Туганайлар

Питрәчләргә барган идек…

Һәркем үзенең туган ягында ешрак булырга омтыла, чөнки туган як кешегә көч бирә. "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең туган ягым - Питрәч районына гастрольгә җыенуын белгәч, мин дә алар белән бер йөреп кайтырга булдым. Заманында район газетасында эшләгәнлектән, андагы дусларны да очрату, сөйләшү иде теләгем. Бүген дә биредә яшәүче мактаулы кешеләрне,...

Питрәч безне күп яңарышлары, шәһәрләшә барган төсе белән каршылады. Биредә күп катлы йортлар да шактый төзелгән. Боз сарае төзелү дә якташларыма спортта җиңүләргә ирешүгә мөмкинлекләр тудырачак!
"Бәрмәнчек" ансамбленә авылларда үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеген тудыру Питрәч районы администрациясе ярдәме белән булды. Алар башта Күн, Татар Тау Иле авылларында, керәшен җырулары белән мөселман кардәшләрне таныштырып, аларның күңелен яуладылар. Без барган керәшен авылларыннан беренчесе - Янсуар.
Авыл халкы залны тутырмаса да, концертны ошатты. Үзебезнекенең үзәктә булуын якын иттеләр, күрәсең.
Икенче концерт Керәшен Сәрдәсе авылында булды. Әнием туып-үскән яклар булганга, бу авыл миңа кечкенәдән таныш. "Сәрдә зур, безнең Әлбәден кечкенә", - дип, анда яшәгән туганнарымнан көнләшә идем. Кызганыч ки, бу юлы Керәшен Сәрдәсенә трасса буйлап агучы язгы ташкын аша бардык. Авыл безне бикле Культура йорты, элеккеге "Заря" колхозының җимерек конторасы, шундый ук хәлдәге балалар бакчасы белән каршы алды. Якташларым әйтүенчә, монда күптән колхоз беткән, берничә инвестор килгән. Фермалар да бушап калган, андагы терлекләр дә каядыр "күчкән" икән. Авылда артистларга чәй эчерүче дә табылмады. Кибет яныннан ташу агу сәбәпле, ботинка, туфли кигән егет-кызларыбыз юл аркылы чыга алмадылар. Ярый әле, авыл халкы ярдәмчел, артистларга үз бутыйларын салып кигерттеләр.


Авылның Культура йорты директоры Алексей Дементьев әйтүенчә, биредә элек дискотекалар еш булган. Шул чара белән, район бюджетына да шактый акча керткәннәр сәрдәлеләр. Клубта хәзер директордан кала, бары бер сәнгать җитәкчесе эшли, ул да булса, ярты ставкага гына. Ә күрше Татар Казысында шул ук вазыйфаны өч кеше башкара икән. Культура йорты да колхоз идарәсе бинасы хәленә төшмәсме, дигән борчулы уй туа. Чөнки клубның капиталь ремонт күрмәгәненә инде 30 ел булган.
Керәшен Сәрдәсе гомердән-гомергә Питрәч районында керәшеннәрнең рухи үзәге булды. Анда беренче керәшен чиркәве салынды, музей ачылды. Авылның шулай картаюын, кешеләрнең эшсез, битараф булуын күрү йөрәгемне әрнетте. Аны киләчәктә яшәртеп булырмы? Нишләдең син, Сәрдә?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: