Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Шөкер, Кәҗәбез "кәҗәләнмәде"

2015 ел - чираттагы Кәҗә елы булып тарихка кереп калыр. Билгеле булганча, кәҗәне үз җаен гына караучы, үз юлыннан гына йөрүче киребеткән йорт хайваны, дип бәялиләр. Тик әле аның тынычлыкны, тотрыклылыкны яратуын, хуҗасына тугрылык белән хезмәт итүен дә онытырга ярамый. Тулаем алганда, 2015 ел Кәҗәсе дә, тик торганнан кәҗәләнеп, тормышыбызга...

Ә инде кайсыбер хәлләрдә кирелеген күрсәтеп алган икән, моның өчен, бәлки, үзебез гаепледер. "Синеңчә дөрес түгел, минемчә генә дөрес", - дигән уйны, Кәҗәләргә генә түгел, кешеләргә дә тагарга яратабыз. Хәер, бүгенге язмада Кәҗә хакында түгел, ә узып баручы елда башкарылган эшләр турында сүз алып барырбыз. Нинди планнар белән кергән идек Яңа елга, аларның кайсылары үтәлде, кайсылары үтәлмәде?

Январь

24 январьда "Туым җондозы" - "Рождественская звезда" фестиваль-бәйгесенең йомгаклау концерты үтте. Ул җиденче тапкыр оештырылды. Бу юлы Гран-прига Тукай районы Мәләкәс авылыннан "Питрау" ансамбле яшь башкаручылары лаек дип табылды.

Чаллыда 23 нче тапкыр "Нардуган" бәйрәмен уздырдылар. Чаллының үз "Карендәшләре", Кукмара, Тукай, Балтач, Мамадыш якларыннан килгән керәшен ансамбльләре белән берлектә, сәхнәдә ут уйнатты.

Әлмәт районы Кәләй авылында Татарстан язучылар берлеге члены, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, авылдашлары шагыйрә Зинаида Захарованың юбилей кичәсен уздырдылар.

Февраль

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусовага "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

14 февраль көнне Чаллы керәшен яшьләренең ll форумы үтте. Форум эшендә Казан, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Алабуга һәм башка шәһәр-районнардан килгән кунаклар да катнашты.

27 февраль көнне Чаллыда узган "SOLO Dance Chelny" биючеләр конкурсында Чиләбе өлкәсе Кассель авылы кызы Ольга Юдина җиңүче булды.

Март

1 март көнне Казан шәһәренең Гаврилов урамында Питрәч районы Әлбәден авылыннан чыккан каһарман - Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловка багышланган хәтер митингы булды. Әлеге чараны Питрәч егете Николай Трофимов белән берлектә "Бәрәкәт" яшьләре оештырды.

Советлар Союзы Герое Петр Гавриловка багышланган чарадан күренеш

12 март көнне Зәй районы Югары Баграж авылында чаңгыда чабу буенча Олимпия чемпионы Федор Симашевның 70 еллыгына багышланган искә алу кичәсе, аның исеменә чаңгы ярышлары үткәрелде. Бу чараларда Мәскәү кунаклары да катнашты.

13 март көнне Питрәч авылында "Заманча фольклор ансамбльләр тарафыннан керәшен этник җырларын башкару үзенчәлекләре" дигән темага семинар үтте. Семинар - Республика керәшен оешмасы, Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге, Казан дәүләт консерваториясе белгечләре катнашында уздырылды.

25 мартта Чиләбе шәһәренең крайны өйрәнү музеенда "Нагайбакларның традицион культурасы" дигән темага фәнни-практик конференция үтте. Конференция эшендә нагайбакларны өйрәнүче Татарстан белгечләре дә катнашты.

Апрель

Шәһәр-авылларыбызда сугыш толларына, сугыш чоры балаларына Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләрне тапшыру тантаналары узды.

24 апрельдә Казанның Тихвин чиркәве бинасында "Кече халыкның олы батырлыгы" дигән темага конференция оештырылды. Конференцияне Казан керәшен җәмгыяте һәм Казан ветераннар оешмасы үткәрде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты шагыйрә Клара Булатова Габдулла Тукай премиясенә ия булды. Бүләккә тәкъдим ителгән китаплары арасында керәшеннәргә багышлап язылган "Келәү" китабы да бар иде.

Май

Бөтен төбәкләрдә дә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бәйле чаралар үтте.

Түбән Кама районының Нариман авылы үзенең 90 еллыгын билгеләп узды.

Июнь

Төбәкләрдә, һәр авылның престол бәйрәменә бәйле рәвештә, Симет, Чүк, Тройсын бәйрәмнәре үтте. Фольклор ансамбльләре - бәйрәмнәрнең төп хуҗалары булды.

Менделеев районы Сәйтәк авылында күп функцияле яңа Үзәк ачылды. Аны ачу тантанасында Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты.

Июль

8 июль көнне Казанның Тихвин чиркәве престол бәйрәмен уздырды.

Мамадыш районы Җөри тырлавында уналтынчы тапкыр Питрау җыены үтте. "Кряшен чибяре" титулы Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Сарашлы авылы кызы Юлия Савельевага бирелде.

Теләче районы Тәмте авылында Казанский үткәрделәр.

Нью-Йорк фотожурналисты Элисон Шуман керәшеннәр турында китап чыгарды.

Тукай районы Борды авылының "Борды" фольклор ансамбле "Хрустальный ключ" халыкара фольклор фестиваленнән җиңү алып кайтты.

Казанда су уеннары буенча дөнья чемпионаты узды. Бу чараны үткәрүдә яшьләребез волонтер буларак катнашты.

Август

Алабуга шәһәрендә сигезенче тапкыр Спас ярминкәсе узды.

11 август көнне "Айбагыр" этнолагере дүртенче сезонын ачты. Быел анда йөздән артык бала ял итте.

31 август көнне Сарман районының Ләке авылында күп функцияле Үзәк ачылды.


Сентябрь

"Нагайбакларның җырлары һәм уен кораллары" дигән китап басылды. Аның авторы - музыка белгече - Геннадий Макаров.

Галим Геннадий Макаровның яңа китабы

19 сентябрь көнне Казанда "Праздники и обрядовая культура кряшен Волго-Уралья" дигән темага фәнни-практик конференция узды.

25 сентябрь көнне Татарстан епархиясенең керәшен духовный миссиясе хезмәткәрләре Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты.

Октябрь

"Бәрәкәт" активистлары "Волга" яшьләр үзәгендә оештырылган "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" дигән республика милләтара яшьләр форумында катнашты.

Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында яңа часовня ачылды. Казаннан протоиерей Павел Павлов җитәкчелегендә керәшен духовный миссиясе священниклары керәшенчә литургия уздырды.

Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен күп кенә керәшен чиркәүләренә килеп, прихожаннар белән аралашты.

Лаеш районы Ташкирмән авылында авыл клубы яңартылып ачылды.

Чистай районында октябрь ае керәшен культурасы айлыгы буларак узды.

"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле Башкортстанның Бакалы авылына "Покрау күчтәнәче" белән барды, яңа сезонын исә Чаллы шәһәрендә ачып җибәрде.

Ноябрь

Газетабызның актив хәбәрчесе, шагыйрь Ринат Архипов Генералиссимус А.В. Суворов исемендәге Бөтенроссия әдәби конкурсында җиңүче дипломы алды.

Тукай районы Җәйләү авылында яңа часовня ачылды. Ул фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Анатолий Касакин ярдәме белән төзелде.

27-28 ноябрь көннәрендә Чаллыда "Керәшеннәр җырыу әйтә" Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестивале үтте. Мондый күләмле фестивальне Виталий Агапов инде өченче тапкыр оештырды.

Декабрь

8 декабрьдә Зәй шәһәрендә " XXI гасырда керәшен духовный миссиясе" дигән темага фәнни-практик конференция үтте. Аны Татарстан митрополиясенең Әлмәт епархиясе уздырды.

Декабрь уртасыннан "Туым җондозы - 2016" конкурс-фестиваленең сайлап алу турлары бара. Гала-концерт 17 январьда "Ак барс" яшьләр үзәге бинасында узасы.

23 декабрьдә Казан шәһәрендә "Переводы Священного Писания и православной литературы для кряшен: история и современность" дигән темага фәнни-практик конференция үтте.

Әлегә шулар. Елның соңгы көннәрен бары сөенечле хәбәрләр, игелекле гамәлләр генә бизәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев