Туганайлар

Сагынабыз

Сугыш юлларын үтеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан фронтовикларның күбесе тыныч тормышта да үз-үзләрен аямыйча эшләп яшәде. Шундыйларның берсе Зәй районы Сарсаз-Баграж авылының хөрмәтле кешесе (хәзер инде мәрхүм) - Александр Иванович Харитонов турында редакциягә матур эчтәлекле хат килде.

Александр Иванович 1926 елның 24 октябрендә Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында туа. 1944 елның январена кадәр - Кызыл Армия сафларына алынганчы - авылда эшли. Сугышка ул 1129 нчы укчы полк составында керә. Румыния, Венгрия, Болгария, Австрия, Югославия һәм Чехословакия илләрен азат итүдә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен III Дәрәҗә Дан ордены, "За отвагу", "За победу над Германией", "30 лет Советской Армии и Флота" медальләре белән бүләкләнә.

Туган авылына 1951 елның май аенда гына кайта. Шуннан соңгы гомерен ул балалар тәрбияләү эшенә багышлый. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1962 елдан башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Александр Иванович Сарсаз-Баграж мәктәбендә эшләде. 1976 елны сигезьеллык мәктәп унъеллык итеп үзгәртелде. Александр Ивановичның зур тырышлыгы аркасында, Сарсаз-Баграж авылы балалары 9-10 классларны әти-әниләре янында торып укып бетерде. Ул үткәргән дәресләрне көтеп ала идек.

Харитоновлар семьясы тирә-якта иң үрнәк семьяларның берсе иде. Хатыны Мәймүнә Саттаровна белән өч бала тәрбияләп үстерделәр.

Кызганычка каршы, Александр Иванович озын гомерле булмады. Семьясын да, авылны да ятим итеп, иртә китеп барды. Ул ачкан мәктәп бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләп килә. Ил буенча барган оптимизация дигән зәхмәт мәктәбебезгә әлегә кагылмады.

Быел Сарсаз-Баграж мәктәбе республиканың мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү программасына кертелгән. Мәктәп бинасын ремонтлап, җиһазларын яңартып куйсалар, киләсе буыннарга да озак хезмәт итәр әле. Без, Сарсаз-Баграж мәктәбен төрле елларда тәмамлаучылар, бу көннәрдә Александр Иванович Харитоновны зур хөрмәт белән искә алабыз. Аның дәресләрен әле дә сагынабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: