Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Һәрберебезнең үз көзе

Октябрь башында өлкәннәр көнен билгеләп үттек. Аны кайвакыт колакка ятышсыз итеп, "картлар көне" дип тә атыйлар. Ә әдәбиятта исә, матурлап, "гомер көзе" диләр. Без дә "кешенең гомер көзе" турында сөйләшербез. Табигатьтәге көз сыман, аның турында "алтын көз" дип әйтеп буламы? Әллә ул болытлардан, яңгырлардан гына торамы? "Сезнең гомер көзегез нинди?"...

Шәһәр кешеләрен кызганам

Иван Павлов, Түбән Кама районы Нариман авылыннан, 67 яшь


- Авыл кешесенең гомере ел әйләнәсе - болын эчендә, табигать кочагында үтә. Язымы ул, көземе, әллә җәеме - аның чиге юк. Рәхәтләнеп эшен эшли, һавасын сулый. Елның һәр сезоны мал, печән, тирес белән бәйле. Боларны мин зарланып әйтмим, киресенчә, сөенеп әйтәм. Шәһәр кешеләре генә кызганыч: яшәүләре дә дүрт стена арасында, эшләү урыннары да - ябылулы җирдә. Матур булып кояш чыгуын да, аның кызарып баюын да күрми калалар. Яхшыны эзлиләр, ул яхшының иртәгә киләсенә өметләнәләр. Ә ул "яхшы" һаман тоттырмый. Алдагысы артыннан чапмыйча, бүгенгесенә риза булырга кирәк, югыйсә.
Гомер көзе дигән чорны мин авырыксынмыйча каршылыйм. Балалар аякка баскан, акыл утырткан, кирәк кадәрен булдырган, җитлеккән чор ул. Һәр туган иртәгә сөенеп, үткәннең дә, бүгенгенең дә кадерен белеп яшим. Авылыбыздагы иман йортына - чиркәвебезгә йөрим. Барыбыз да исән-имин булыйк, илләребезгә хәвеф-хәтәрләр килмәсен, дип теләк итәм. Вакыты җиткәч, сезгә дә "алтын көзләрдә" яшәргә язсын.

60та гомер башланмый...

Григорий Иванов, Чаллыдан, 68 яшь


- Кайберәүләрдән: "Пенсиягә чыккач, яши генә башладым әле. Гомер яңадан башланды", - кебек сүзләрне ишетергә туры килә. Алай уйлаучылар белән килешмим. Моңарчы "гомернең тагын бер көне үтте", дигән уй башка кереп тә чыкмаган булса, хәзер, шуны уйлап, йөрәк "жу" итеп китә. Яшь чакта өскә үрмәлисең - тизрәк-тизрәк күтәреләсе килә, ә гомер көзенә җиткәч, бары төшәсең генә. Тормозга басарга телисең - тик нәтиҗәсез - тормоз инде ычкынган була. Алтмышта гомер башлана гына, диючеләр һаман да иртәгәге көнгә ышанып яши. Ә бүгенгесе белән яшәргә кирәклеген төшенмиләр. Бүгенге белән яшәү ничек була соң ул?
Өлгерә алган кадәр яхшылык эшләү, дип аңлыйм мин аны. Тегендә - гомернең чиге инде шәйләнеп килә. Калган арада үзеңне искә алырлык нәрсә эшләп була? Нинди истәлек калдырасың? Берәү дә үзеннән соң, "ул бигрәк яман кеше иде", дип сөйләүләрен теләми. Гомер көзе менә шундый, ашыга-кабалана, игелекле эшләр башкару вакыты ул, минемчә. Табигатьтәге кебек, болытлы, яңгырлы чаклары күп аның. Тик аларына исең китмичә, ямьсез якларын күрмичә, һәр нәрсәдән матурлык табарга тырышасың.

Малай булырга риза, әти генә кайтсын...

Елена Кузьмина, Чаллыдан, 72 яшь


- Соравыгызга җавап биргәнче, бераз гына үзем турында да сөйлим әле. Мин - Зәй районы Урта Пәнәче кызы. 1941 елның 22 июнендә әтием сугышка киткән, берничә көннән мин туганмын. Әтием мине малай булыр дип көткән. Ә мин, күргәнегезчә, кыз булып дөньяга килгәнмен. Әтинең сүзе хакка чыксын дип, белмим, күпме еллар буена үземне малай кебек тоттым. Малайлар башкара торган эшкә җигелдем, әнинең ир-ат кулын алыштыручысы булдым. Бер дә авырыксынмадым: малайлыкка түзәм - тик әтием генә исән-сау әйләнеп кайтсын, миңа "әти" дип әйтергә язсын дип тели идем...
Язмады... "Әти" дигән сүзне үзалдыма пышылдап, аның белән күңелдән сөйләшеп йөреп, гомер узып китте. Әле бүгенгә кадәр көтелде, өмет җуелмады... Өметләнерлек тә иде шул. Сугыш башында ук әтиебезнең хәбәрсез югалуы турында язу килде. Ә сугыш беткәндә, 1945 елның 27 нче мартында язган үз хаты килеп төште. "Мин исән-сау. Ходай кушса, исән-имин сезнең янга әйләнеп кайтырмын", дигән. Шулай "мин исән" дип хат язып та, суга төшкән күк юк булды әтиебез. Үлүе турында яңадан бер хәбәр дә булмады. Нинди ул гомер көзе, дисез сез. Әтиемне көтүем, сагынуым белән әле мин һаман да гомер язымда гына.
Гомер көзенә кердек дип, эшен куеп, кулын салындыручыларга исем китә. Үзем эшсез утырырга гел вакыт жәлләдем. Ирем Аулаш авылы кешесе - Егор Кузьмин иде. Аның белән бергәләп, алты бала тәрбияләп үстердек. Үзе исән түгел инде хәзер. Балалар да үз тормышлары белән яши. Берүземә күпме кирәк, пенсиям дә җитә, югыйсә... Үземә-үзем эш эзлим. Шәһәр эчендәге дүрт бүлмәле фатирыбызны ЗЯБ поселогындагы финский өйгә алмаштырдым. Янәшәдә - бакчасы, сарай, баз сыман урыннары бар. Кәҗәләр алып җибәрдем, тавыклар тотам. Кәҗә сөте - күп чирләрдән дәва, әллә кайлардан эзләп киләләр. Үзем дә артканын сатарга чыгам. Тузган җирне җамаштырып куярга бик ярап куя. Әле яз башланган гына була, ни арада җәе, аннан көзе, кышы җитә. Гомер аты шулай тиз чаба, артыннан куып җитәрмен, димә. Кайчакта күңел рәнҗеп тә куя шунда. "Кара әле, өлкәннәр көне дә үтеп киткән. 25 ел КамАЗда эшләдем, концертка булса да дәшәргә була бит инде", - дип уйлап куясың. Икенче минутта тагын: "И,и, безнең ишеләр меңәрләгән бит, ничек хәтерләп бетерсеннәр соң," - дисең... Гомер көзе менә шундый инде ул: әздән дә күңел була, әздән дә хәтер кала.

Барысы да минеке

Иван Глухов, Зәйдән, 75 яшь


- Гомер көзләренә аяк баскач, ашыгыла икән ул. Барысына да өлгереп каласы килә. Моңарчы басылган "Якын миңа туган як" дигән повестемның икенче кисәге өстендә эшлим. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата күп кенә материалларым ята. Аларны туплап, кечкенә генә җыентык итеп бастырырга исәплим. Бастыру өчен, акча табу яклары әлегә хәл ителмәгән, бер җае чыкмый калмас, дип өметләнәм.
Безнең шәһәрдә өлкәннәргә карата игътибар әз, димәс идем. Нинди чара үткәрелсә дә, дәшми калмыйлар. Куңелне күтәрергә тырышалар. Бу яшьтә чир дигән "дошман" гына әллә ни еракта йөрми. Әзрәк кенә йомшаклык күрсәттеңме, хәзер килеп бәйләнергә тора. Әле күптән түгел генә йөрәгемә операция ясатып чыктым. Үзебезнең Чаллыда шундый катлаулы операцияләр эшли башлаганнар. Нык сөендем. Миңа операцияне Мәскәүдән килгән медицина фәннәре докторы Геннадий Федоров ясады, девалаучы врачым - Чаллыныкы - Дамир Вәлиуллин булды. Шәп егетләр, икенче тапкыр гомер бирделәр үземә. "Бусы - көзе, бусы - кышы", дип, гомеремне бүлгәләргә җыенмыйм. Барысы да минеке һәм мин аны куанып үткәрәм.

Гомернең алтын чагы

Никифор Тукмачев, Түбән Камадан, 70 яшь


- Нәрсә ул гомер көзе? Бу сорауга җавап бирү өчен, ел һәм гомер фасылларына багышланган дүртьюллыкларымны укып китим әле:
Яз
Яз - җиһанга кояш җылы
Нурларын сипкән чагы,
Чәчәктәй яшь гомерләрнең
Кадерсез үткән чагы.


Җәй
Җәй - җиләкләр кызарган чак,
Игеннәр үскән чак бу.
Гомерләрнең көзе килмәс,
Дип өмет иткән чак бу.


Көз
Көз - кошларның киткән чагы,
Уйларның салкын чагы.
Еллары санаулы калган
Гомернең алтын чагы.


Кыш
Кыш - җирнең пакьләнгән чагы,
Акка капланган чагы.
Үткән гомергә үкенеп,
Җанның тапталган чагы...


Кешегә ел фасылларының һәммәсе дә кирәк булган кебек, гомеренең дә һәр фасылы бик кадерле һәм кирәкле. Гомер көзе - шулар арасында иң әһәмиятлесе дип саныйм. "Көз - уйларның салкын чагы" дигәнне - тәҗрибә тупланган, иң "мудрый" чор, дип аңларга кирәк. Ташыган хисләргә бирелеп, төзәтә алмаслык хаталар эшләү заманы узган. Салкын чәйне дә өреп каба торган чак. Бер сүз белән әйткәндә - алтын чак.
Былтыр җитмеш яшьлек юбилеемны уздырдым. Шул уңайдан язылган шигыремдә сезнең соравыгызга да җавап бар.
Җитмештән соң
Хезмәт җимешен җыясың
Җитмештән соң,
Яшәүнең ямен тоясың
Җитмештән соң,
Үткән гомерне уйлыйсың
Җитмештән соң,
Йөрәк тибешен тыңлыйсың
Җитмештән соң.
Туганнарың якынырак
Җитмештән соң,
Танышларың салкынырак
Җитмештән соң,
Дөнья күп серләрен ача
Җитмештән соң,
Көфер уйлар баштан кача
Җитмештән соң.
Яшьтәшләреңне барлыйсың
Җитмештән соң
Ялгышларыңны аңлыйсың
Җитмештән соң.....


Һәркемнең үз гомере. Үз язы, җәе, көзе, кышы....
Ни хикмәттер, бүгенге сораштыруда фикерләрен яңгыраткан өлкәннәребезнең берсе дә зарланмады. Бәйрәм көннәрендә кәефләрен төшерәселәре килмәдеме, чыннан да, бөтен нәрсәдән канәгать булып яшиләрме... Шулай сөенеп кенә яшәргә язсын үзләренә. Шагыйрь Никифор Тукмачев юлларын кабатлап әйтсәк:
Еллары санаулы калган
Гомернең алтын чагы.

Шушы алтын чагыгызның җылысын, кыйммәтлелеген тоеп, исәнлекләрегезне җуймыйча, озын-озак яшәгез! Барыгызга да күңел хөрлеге, тән сихәтлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшеннәр өлкәннәр көне 1 октябрь картлар көне