Почталарда йөргән идем…
Халык почтальоннарны төрлечә кабул итә. Кемнәргәдер ул айлык пенсия китерүче, кайберәүләргә ерактагы туганыннан хат, өченчеләргә - көндәлек матбугат алып килүче. Россия почтасының эш мәйданы киң һәм күп төрле. Без матбугат хезмәткәрләренең эше дә турыдан-туры почта белән бәйле. Алар журналистларны укучы белән тоташтыручы күпер ролен башкаралар дип әйтсәм, һич тә ялгыш...
Соңгы елларда Татарстанда почтальоннар гәҗит-журналларга яздыру буенча начар эшли, дигән фикер яши. Республикада чыга торган барлык гәҗит-журналларның да тиражы кимегәннән-кими бара. Ә менә күрше Башкортстанда Казанда чыгучы шәхси гәҗитләребезне укучылар саны күбәя икән. Моның сәбәпләре нидән килгәнен халык фикерен өйрәнеп, почта бүлекләренә барып ачыкларга булдык. Алга китеп, шуны әйтәсем килә: ике арадагы күпер нык какшаган, ягъни почта бүлекләре подписка чорында нәтиҗәле эшләми.
Мин Казан шәһәрендә очраган керәшен танышларыма мондый сорау бирдем: "Сез "Туганайлар" гәҗитенә ничек языласыз?"
Евдокия Токранова,
пенсионер:
- "Туганайлар" гәҗитенә керәшен концертларында язылам. Соңгы вакытларда концертларда яздыру булмады. Пенсия алган вакытта үземә язылырга туры килде. Почтада чират була. Кассалар эшләми, эшләгәннәрендә дә коммуналь хезмәт түләүләре өчен су буе чират тезелә. Кайбер кешеләр чират торырга теләмичә, кул селтәп, язылмыйча да китеп баралар.
Анна Востырова,
банк хезмәткәре:
- "Туганайларны" ел да яздырып килдем. Менә быел язылмый калдым. Элек почтальоныбыз өйгә килеп яздырып йөри иде. Пенсиягә китте. Хәзер яшь егетләр, армиягә бармас өчен, альтернатив хезмәт юлы белән почтальоннар булып эшлиләр. Гәҗитне дә көн саен өләшмиләр. Өйгә кереп, гәҗит-журналга яздыруны әйтәсе дә юк инде. Менә шулай, почтальон көтеп, "Туганайларсыз" калдым. Киләсе ел өчен почтага барып язылырмын, дип торам.
Петр Мураткин,
пенсионер:
- Миңа пенсияне почтальон китерә. Мин шулай, өйгә китереп бирүләрен сорадым. Дөрес, хәзер андый хезмәттән күпләр файдаланмый. Ел да пенсиядән язылып киләм. Киләсе елга да язылачакмын.
Иван Никитин,
машина йөртүче:
- Юлда йөргәндә, буш вакытларда, гәҗит укыйм. "Туганайларга" күп очракта почтага коммуналь хезмәтләр өчен түләргә барганда язылып кайтам. Чөнки барысы да бер кассада башкарыла бит. Кайбер вакытта чират торырга туры килә инде килүен...
Питрәч районының Кибәч авылы почта бүлеге җитәкчесе Анна Токранова:
- Хәзер гәҗиткә кешене үгетләп яздырып булмый. Һәркемнең үз теләгендә. Без үзебез халыкка гәҗит-журнал күп килүен телибез. Өй буенча йөреп тә, үзе теләмәсә, язылмый кеше. Укый торганы почтага килеп тә языла. Шуңа күрә безнең бүлектә һәркем өчен ишекләр ачык.
Халык арасында төрле фикер әйтүчеләр бар, билгеле. Газета алдыручылар почтальоннардан, ә тегеләре бе-ренчеләреннән зарлана.
Казанның Адоратский урамындагы 29нчы йортта урнашкан 132 нче почта бүлегендә гәҗит-журналларга язылуның ничек оештырылуын белешергә булдым. Бүлеккә керүгә, берничә тәрәзәдә "Касса эшләми" дигән язу каршы алды. Бары бер касса гына эшли булып чыкты. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә, матбугатка язылу һәм башка йомышлар да биредә кабул ителә икән. Шул ук почтада икенче тәрәзәдән тимер юл билетлары саталар. Гәҗиткә язылучы почмагы булдырылган, каталог куелган. Әмма квитанцияләр юк. Аларны кассирдан сорап алырга кирәк икән.
Бүлекнең җаваплы белгече Эльмира Гыйльманова белән очрашып сөйләштем.
- Безнең бүлектә "Туганайлар" гәҗитен яздыручылар юк дәрәҗәсендә, - диде ул. - Шәһәрдә керәшеннәрне табу, аерып алу җиңел түгел. Өстәмә тираж белән бастырган гәҗитләрегезне китерсәгез, без аларны почтальоннар аша өләшербез. Рекламаларыгызны китерсәгез дә була. Кайбер редакцияләр шулай эшләп, тиражларын арттыра.
Бүлектә аерым подписка бүлекчәсе яисә секторы юк икән. Подписка почтальоннар аркылы оештырыла. Аерым кассир да юк. Сорасагыз, кассир сезгә квитанция тутырырга да булышачак. Халык бирегә коммуналь хезмәтләр өчен түләү вакыты килеп җиткәч агыла башлый. Шул вакытта гәҗит-журналларга да язылалар инде, ди Эльмира Гыйльманова.
Казан шәһәренең башка почта бүлекләрендә дә шундый ук хәлгә тап булдым. Гомумән, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә махсус подписка белән генә шөгыльләнү-че кешеләре булган почтаны күргәнем юк.
Мәкаләм башында Башкортстан турында әйткән идем. Хәзер бу эшнең анда ничек оештырылуына күз салыйк. Күптән түгел миңа Дүртөйле шәһәрендә һәм аның янындагы авылларында булырга туры килде. Журналист, командировкага баргач, почтага кермичә калмый инде ул. Чөнки эшебезне халыкка алар аша күрсәтәбез. Дүртөйле районы авылларында гәҗит-журналларга яздыруның Татарстан белән чагыштырганда күпкә яхшырак оештырылганлыгын күрдем. Почтальоннар өй саен йөриләр, төрле гәҗит-журналлар тәкъдим итәләр. Дүртөйле почта бүлегендә ишегенә "подписка бүлеге" дип язылган аерым кабинетта өч кеше утыра. Кассирлары да үзләренеке. Ком-муналь һәм башка йомышлар өчен акчаны икенче бүлмәдә башка кассирлар җыя. Подписка бүлекчәсе белгечләре миңа авыл индексларын әйтеп яздырдылар һәм квитанцияне ничек дөрес тутырырга кирәклеген аңлаттылар. Авылларда язылган 10 кешенең подпискасын 10 минутта эшләп бетереп, урамга чыктым. Ике күрше республикада подписка оештыруда шундый зур аермалыклар күрдем.
Подписка кампаниясе башланыр алдыннан, газета-журналларга язылу бәяләре арта. Моны почта чыгымнары арту белән аңлаталар. Укучыларыбыздан җыелган акчаларның да күп өлеше почтага керә. Шуңа күрә, подписканы да алар оештырырга тиеш, һәм бу моңа кадәр гел шулай барды. Ә бездә хәзер журналистлар квитанция тотып, өй саен гәҗиткә яздырып, үгетләп, үз "товарын" мактап, тәкъдим итеп йөрергә мәҗбүр. Кайбер район почта җитәкчеләре моны дөрес дип саный. Гәҗиткә яздыру кем вазыйфасы соң? Журналистныкымы, почтальонныкымы? Моны хөкүмәт җитәкчеләре дә аңлап бетерми, күрәсең. Журналистның, рәсми яктан караганда, гәҗиткә яздырырга хокукы да юк бит, бу эш, официаль төстә, Россия Почтасына йөкләнгән.
Сораулар күп калды әле. Тик җавап бирергә әзерләр әлегә күренми...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев