сковородино шәһәре янында Кытай чикләрен саклаучы гаскәрләрдә хезмәт иттем. Безне пограничниклар итеп, әле солдатка алынырга ике еллап вакыт калгач ук әзерли башладылар. Барам, бармыйм, дигән сорау бөтенләй башка да килмәде. Мин хезмәт иткәндә, Әфган сугышы да бара иде бит әле. Безнең белән хезмәт итүчеләрнең берничәсе, үзләре сорап, шунда киттеләр. Мин дә гариза язган идем - җибәрмәделәр, бу чикләрне кем сакларга тиеш, диделәр. Чик буенда сакта тору бик җиңел эшләрдән, димәс идем. Теге яктан бу якка кош та очып чыкмаска тиеш. Берчак шулай берничә мәктәп баласы Кытай ягына чыгып, алар торган җирләрне карап кайтырга уйлаганнар. Ярый әле үзләрен, безнекеләр күреп, ярты юлда туктатканнар. Чак кына "Международный ЧП" булмый калды. Солдат хезмәте нинди генә авыр булмасын, егет кеше аны узарга тиеш, дип саныйм. Улым әле кечкенә. Армиягә китәсе килерме-юкмы, әйтә алмыйм, тик аның әтисе буларак, вакыты җиткәч, хезмәт иттерү ягында мин. Армия егетләрдән чын ирләр ясый. Ир бала булып туып та, ир булып формалашмаган, үзенең төп функциясен - яклаучы, саклау-чы икәнен аңламаган кешеләр артык күбәйде, - ди Юрий Александрович. Бу сүзләр белән кем килешмәс?



Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим