Туганайлар

Сезнең бәхет – безгә куаныч

Соңгы елларда Федотовкада урта мәктәпне тәмамлауның 40 еллык юбилеен үткәрү традициягә кереп китте. 1953 елгылар очрашуы искиткеч матур булган иде. Шуннан соңгы елгы егет-кызларныкы тагын башкача истәлекле үтте. Инде менә быел 1957 елгы 57 яшьлек "егет-кызлар" туган мәктәпләрен тәмамлауның кырык еллыгын үткәрделәр. Шунысы куанычлы: аларның беренче укытучылары Анна Порфирьевна Петрова...

Соңгы елларда Федотовкада урта мәктәпне тәмамлауның 40 еллык юбилеен үткәрү традициягә кереп китте.
1953 елгылар очрашуы искиткеч матур булган иде. Шуннан соңгы елгы егет-кызларныкы тагын башкача истәлекле үтте. Инде менә быел 1957 елгы 57 яшьлек "егет-кызлар" туган мәктәпләрен тәмамлауның кырык еллыгын үткәрделәр.
Шунысы куанычлы: аларның беренче укытучылары Анна Порфирьевна Петрова да исән-сау һәм ул очрашуның олы кунагы булды. Авылда ул вакытта эшләгән укытучылар инде юк, диярлек, бер мин генә катнаша алдым. Очрашу минем дә яшьлегемә - 28 яшьлек чагыма әйләнеп кайту булды.
Ул көнне 14 кеше кайткан иде. Килә алмаучылар да булды, әлеге сыйныфтан, кызганыч ки, гүр иясе булучылар да бар.
Очрашу Федотовка мәктәбе укучылары чыгышы белән башланып китте. Аннары экраннан бала чакларын, мәктәп елларын күрсәттеләр. Ул минутларда залда утыручыларның күңелләре шатлык, гаҗәпләнү, соклану, сагыну хисләре белән тулып, күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Мондый сюрприз өчен мәктәп укытучысы Светлана Ивановна Михайловага рәхмәт әйттек.
Очрашуны оештыручы Елизавета Павловна - бик тырыш кеше. Күп еллар киномеханик булып эшләде. Хәзер дә актив, ветераннар советы члены. Кичәне алып баручы Любовь Семеновна гомерен медицинага багышлаган, Кәләй авылында яши, бик ярдәмчел. Ул гына да түгел, мәдәниятка гашыйк кеше, шигырьләр иҗат итә, җырлый. Федотовка авылына багышлап җыр язган, сүзләре дә үзенеке. Любовь Ивановнаның җор теле барыбызның да күңелен күтәрде. Любовь һәм Анатолий Ильдебеневлар оста биючеләр булып танылды. Зәйнәп Ямалиеваны классташларының мәктәпне тәмамлаганнан бирле очратканы булмаган икән. Аның яшь һәм зифа буйлы булып калуына сокландылар. Евгений Архипов ике югары белем алган. Әлмәт районы Колшәрип авылында спорт эшләрен алып бара. Авыл халкы аны керәшен йолаларын саклап калуга күп көч салган актив шәхес итеп тә белә. Галина Андреева укытучы булырга хыялланган иде, язмышы башкачарак булган. Ләкин ул хәзерге һөнәрен дә яратып, тырышып башкара. Дәүләт бүләкләре дә байтак. Һаман үзенең сылулыгын югалтмаган. Михаил Карпов туган авылында ветврач булып эшли. Авылда иң кирәкле һөнәрләрнең берсе - аның гомерлек эше булды. Йомшак табигатьле Михаил Иванович авылның абруйлы кешесе.
Тыйнак, мөлаем Вера Михайлованы тыңлаганда, бөтен кешенең дә ярдәмчел, күндәм кече күңелле һәм шәфкатьле буласы килгәндер.
Евдокия Родионова үзенең бик бәхетле кеше булуы турында горурланып сөйләде. Бүген туган авылына әйләнеп кайткан, ире бик акыллы кеше, дусларын бик хөрмәт итә.
Иван Ефремов, нәкъ бала чагындагыча, ачык йөзле, елмаеп кына тора, туган авылында өй сатып алган, чөнки авылны бик ярата.
Вера Сергеева Тимәш авылында яши. Почтальон булып эшләгән. Бу очрашуга бик атлыгып, сагынып кайтуы белән уртаклашты.
Вячеслав Захаров тәртип сагында эшләгән. Хәзер профессиясен алыштырган. Авылга гел кайтып тора. Ул һаман яшь һәм энергияле, ачык йөзле егет булып калган.
Чын күңелдән сөйләшү, тәмле шашлык, чәчәк букетлары, матур җырлар, уен-көлке, биюләр - барысы да күңелгә ятышлы иде.
Шунысы куанычлы: алар барысы да үз бәхетләрен тапкан. Гаиләләре, балалары белән горурланалар, туган илнең, туган җирнең чын патриотлары, хезмәтчәннәре. Гел шулай сагынышып, очрашып торырга язсын. Сезнең бәхетле булуыгыз укытучыларыгыз өчен шатлык һәм горурлык. Мондый очрашулар якыннарың, классташларың алдында отчет та әле ул. Ә ачык йөз белән бирелгән, намуслы отчетларны тыңлау үзе бер куаныч. Тормышта үз урынын һәм бәхетен тапкан 1957 елгыларга озын гомерле бәхет, саулык телим.
Люция ИЛЬИНА,
Лениногорск районы
Федотовка авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: