Туганайлар

Сак булыгыз!

Чаллы шәһәре пресс-службасыннан карендәшебез Артур Муллин кисәтә: "Кесә караклары" дигән термин бүген дә бик актуаль кала. Заманалар үзгәрә, бу "һөнәр" белән шөгыльләнүчеләр кимеми, киресенчә, арта гына бара. Ә халык бу мәсьәләдә үтә сак булырга кирәклеген белми. Хатын-кызларның күбесе сумкаларын алга чыгарып, тотып барыр урынга, аркага асып куялар. Караклар өчен бу...

Чаллы шәһәре пресс-службасыннан карендәшебез Артур Муллин кисәтә:
"Кесә караклары" дигән термин бүген дә бик актуаль кала. Заманалар үзгәрә, бу "һөнәр" белән шөгыльләнүчеләр кимеми, киресенчә, арта гына бара. Ә халык бу мәсьәләдә үтә сак булырга кирәклеген белми. Хатын-кызларның күбесе сумкаларын алга чыгарып, тотып барыр урынга, аркага асып куялар. Караклар өчен бу - бик уңай "җим". "Туганыгызга куркыныч яный, бу номерга срочно акча сал", - дигән эчтәлектәге СМСлар җибәреп, мондый эчтәлектәге хәбәр алган кешеләрнең психик халәтләреннән оста файдаланучыларның саны да күбәйде. Чаллыда январь-февраль айларында шушы юл белән акча салучыларның саны 48 булды. Узган ел берәү 200 мең сумын "ярдәмгә" җибәргән иде. Банк карталарының номерларын белеп, ул кешенең счетыннан акча күчерүләр дә еш күренешкә әйләнеп бара. Банк картасын кешегә күрсәтергә ярамый! Интернет-сатулар аша мошенниклар беркатлы кешеләрнең счетларындагы бөтен суммаларын "йоталар". Үзләрен социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дип атап, ялгыз гына яшәүче өлкәннәрнең ишеген ачтырып, аларның кыйммәтле әйберләрен, акчаларын алып чыгу очраклары да кимеми. Матбугат чараларында бу турыда даими кисәтеп торалар, югыйсә. Шулай да, кешеләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, беркатлы ышанучан булып кала бирәләр. Югарыда санап кителгән алдану, акча урлату очраклары - җинаять төрләренең иң таралганнары. Шунысы аянычлы: каракларга кешеләр үзләре "ярдәм итә". Үзегез белән шушындый хәлләр килеп чыкмасын, дисәгез, уяулыгыгызны югалтмагыз. Тизрәк "ярдәмгә" ашыкмагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: