Туганайлар

Сагынулы фестиваль

Үзенең кабатланмас башкару үзенчәлеге белән күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерә, халык җыруларын нәкъ халыкчан итеп башкара ала торган моңлы тавышлы талант ияләре була. Алар яшьли сәнгать күгендә якты йолдыз булып яна башлап, җирдә үз эзләрен калдыралар. Кайберләре кыска гомерле булып, күктән тиз атылсалар да, тавышлары һәрчак искә төшеп, җырларын тыңлыйсы...

Талантлар үлмиләр

Ул көнне Мамадыш культура йортына иртәдән үк кечкенә балаларны, үсмерләрне җитәкләгән ата-аналар агылды. Араларында Кукмара, Балык Бистәсе, Спас, Сарман районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән килгәннәре дә бар иде. Күңелләре дулкынлануы сизелеп тора. Аңлашыла да, чөнки балалар мәртәбәле жюри алдында зур сынау үтә. Ә жюри составы, чыннан да, республика күләмендә таныл-ган шәхесләрдән тора. Алар - Татарстанның халык артистлары Мингол Галиев (жюри председателе), Георгий Ибушев, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжы укытучысы Резеда Сабитовская, "Туганайлар" гәҗите баш редакторы Людмила Белоусова, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков.
Тумыштан талант ияләрен халык тиз күреп ала. Андыйлар үлмиләр, бары арабыздан гына китәләр. Аларның рухлары, эшләп калдырган эшләре, башкарган җырларының моңнары халык арасында мәңге яши. Диана Мишкина фестиваленә быел йөздән артык катнашучы җыелу моны дәлилли. Җазыксыз җаннар күккә аша, алар һәрвакыт кешеләргә көч биреп тора, диелә изге китапларда. Безнең яшьли арабыздан киткән кабатланмас йолдызыбыз да шулар арасындадыр, күрәсең.
Фестиваль-конкурста катнашучыларның күп булуы аның төрле төркемнәр буенча үтүеннән дә килә. Быел ул "вокал-соло" эстрада һәм аерым халык җырлары, вокаль ансамбльләр, фольклор коллективлары номи-нацияләре буенча үтте. Барлык номинацияләр дә, яшькә карап, өч төркемгә бүленгән. Беренчесенә - кечкенәләр, ягъни 8 - 11 яшьлекләр, икенчесе - урта төркем - 12 - 14, өченчесенә - өлкән - 15 - 17 яшькә җиткәннәр кертелгән иде. Шулай итеп, киләчәк буынга яшь буенча үз тиңнәре белән ярышырга мөмкинлек тудырылган. Шуңа күрә фестиваль-конкурсны оештыручылар бүләкләрне дә күп әзерләгән.
- Мамадыш районы балалар, үсмерләр арасында шушындый фестиваль-конкурс үткәреп, киләчәк буынны сәнгатькә тартуга, аларны культуралы кеше итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Бүгенге балалар арасында, бәлки, киләчәктә республика күләмендә йолдыз булырлык талантлар да бардыр. Киләчәк тормышларын җыр сәнгатенә багышлаучылар да булыр, - дип сөйләде жюри председателе Мингол Галиев.

Җыручыга сүз әйтмәгез, үсә-үсә остара

Башкаручылар төрле яшьтә булгач, сәләтләре дә төрлечә булу табигый хәл. Аннан соң Ходай сәләтне дә бар кешегә дә бер төрле бирми. Кемнеңдер тавышы моңлы, нечкә булса, икенчеләре калын, көчле тавыш белән залны яңгырата. Бу сәләт кечкенәдән сизелә. Әмма кечкенә чакта җиренә җиткереп җырлый алмаган баланы сәхнәгә чыгудан туктатырга ярамый. Алар үскән саен остара бара. Фестиваль-конкурс-та катнашучылар арасында да чыгышлар төрлечә булды. Шуңа күрә жюри башкару осталыгына барлык критерийларны исәпкә алып бәя бирергә омтылды.
Башкаручыларның культурасы мәсьәләсенә килгәндә, күбесе зәвык белән киенгән, артистларча, үзенчәлекле костюм булдырган. Бигрәк тә, "вокал-соло" халык җырлары номинациясендә катнашучылар аерылып торды. Рус, татар милли киемнәре киеп җырлаучы малайлар, кызлар сәхнәнең бизәге булды. Сарман районының Ләке авылыннан килгән Лиана Антонова, Мамадыштан Галина Константинова, Анастасия Якимовалар башкарган җырулар күпләрне сокландырды.
Конкурста Диана Миш-кинаның энесе Рәмис Сабиров та катнашты. Аның чыгышын тыңлаганнан соң, бу егет апасыннан калышмас, дигән фикер әйтүчеләр аз булмады. Рәмиснең җырларны сәнгатьле башкаруы, тавышының да үзенчәлекле, моңлы икәне беленде.


Оештыру эше җиңел түгел

Җыр конкурслары үткәрүнең төп авырлыгы аны оештыручылар иңенә төшә. Чөнки бү-ләкләрне генә әзерләргә түгел, башкаручы-катнашучыларны да чакырырга, аларны китерү ягын да кайгыртырга кирәк бит. Әлеге фестиваль-конкурсның төп оештыручысы, башлап йөрүчесе - Диананың әнисе Светлана Александровна Сабирова.
- Миңа Диананы югалту бик авыр булды, - дип искә алды Светлана Александровна. - Әмма яшәргә кирәк. Минем тагын балам бар. Аны үстерү, дөньяга чыгару минем өстә. Шулай да язмышның ачы кайгысы - бала югалту җанны телгәли. Бу сагыштан мин аның дусларын, коллегаларын, укытучыларын күреп, алар белән сөйләшеп кенә арына алам. Шуңа күрә аларның барысын бергә җыеп концерт үткәрәсе, анда Диана җырлаган җырларны тыңлыйсым килде. Соңга таба Диана истәлегенә фестиваль-конкурс үткәрү фикере туды. Идеяне "Туганайлар" гәҗите редакциясе, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле коллективы да хуплады. Шулай итеп, быел икенче тапкыр Диана истәлегенә фестиваль-конкурска җыелдык.
Районга кунак килгәч, аларны каршы алу, озату мәшәкатьләре җитәкчеләр өстенә төшә.
- Безнең район администрациясе шушы фестивальне үткәрүгә үзе теләп алынды, - дип сөйләде район культура бүлеге җитәкчесе Рәмис Даутов. - Диана Мишкина район өчен зур горурлык иде. Шуңа күрә фестивальне дә зур итеп үткәрергә тырыштык. Анда башка районнардан да яшь җырчылар катнашуын теләдек. Бүген фестивальдә алты районнан балалар катнаша. Жюриның да танылган шәхесләрдән булуы балалар өчен зур стимул. Якташларыбыз арасында бит әле Мингол Галиев, Георгий Ибушев кебек сәнгать осталары гына түгел, республика күләмендә танылган бизнесменнар, җитәкчеләр дә бар. Район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы керәшен оешмасы җитәкчесе, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, Усад спиртзаводы директоры Валерий Егоров оештыру ягыннан гына түгел, материаль яктан да ярдәм иттеләр. Фестиваль-конкурс ел саен уздырылыр, дип уйлыйм, без аның өчен бөтен көчебезне куячакбыз.

Мәйдан зураерга тиеш

Диана Мишкина истәлегенә үтә торган бу фестиваль-конкурсның географиясе ки-ңәергә, статусы үсәргә тиеш, дигән фикерне әйтүчеләр күп булды. Чөнки быелгы фестивальдә катнашучыларның 80 проценты диярлек мамадышлылар иде.
- Киләсе елдан конкурсны Мамадышта уздырып, гала-концертны Казан шәһәрендә үткәрергә кирәк. Без бары шулай итеп кенә бу фестивальнең мәйданын зурайта, дәрәҗәсен күтәрә алабыз. Республиканың барлык районнарыннан да яшь җырчыларыбызга катнашырга мөмкинлек тудырырга кирәк. Шулай итеп, ул республика күләмендә уза торган фестиваль-конкурс булачак. Мин моны оештыру өчен үземнең бөтен көчемне куячакмын. Фикеремне башкалар да хупларлар, дип ышанам, - ди "Бәрмәнчек" ансамбле директоры Артур Поляков.
Хуплыйбыз, Артур. Шулай була күрсен, Аминь!

Гала-концерт - җиңүче сәхнәсе

Фестиваль-конкурсларның йөзек кашы булып гала-концерт тора. Сәхнәгә бары җиңүчеләр генә чыга.
Әмма бу гала-концертның үзенчәлекле яклары да булды. Диананың әнисе белән энесе Светлана һәм Рәмис Сабировларның дуэты күпләрне сокландырды, тагын бер яшь талант үсеп килүен ачык күрсәтте. Ул концертка Диананың курсташлары, хәзер инде үзләре танылып килүче яшь җырчылар Альбина Нурмөхәммәтова, Люция Хөсәеновалар да килгән иде.
Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле Диана Мишкинаның беренче эш урыны, керәшен җыруларын яшь башкаручы буларак та аны дөньяга таныткан коллектив булды. Ансамбльнең йөзек кашын коллегалары онытмыйлар. Гала-концертка "Бәрмәнчек" тулы составта килгән. Аларның чыгышы гала-концертка тагын бер ямь өстәде.
Әгәр дә инде җиңүчеләргә килсәк, иң-иңнәрне әйтеп китмәү урынлы булмас иде. Солистлар арасында ин яхшылар дип, Мамадыш районыннан Чулпан Шәрифуллина, Гүзәл Хәйриева, Фирүзә Тимерханова, Алмаз Хәйруллин, Рәмис Сабиров, Раил Кәлимуллин, Аделия Нәбиуллина, Ислам Абдуллин һәм Спас районыннан Дарья Зуйковалар табылды.
Вокаль ансамбльләр арасыннан иң яхшылар дип, Мамадыш шәһәреннән "Эскиз" һәм "Карусель" ансамбльләре билгеләнде. Фольклор коллективлар арасында иң халыкчан чыгышларны "Тәңкәләр" һәм "Көмеш тәңкәләр" коллективлары күрсәтте. Моннан кала, җырларын Диана Мишкина репертуарыннан сайлаган җырчылар Светлана Сабирова-ның махсус призына ия булдылар. Иң оста керәшен җыруларын башкаручы кечкенә җырчылар - 9 яшьлек Аделина Бекматова һәм 11 яшьлек Анастасия Якимова "Бәрмәнчек" ансамбленең һәм Татарстан Республикасы керәшен оешмасының махсус бүләкләренә ия булдылар.
Алга таба бу яшь талантларны Казан сәхнәләрендә дә күрергә өметләнеп калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: