Туганайлар

Рәхмәт сүзе – кадерле

2012 елда сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы тәмамлана. Республикада күп кенә сәламәтлек учреждениеләре, бигрәк тә, башлангыч звено булган ФАПлар реконструкцияләүгә һәм ремонтка мохтаҗ. Фельдшер-акушерлык пунктының авыл өчен әһәмияте турында әйтеп тә торасы юк. Сәламәтлеккә кагылышлы нинди генә сорау булса да, авыл халкы шунда килә. Зәй районы Урта Баграж авылы халкы ул...

- Светлана безнең өчен врач та, медсестра да. Файдалы киңәшен дә бирә, тәҗрибәле медик буларак, дәвалый да. Бар процедураларны җиренә җиткереп үти. Кулының шифасы һәркемгә дәва, - диләр алар. Светлана 160 кешегә медицина ярдәме күрсәтә. Көннең беренче яртысында пунктта авырулар кабул итсә, икенче яртысында өйләргә йөри. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, башлангыч мәктәп укучылары да аның кул астына алынган. Күрше Сарсаз-Баграж авылыннан бирегә килен булып төшкәннән бирле сәламәтлек сагында ул. Егерме ел эчендә әллә нинди авыр хәлләр туса да, югалып калмыйча, үзенең профессиональ бурычын җиренә җиткереп үти. Аның әйтүенчә, югары кан басымына, салкын тиюгә зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк икән. Төрле авыруларга каршы балаларга прививкалар салу, кышка кергәндә, авыл халкына гриппка каршы прививкалар ясау да аның өстендә.

- Район үзәк больницасындагы врачлар белән берлектә эшлибез, медосмотрлар уздырабыз. Терапевт белән педиатр ярты елга бер тапкыр килеп, биредә халыкны кабул итә. Билгеле, мәктәпкә һәм өлкәннәр янына үзебез йөрибез, - ди Светлана.

- Кирәкле препаратлар белән проблемалар булганы юкмы?- дип сорашам.

- Дарулар белән өзеклек булганы юк. Кирәкле булган бар препарат та бар. Шикәр чире белән исәптә торучыларга, һәркөнне дару эчәргә мәҗбүр булган инвалидларга да даруларны үзем алып кайтып, кулларына тапшырам.

- Фельдшер - авыл врачы, дисәң дә була. Экстрен чакырулар булганда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында медицина ярдәме күрсәтергә чыгып йөгергән чаклар да күп буладыр. "Ник бу хезмәтне сайладым икән?" дигән чакларыгыз булдымы?

- Үз гомеремдә бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Бу профессия турында кечкенәдән хыялландым. Еш авырып интеккән әниемә карап: "Үсеп, врач булам да, үзем терелтәм сине" дип әйтә торган идем. Кызганыч, ул савыга алмый үлеп китте. Аңа карата булган бар җылымны, игътибарымны бер кызганусыз башкаларга бирә алуыма мин сөенәм генә. Кешеләрнең рәхмәте - бар нәрсәдән дә кадерле миңа.

Авылда өлкән яшьтәгеләр яши. Кышын бик чыгып йөри алмыйлар. Күбесе ялгыз. Авырсалар, аларның караңгыда мине каршы алып, озатып куючы кешеләре дә юк. Хәлләре якшырганчы яннарында төн утырып чыккан чаклар да була. Авылдан каядыр ашыгыч чыгып китәсе яисә районга отчет белән барасы булса, "Ашыгыч ярдәм"гә хәбәр итми калмыйм. Аннары кайтып җиткәнче алар өчен ут йотып торам.

- "Ашыгыч ярдәм" чакыртудан, чит-ят врачларга күренүдән күпләр тартына бит, авыл кешесе бигрәк тә...

- Әйе, алып китүләреннән, больницага ятудан куркалар. Миңа "Җибәрмә" дип ялыналар.

- Шәһәр медицина учреждениеләрендә бил-геле вакытка киләсең, эш сәгатең беткәч кайтып китәсең. Авылның бер башыннан икенчесенә резин итек киеп, саз ерасы да юк. Шундый тормыш кызыктырмыймы?

- Үземне үз урынымда дип саныйм. Аннары, шәһәр тормышы белән яши дә алмам кебек. Дөрес, авыл әкренләп кечерәя бара, яшьләр китә. Үз балаларымны да калыгыз, дип кыстамыйм, чөнки авылда үсеш юк, эш юк. Монда төпләнеп калган безнең буын да кубарылса, өлкәннәргә кем күз-колак булыр? Биредә язмышым, семьям, нигез-йортыбыз. Исән-сау булып, шушында гомер кичерергә язсын, - ди Светлана.

Әйе, кеше сәламәтлеген кайгыртып, ярдәм күрсәтү өчен тирән белемле булу гына аз, олы йөрәкле дә булырга кирәк әле. Урта Баграж халкы үз фельдшерларын менә шуның өчен ярата, аңа ышана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим