Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Үпкәләшсәк, тәмле ризык дуслаштыра

Ямьле җәй көннәренең берсендә - 8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бер карасаң, нигә инде аны аерым билгеләргә? Болай да һәр көнебез - гаилә эчендә, аның мәшәкатьләре белән үтә бит. Күпләребез шулай уйлый... Ә кемнәрдер, бу бәйрәмнең эчтәлегенә аерым мәгънә салып, аны ел буена көтеп ала....

Ямьле җәй көннәренең берсендә - 8 июльдә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бер карасаң, нигә инде аны аерым билгеләргә? Болай да һәр көнебез - гаилә эчендә, аның мәшәкатьләре белән үтә бит. Күпләребез шулай уйлый... Ә кемнәрдер, бу бәйрәмнең эчтәлегенә аерым мәгънә салып, аны ел буена көтеп ала. Гадәти тормышта әйтеп булмаган иркәләү, рәхмәт сүзләрен нәкъ менә шушы көнне парыңа ишеттерү, зур булмаган бүләк биреп, аны сөендерү өчен, менә дигән җай, дип саный. Минем әңгәмәдәшләрем - Гаилә дигән корабта 55 ел буена бергә йөзүче Райка түти белән Михаил дәдәй Асановлар да нәкъ шундый фикердә. "Берең өчен икенчеңнең бик кадерле икәнен нигә белдереп алмаска? Тормышта бер-береңә карата иркәләү сүзләре болай да сирәк әйтелә бит", - диләр алар.

Каршымда утырган бу сөйкемле пар белән якыннан аралашып, бәхетле гаилә булып яшәүнең серенә төшенергә телим.

- Миша дәдәй, гомерлек яр итеп, ни өчен менә нәкъ Райка түтине сайладың? Сөйкемле сөяге тарттымы, башка сәбәбе бар идеме?

- Безнең танышуыбызга бик күп еллар үтте бит инде. Барысын да хәтерләп тә бетермимдер. Минем армия хезмәтеннән кайткан вакыт иде. Клубка килеп керүгә үк, карашларыбыз очрашты, тәнемнән ток үткәндәй булды. Чибәр иде, каһәр. Күбәләк кебек оча-оча биюе дә бүгенгедәй күз алдымда. Мин дә төшеп калганнардан түгел - каршысына чыгып, җилдәй җитез хәрәкәтләр ясап, очып биеп киттем. Бөтен кешенең күзе бездә иде ул кичне. Кемдер сокланып, кемдер кызыгып, кемдер көнләшеп калды - мин Райканы озата киттем. Биегәндә сүз әйтмәсә дә, бергә калгач, бик коры тотты үзен. "Армиягә озаткан егетем бар, аны көтәм, минем арттан башка килеп йөрмә", - диде. Өстемә бер чиләк салкын су койдылармыни - моңарчы булган кыюлыгым, ышанычым таралды да бетте.

Өйгә кайткач, озак кына йокыга китә алмый яттым. Йөрәгем урыныннан купты. Аны бары тик Райканың бер сүзе генә үз урынына утырта ала. Ул сүзгә ничек ирешергә?

Уйлаганымны ярты юлда калдыручылардан түгел идем. Тормыш үзе шундый булырга өйрәтте. Алты яшьтән кулыма чыбыркы алып, көтү көтә башладым. Миңа биш булганда, өй тулы ятимнәр калдырып, бер-бер артлы, әти белән әни үлеп китте. Нужа йөген җилкәбездә тартып барырга шунда өйрәндек. Үҗәтлек, булдырмыйча чигенмәү кебек сыйфатлар әти-әнидән дә бирелгәндер, дип уйлыйм. Асановлар бит без. Кыскасы, мин Райканы үземә кияүгә чыгарга күндердем. Шул ук көзне гөрләтеп туй да ясадык. Бүгенгә кадәр бер-беребездән суынышканыбыз юк. Бөтен яктан да килгән хатын, минем бәхетемнән очраган, дип саныйм.

- Райка түти, ә син ничек ризалаштың? Озата килгәч, башта куып җибәргәнсең бит.

- Үземнең дә үземә исем китә: юк, дидем бит инде, югыйсә. Егете бик шәп иде шул. Үзе чибәр, матур итеп җырлый, бии. Сөйләшүе тагын - нинди сандугач сайрый, диярсең. Яратуы, хөрмәтләве бер көнлек түгел, гомерлек икәне, ничектер, шул чакта ук күренеп торды. Карау белән, әнә шундый ышаныч тудыра алды. Сиземләвем дөрес булып чыкты - бергә тормыш иткәндә, бер тапкыр да, эх, нигә моңа чыктым икән, дип уйларлык итмәде. Аллага шөкер, ныклы терәгем булды. Бергәләп, дүрт балага тормыш биреп, аларны тәрбияләп үстердек. Хәзер инде оныклар, оныкчыклар сөябез. Папалары әле бүген дә балалар өчен ныклы таяныч, булышчы булып тора.

- Миша дәдәй, Райка түтине бөтен Чаллы халкы таный. Ул егерме биш ел буена "Карендәшләр" фольклор ансамбле җырчысы. Көнләшкән чакларың буладыр?

- Нигә көнләшим, ди? Бер-береңә ышаныч булмаса, нинди семья була инде ул? Сәхнәне ярата, аңа интересы бар икән - җырласын, йөрсен генә. Яраткан эше белән шөгыльләнгән кеше үзе генә бәхетле булмый, янәшәдәгеләрне дә бәхетле итә. Күңеле рәхәтләнеп кайта бит аның. Әле соңгы вакытта күпме концертлар куйдылар: Сәвәләйдә, Зәйдә, Чаллының Концертлар залында. Виталий Агапов әллә кайларга йөртә үзләрен. Кайткач, андагы халык, кунакчыллык, талантлы кешеләр турында сөйләп, үзе бер кат яңадан артист булып яши. Минем үземә туганнар белән җыелышып, җырлашып утыру да җитә. Бергәләп, Гәрдәле көйләрен җырлыйбыз, беткән авылыбызны искә төшерәбез.

- Райка түти, Гәрдәле авылын, аның җырларын сагыну да сине "Карендәшләр"гә китергәндер әле...

- Әйе, туксанынчы елларда "Карендәшләр" оешканда, безнең инде авылыбыз "КамАЗ" астында калган, йола-бәйрәмнәребез, көйләребез бөтенләй югалу куркынычы алдында тора иде. Рәхмәт керәшен, аның рухи байлыгы турында кайгыртучыларга, беренче башлап йөрүчеләргә. Аеруча, Райчка Ипееваның өлеше зур булды бу эштә. Ансамбльнең беренче җырчылары - Гәрдәле хатыннары булды. Көйләребез дә безнеке иде. Аннары, башка төбәк керәшеннәренекен дә җырлый башладык.

Керәшен Гәрдәлесе авылын искә төшергәндә, йөрәкләребез өзелеп китәрдәй була. Шундый бай авыл иде бит ул. Халык, сугыш авырлыкларын җиңеп, бераз хәлләнеп, яңа йортлар торгыза, яңача яшәргә өйрәнеп кенә килә иде - бөтен кешене урыныннан кубардылар. Авылыбыз белән барып урнашырга җир бирегез, Керәшен Гәрдәлесе булып калыйк, дип, төрле инстанцияләргә хатлар да язып карадык. Нәтиҗәсе генә булмады - авыл бетте. "Гигант" совхозына күчәргә куштылар, чит авылга килгән кеше - ул бит инде беркайчан да үз кеше булмый - килгән килмешәк була. Аны теләмәдек. Ансамбльгә йөрү - минем өчен генә түгел, бик күп кешеләрнең күңелен басу өчен бер дәва булды.

- Миша дәдәй, тормышта табак-савыт шалтырамый тормый, үпкәләшкән чаклар да була. Сезнең семьяда дуслашуга беренче адымны иң элек кем ясый?

- Бер ялгансыз әйтәм: зурлап кычкырышканыбыз, бер-беребезгә тавыш күтәргәнебез булмады, алга таба да була күрмәсен. Берәр сәбәп чыгып, хатын-кызларга хас "чәпчү" башланса, мин үзем урамга чыгып, бераз йөреп керергә яратам. Кайткач инде беренче сүзем: "Карчык, берәр нәрсә капкалап аласы иде, карын ачып китте", - дим. Минем шундый гадәтемне инде күптән өйрәнгән Райкам мин яраткан тәмле ризык чыгара: я кыстыбый, я бәрәңге тәкәсе, я пилмән (шаккатам, ни арада пешереп өлгерә торгандыр ул әлеге ризыкны!). Менә шулай, гөрләшә-гөрләшә, кыстыбый ашый-ашый, тыныч кына чәй эчәбез. Тыныч тормышның сере - сабырлыкта, бер-береңне аңларга тырышуда, берең сөйләгәндә, икенчең җөпли белүдә, дип саныйм мин.

Миша дәдәй белән килешмичә булмый. Гомер иткәндә, тормыш мәшәкатьләренә түзеп, янәшәдәгеләргә авырлык китермәс дәрәҗәдә сабыр булып, киңәш-табыш итешеп яшәсәң, семьяңда тынычлык, күршеләрең белән татулык, туганнарың арасында хөрмәтең булыр. Асановлар семьясы 55 ел буена нәкъ шул кагыйдә буенча яшәп ята. Үзләренең хисләрен, теләкләрен генә алга куеп, семьясын таркаткан ир һәм хатыннарга менә шул сыйфатлар җитми дә инде.

Мария Мартынова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев