Россиядә – өченче
Зәй районы Кабан-Бастрык авылы халкы өчен бу көннәрдә бик сөенечле хәл булды. 26 апрель көнне элеккеге чиркәү урынында җиткерелүче яңа чиркәү түбәсенә купол белән кач куелды. Төзелеш эшләре узган елның май аенда башланган иде. Бер ел эчендә гүзәл бина үсеп чыкты.
Тумышы белән Кабан-Бастрык авылыннан булып, хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче Андрей Кондратьев моннан тугыз еллар элек, авылдашларын җыеп, чиркәү төзү кирәклеге турында сүз кузгата. Кабан-Бастрык гомер-гомергә чиркәүле авыл булган. Иң элек анда таш чиркәү җиткерәләр. Янгын чыгып, чиркәү йортын нык зыян-лагач, аны сүтеп, урынына агач чиркәү салалар. Ул бик матур булган, дип искә ала өлкәннәр. Октябрь революциясеннән соң, чиркәүне пыр туздыралар. Тәреләрен, чаңнарын һәм башка чиркәү утварен кайсын кая таратып бетерәләр. Ә бинаның үзен күп еллар буе ашлык саклау склады итеп тоталар. Вакытлар үтү белән, ул искереп, тәмам җимерелеп төшә. 1980 елда аны бөтенләй сүтеп ташлыйлар. Кайчандыр чиркәү торган изге урында мал йөри, бала-чага уйный, яшьләр җыела. Чиркәү бакчасына заманында әллә ничә священник, аларның семьялары күмелгән була. Изге урынның шулай кадерсезгә әйләнеп баруына башкаларның да эче пошкан икән. Андрей дәдәйнең уен авылдашлары күтәреп алалар. Иң беренче эш итеп, чиркәү территориясен койма белән тоталар, яңа бинаның нигезе урынына зур агач кач урнаштыралар. Бераз читтәрәк, күпләп, яшь агачлар утырталар. Акча табып, проектлар эшләткәнче, төзелешкә керешкәнче, ел артыннан ел үтә. Узган ел, ниһаять, төзү эшләре башлана.
Кабан-Бастрык чиркәвенең проекты башкаларныкыннан аерылып тора. Андрей дәдәй сүзләренә караганда, мондый проект белән төзелгән чиркәүләр Россиядә әлегә икәү - Калининград һәм Вотунино шәһәрендә генә икән. Бусы - өченчесе, ди. Кабан-Бастрык авылы үзе дә табигатьнең бик гүзәл почмагына урнашкан. Яңа чиркәү аны тагын да бизәп, матурлап торачак. Хәер, хәзер үк ул әллә каян күренеп, күңелләрне сөендереп тора. Аның биеклеге - 15 метр, мәйданы - 50,2 кв. метрны били. "Алтын" куполны Чиләбе өлкәсе Трехгорный шәһәрендә махсус заказ белән эшләткәннәр. Ул беренчел төсен 100 елга кадәр саклая-чак икән.
Купол белән яңа куелган качны Зәй районы благочинные отец Андрей Стребков аруландырды. Бу тантанага җыелган халыкка ул үзенең сөенечләрен җиткерде.
Чиркәү куполын куярга техниканы Кабан-Бастрыкның үз егете - Тү-бән Кама шәһәрендәге төзелеш конторасында эшләүче Илья Батаев биргән. Гомумән, чиркәү төзелешенә үз өлешен кертмәгән кеше тирә-якта бөтенләй калмагандыр да. Авылдан әллә кайчан китүчеләр дә, кулларыннан килгәнчә, ярдәм кулы сузганнар. Төп спонсорларны аерып әйтсәң, алар - Чаллыдан Александр Васильев, Валерий Чулаков, Игорь Батаев, Андрей Кондратьев; Түбән Камадан - Илья Батаев, Алабугадан - Николай Захаров, Дүрт Мунча җирле үзидарә башлыгы Радик Ситдиков, "Восток" агрофирмасы һәм башкалар. Яңа чиркәүне 12 июль - Питрау бәйрәме көнне ачарга җыеналар. Ул, элекке чиркәүләр кебек, Архистратиг Михаил исемен йөртәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев