Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

ШӘҺӘРНЕ ЯКТЫРТУЧЫЛАР

Моннан 10-15 ел элек күп шәһәрләребез урамнарында төнге караңгыда кармаланып йөрерлек иде. Хәер, Россиянең кайбер төбәкләрендә әле дә хәл үзгәрмәгән, урамнарның яктыртылышы 20 гасыр башындагы кебек калган, диләр. Ә менә Чаллы шәһәре турында мактанып әйтә алабыз: магистральләрдә генә түгел, квартал эчләрендә дә, тыкрыкларда да утлар гөлт итеп янып тора. Аларга...

Хәлне алырлык эссе көннәрдә дә, җелекләргә үтәрлек көчле салкыннарда да хезмәт вахтасында алар. Һәр адым, һәр секунд уяулыкны сорый - электр тогы белән эшләгәндә башкача ярамый. Авария килеп чыккан очракта, 15-20 минут эчендә өзеклекне бетереп, утка тоташтыралар. Бүгенге көндә алар карамагында 1060 километр озынлыгындагы ут линиясе, 16 мең 750 ут ноктасы исәпләнә. Шуларның 7 меңе - магистральдәге фонарьлар, торшерлар. Чаллының бер башыннан икенче башына чыкканчы күзәтсәң, бер генә янмаган фонарьны да очратмассың. Ә менә квартал эчләрендә хәл бүтәнчәрәк. "Горсвет" җитәкчесе Николай Семенович Логинов бу турыда: "Эшчеләребез ничек кенә тырышмасын, квартал эчендәге фонарьлар проблемасы калачак әле. Шәһәребез кешеләре булганның кадерен белергә, югалтуның ачысын күрергә өйрәнмичә, безнең хезмәтнең нәтиҗәсе 100 процент булмаячак. Лампаларны, фонарьларны ватып, җимереп китүчеләргә күз йомабыз, кисәтү ясамыйбыз икән, үзебезнең тормышыбызны үзебез көйсезләндерәбез, дигән сүз. Җимерелгән багана да, таш атып эштән чыккан фонарь да, борып алынган лампочка да - шәһәрдәшләребезнең кесәсеннән чыккан акчалар - бюджет акчалары. Вандализм туктатылмаса, шәһәр казнасы әнә шулай "җамаулыкка" эшләячәк", - дип, борчулары белән бүлеште.

"Шәһәр уты" предприятиесе хезмәткәрләре бюджет акчаларын мөмкин кадәр экономияләргә тырышалар. Иске лампаларны электр энергиясен ике тапкыр азрак "ашый", әмма яктырак яна торганнарына алмаштырганнар. Бу - шәһәр казнасына ун миллион сумлык экономия ясаган. Төп магистральләрдәге һавадан үтүче кабельләрне җир астына төшергәннәр. Бу эшне бетон катламын ватмыйча, газоннарга зыян китермичә, яңа төр технология белән башкарганнар.

ГИБДД хезмәткәрләре дә "Шәһәр уты" предприятиесе хезмәткәрләренең эшенә югары бәя бирәләр. Яңа төзелеп килүче "Яшьлек" проспектында әле ут чыбыклары үткәрелмәгән чакта (Бу - азмы-күпме - дүрт чакрым ара дигән сүз) ай саен диярлек юл һәлакәтләре кабатланып тора, анда җәяүлеләрне үлемгә китергән очраклар да күзәтелә. "Шәһәр уты" предприя-тиесе үз көче белән бу урынга электр линиясе үткәргәннән соң, аварияләр сирәгәя, үлем очраклары бөтенләй бетә. Бу районда җинаять эшләре кылучылар да бермә-бер кими. Чаллылыларның тормыш иминлеген саклауда "Шәһәр уты" ның өлеше зур.

Чаллы шәһәренең элеккеге башлыгы, Республиканың бүгенге премьер-министры Илдар Халиковның инициативасы белән, моннан берничә ел элек, Чаллы "Якты шәһәр" программасына кертелә. Шәһәрне Европа форматына туры китерү өчен эш башлана. Бүген шул эшнең нәтиҗәсе күренә: илебез буенча Чаллы - иң үрнәк, уңайлы һәм куркынычсыз шәһәрләрнең берсе булып танылды. Чаллылылар, республика шәһәрләре арасында беренчеләрдән булып, 80 чакрым арадагы чыбыкларны җир астыннан үткәрделәр. Якын киләчәктә квартал эчендәге чыбыкларны да җир астыннан уздыру планлаштырыла. Һавадан узучы чыбыклар алынгач, шәһәр тагын да зураеп, урамнар киңәеп киткәндәй булды. "Шәһәр уты" замана белән бергә атлый, яңа технологияләргә таяна. Шулай да, яңалык дип, һәр чыккан технологияне кулланырга ашыкмыйлар. Николай Семенович үзе бу турыда:

- Бик күп предприятиеләр безгә үз товарларын, җиһазларын тәкъдим итә. Сукырларча барып ябышмыйбыз. Безнең эштә һәр нәрсәне өйрәнергә, сынарга кирәк. Мәсәлән, яктырткычлар 50 градуслы салкынга да, 40 градуслы эссегә дә түзәргә, шартламаска тиешләр. Соңгы вакытта светодиодлы яктырткычларны мактыйлар. Аларның бәяләре бик кыйбат - 70 елдан соң гына үзкыйммәтләре каплана. Ә капланмаса? Яктылык бүлеп чыгарулары да әлләкем түгел. Яңалык, дип, шәһәр акчаларын суга салып булмый бит инде... Предприятиеләр товарларының үзкыйммәтен төшерү өстендә уйлансыннар иде, - ди.

Акча санаганны ярата. Бу законны хәзер инде һәр хуҗалыкта яхшы беләләр - утыңны сүндерергә оныттыңмы - лампа янмый, акчаң яна.

Әрәм-шәрәм итмичә, кирәгенчә генә яндырып, шәһәрнең яктылыгын, иминлеген саклауга хезмәт итә "Шәһәр уты" эшчеләре. Бу көннәрдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Авыр, куркыныч хезмәтләрендә уңышлар теләп, тормышларының үзләре яктырткан шәһәр урамнары кебек якты булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЖКХ Горсвет Логинов