Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

“Сак-Сок”лар нигә зарлана? яки “Гөмбәй буйкайлары”н әле бездә тыңлыйлар

Гомерләрен Чиләбе өлкәсендә үткәрсәләр дә, туган җирләрен Татарстан дип саный алар. Җай чыккан саен, сәлам әйтеп җибәрәләр, безгә кызыгуларын яшермиләр. Мондагы карендәшләр, бер-берләренең хәлен белеп, йөрешеп, бергә бербөтен булып яшиләр, дип саныйлар. Күзәтүләргә таянсаң, Чиләбе ягындагы карендәшләребез Татарстан керәшеннәренә караганда бердәмрәк тә әле. Аларда фольклор да сакланганрак. Үткәнне барлау, мирасны...

Татарстанда яшәүче керәшеннәргә мондый бәла беркайчан да килмәс кебек. Яшьләребез, "әбиләр җыры кемгә кирәк, аны кем тыңласын" дип, борынгы көйләребезне отып калу урынына, киресенчә, кирәксезгә чыгаралар. Моңарчы ка-дерләп сакланган киндер күлмәкләр, суккан чаршаулар инде сандыклары-ниләре белән чыгарып ташланды. Оберег тамгалары төшереп чигелгән саклавыч яулыклар, бистәрләр дә әрәм-шәрәм итеп бетерелде. Безнең нәрсәбезгә кызыгырлык соң? Әле дә ярый, ана телебез исән, эшләр бу көйгә барса, аның да гомере әллә ни озакка сузылмас - чит тел, чит культура бөтенләйгә кысрыклап чыгарыр. Үткәнебезгә бәя бирергә, булганның кадерен белергә вакыт җитте. Җитте дию генә дөрес түгелдер, ул инде үтеп-китеп бара...

Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Фершампенуаз авылы әбиләре белән сөйләшкәннән соң күңелдә туган уйлар бу. Әбиләр дигәнем - "Сак-Сок" керәшен фольклор ансамбленә йөрүчеләр. Буыннар чылбыры өзелү куркынычы тууын алардан да сизгеррәк тоючы, аңлаучы юктыр. Җаннарындагы сызлану безгә дә күчкәндәй булды. "Сак-Сок" ансамблен 1989 елда Сергей Андреевич Ишимов оештыра. Үзе баянист, үзе фольклорчы, үзе энциклопедист, диләр аның турында. Баштагы мәлләрдә ансамбльдә 18 кеше була. Репертуарга һаман саен яңа җырлар кертә-кертә, бер репетицияне дә калдырмыйча йөриләр. Яңа җырлар дию шартлы гына, аларның барысы да ашларда электән җырланып килгән көйләр. Тик сәхнә теле бүтәнчәрәк бит ул. Тамашачы тыңларлык хәлгә китерү өчен, аларны шактый эшкәртергә кирәк. Сергей Андреевич - бу эшнең чып-чын мастеры була. Ул елларда "Сак-Сок" ансамбле илебездә үткәрелә торган төрле фестивальләрдә катнаша, конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар ала. Даны еракларга тарала.

- Татарстанга да биш тапкыр бардык. Анда үткәргән шатлыклы мизгелләрне мәңге онытасыбыз юк, - дип искә ала, ансамбльнең бүгенге көндә иң өлкән җыручысы Лидия Степановна. - Кайчандыр туган нигезләрен, әти-әниләрен ташлап киткән балалар кебек сизәбез үзебезне. Шунда кайтып, барысын күреп, аралашып китү алга таба яшәргә көч, энергия бирә. Икенче очрашканчыга кадәр, яңа җырын да, биюен дә өйрәнәсең, өс-башыңны да карыйсың. Ни белән булса да, татарстанлыларны шаккатырасы килә. Казанда Галина Казанцева, Георгий Ибушев кебек таныл-ган артистлар белән очрашып аралашулар, аннары иң якын туганыңнан аерылган күк җылашып аерылышулар... Болар хәзер төштә күргән кебек. Нагайбак җиренең башка авылларында да бер-бер артлы ансамбльләр төзелде. Фершампенуаз район үзәге булгангадыр, руслашу, ана телен санга сукмау күренеше монда тизрәк барды. Безгә алмашка яшьләр тәрбияләп булмады, - дип, күңелендәге моң-зарларын бушатты ул. Бүгенге көндә ансамбльгә биш кенә кеше йөри икән: Роза Кожемякина, Нина Салова, Лидия Мукаева, Роза Леонтьева, Клавдия Карсаковалар. Яшьләре 75тән узса да, казачкаларга хас дәрт ташып тора үзләреннән. Икесе таякка таянган, өчесе - шул хәлгә якын, шулай да, бүген үк ерак юлга чыгып китәргә әзер алар.

- Татарстанга безне җибәрмиләр, сез өлкәннәр инде, яшьрәкләр барсын, дип әйтәләр. Без әле әллә нинди яшьләргә биргесез, - дип, район культура бүлеге җитәкчеләреннән зарланып та алдылар.

Әйе, сәнгать ул ике яклы. Җырлаучысы бар икән, аны аңлап кабул итүче, тыңлаучы да кирәк. Нагайбаклар әнә шул тыңлаучыны югалтканнар. Татарстанда әлегә мондый тыңлаучы бар. Безгә җырлап биргән "Гөмбәй буйкайлары" көе әле дә күңелдә яңгырап тора:

Гөмбәй буйкайлары җем-җем итә,

Дулкыннары аның кире китә.

Ай-ләй-лә.

Дулкыннары кире китә,

Бу гомерләр бездән үтә-китә,

Татулыккайларга ни җитә?

Ай-ләй-лә.

Татулыккайларга ни җитә?

Аларны бездә көтеп алалар, җырларын исләре китеп тыңлыйлар, алкышлыйлар. Җырчы күңеленә шул рәхәтлек китерә.

Бер көн килеп, Татарстанда бу байлыкны тыңлау, кабул итү сәләте бетмәсме? Яшьләргә ана теле кирәкмәсә, җыр-көйләребез дә кирәксез булып калачак. Җирне җаннары бушлыктан торган кешеләр басып алса нәрсә булыр? И, Ходаем, үзең сакла...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшеннәр Чиләбе өлкәсе