Туганайлар

Солдатка ник баралар?

1992 елдан бирле Россиянең элеккеге президенты Борис Ельцин указы белән 15 ноябрь - Бөтенроссия призывник көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - Хәрби хезмәтнең дәүләткүләм дәрәҗәсен үстерү һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү. Традиция буларак ул көзге чакырылыш кампаниясенә туры килә. Бу көнне военкоматларда патриотик рухта булган бәйрәмчә мероприятиеләр, хәрби көчләрнең...

Бүгенге яшьләрнең хәзерге армиягә шикләнеп караулары берәүгә дә сер түгел. Сәбәбе - хәрби хезмәтнең элеккеге авторитетын югалтуында. Вузларда эленке-салынкы гына йөрүче егетләрне дә хәзер шуның белән генә куркыталар. "Укыйсың килмәсә, әнә юлың туп-туры күн итекле армиягә, анда күпкә "рәхәтрәк", янәсе. Тик, кем әйтмешли, карачкы образында булу хәрби хезмәтнең йөзен бер дә бизәми. Ни дисәң дә аның төп максаты - хәрби хәрәкәтләр, сугышлар була калса, тиз арада хәрби көчләрнең сафын арттыра алырлык резерв әзерләү.

Солдатка алынучыларны бүген өч төргә бүлеп атарга була икән. Шуларның күпчелеге - хәрби билет өчен генә килүчеләр. Чөнки шушы кызыл китапчыктан башка чит илгә юл ябык, бүгенге көндә эшкә урнашуы да, гаилә корып тыныч кына яшәве дә авыр. Алардан азга гына калышучылар - "бәйләнчек" военкомнан качып котыла алмаганнар. Бары шулардан соң гына - үзләре теләп армиягә китүчеләр. Бүгенге көндә дәүләтнең "рекрут"ларны төрле юллар белән "погонлы агай"лар карамагына тапшырырга тырышуы армия хезмәтенең "престиж"ын бер дә арттырмый кебек. Ни хәл итәсең, Ватанны саклау - һәр ир-егетнең изге бурычы, дисәк тә, аның чыннан да шулай икәнлеген армия сафларында булганнар гына ныклап торып аңлый шул.

- Армиядә булмыйча, илне сакларга әзер булуың турында бернинди сүз дә булырга мөмкин түгел, - ди Менделеев районы Сәйтәк авылы егете Денис Данилов.

Денис (сулдан өченче) солдат дуслары белән

Ул бүгенге көндә Мари Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә, артиллерия кораллы көчләрендә хезмәт итә. Әле узган көз генә үзе теләп призывник булган Денисның кайтырына бер ай чамасы гына вакыт калган. Ижевск шәһәре аграр-совхоз техникумының өченче курсында укыганда китеп бара ул. Кайту белән укуын дәвам итәргә, кулына диплом алгач, полициягә эшкә урнашырга ниятләп тора. Без аның белән "Вконтакте" социаль челтәре аша элемтәгә кердек.

- Денис, бары бер ел гына хезмәт итү азрак түгелме? Солдат бит кайсы да булса өлкәдә ел азагына гына белгеч булып өлгереп җитә торгандыр?

- Аз дип уйламыйм. Бездә өйрәнүләр киңәйтелгән программа буенча алып барыла. Бер ел эчендә дә күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин.

- Кайберәүләр, солдат бары хәрби хәзерлек буенча гына шөгыльләнергә тиеш, ә себерке, швабра тотып җыештыру, күлмәк якасы тегү кебек эшләр вакытны бушка уздыру, дип саный…

- Бу ялкаулар сүзе. Физик хезмәтнең әле беркемгә дә зыян иткәне юк.

- Армия телендә "дедовщина" дигән сүз дә бар бит әле. Бирегә килгәнче үк техника, компьютер, электроника ише нәрсәләр белән дус, ягъни һәр яктан "мобиль" булганнарга тимиләр, диләр. Бу шулаймы?

- "Дедовщина" бөтенләй юк бездә. Ә "мобиль" булуга килгәндә - анысы хак. Башы эшләгәннәрнең, билгеле, авторитеты зуррак. Армия наданнарны сөйми.

- Денис, хәрби хезмәт срогын тәмамлап килүче тәҗрибәле солдат буларак әйт әле, армиядә хезмәт итү кирәкме? Әле генә чакырылучыларга нәрсә әйтер идең?

- Армия ул - зур тормыш мәктәбе. Җаваплылыкка, хәрби дисциплинага, төгәллеккә өйрәтеп кенә калмый, һәр солдатның характерын да корычтай ныгыта. Ничек, нинди юл белән - анысы мөһим түгел. Хәрби хезмәттән куркырга кирәкми.

Чыннан да, Денисның сүзләрендә ир-егетлек, үз-үзенә ышаныч ярылып ята. Өзек-өзек аралашкан аз гына вакыт эчендә дә аның туганнар-дуслар, туган җир кадере, тормыш кыйммәте кебек төшенчәләрнең асылын аңлавын чамалавы кыен булмады. Тиздән ул да Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп, Ходайның һәр бирмеш көнендә улының исән-сау кайтуын теләүче әнисе Елизаветаның йөз аклыгы, туганнары, авылдашларының горурлыгы булып кайтып та җитәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим