Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Россиядә ата-аналарга ярдәмнең яңа төре барлыкка килергә мөмкин

Депутатлар яңа туган балалар өчен сертификат бирергә тәкъдим итә.

Тиешле закон проектын Федерация Советы әгъзалары һәм ЛДПР партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары әзерләде, дип яза "Известия" газетасы.

Сүз 30 мең сумлык сертификат турында бара, аны яшь ата-аналар иң беренче кирәк булган товарларга тота алачак. Депутатлар сертификатны керемнәре ике төбәк яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә бирергә тәкъдим итә.

2023 елда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 22 909 сум тәшкил итә. Парламентарийлар фикеренчә, бала өчен әйберләр сатып алуга бу акча аз. "Хәзер балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен теләсә нинди чаралар күрергә кирәк, бигрәк тә сүз яңа туган балалар турында барса", – ди Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов.

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев