Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга юлламасы

Юлламада ил һәм халык өчен мөһим мәсьәләләр турында сүз барды

21 февральдә ил Президенты Путинның юлламасын халык зур дулкынлану белән көтеп алды. Анда Көнбатышның “тамгалы” карталары, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен фонд, югары белем бирүдә реформа һәм ил тормышы өчен әһәмиятле башка мәсьәләләр күтәрелде.

Якыннары мобилизацияләнгән кешеләрне, аеруча, махсус хәрби операция буенча ил җитәкчесенең нәрсә әйтәчәге борчыгандыр.

Әлбәттә, Путин үзенең юлламасын Украинадагы махсус хәрби операциягә бер ел икәнен әйтүдән, аның максатын искәртүдән башлады. Ул – Россиянең тарихи җирендәге халыкны яклау, илебезнең иминлеге, Украинадагы неонацистлык режимы яный торган куркынычны бетерү. “Без үз алдыбызда торган бурычны, адымлап, җай белән һәм эзлекле рәвештә хәл итәчәкбез”, – дигән фикер белдерде Президент. Украинадагы хәлгә гаеплеләр дип, 2021 елның декабрендә Россиягә иминлек гаранты бирүдән баш тарткан Көнбатыш илләрен атады. Алар Украинаны безнең илгә каршы таран итеп файдаланалар. “ВСУның бер бригадасына, күптән түгел генә “Эдельвейс” исеме биргәннәр. “Эдельвейс” –еврейларны юкка депортацияләүдә, хәрби әсирләрне җәзалауда, Югославия, Италия, Чехословакия һәм Греция партизаннарына каршы каратель операцияләрдә катнашкан гитлерчылар дивизиясе.

Махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәлак булганнарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Һәм шуннан соң Путин, анда һәлак булган һәркайсысының гаиләсенә хөрмәт һәм кайгырту булырга тиешлеген белдерде. Моның өчен, махсус дәүләт фонды оештырырга, ә аннан кайткан һәр ветеранга социаль хезмәткәр беркетергә тәкъдим итте.

Россия Президенты, шулай ук, СВОда катнашучы һәрбер кешегә 6 айга бер мәртәбә 14 көнлек отпуск бирелергә тиешлеген әйтте. Бу 14 көнгә аның кайту-китү өчен юлда уздырган вакыты керми.

Путин бар халыкка, барлык хәрби хезмәткәрләргә, махсус хезмәттәгеләргә һәм доброволецларга кыюлыклары, тәвәккәллекләре өчен рәхмәт белдерде.

 “Күп милләтле халкыбызның, гражданнардан абсолют күпчелегенең СВОга карата приниципаль позиция алуы; безнең адымнарның мәгънәсен аңлаулары; Донбассны яклауда безне хуплаулары белән горурланабыз. Бу хуплауда, барысыннан да бигрәк, элек-электән халкыбызга хас булган чын патриотлык ачык чагыла. Ул һәркемнең – үз язмышы Ватан язмышына һич өзелмәслек булып бәйләнгәнен ныклап аңлавы белән тетрәндерә”, – дип әйтте Президент үз юлламасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев