Туганайлар

Олы көндә олы юбилей

1992 елда Түбән Камада керәшеннәрнең милли-мәдәни үзәге төзелеп, 20 ел яшәү дәверендә ул керәшеннәрнең культурасын, йола-гадәтләрен саклап калу, бәйрәмнәрен үткәрү, ансамбльләр оештыру буенча күп эшләр башкарды. 15 апрель, Олы көн-Пасха бәйрәме көнне, шушы вакыйга уңаеннан, "Халык иҗаты йорты"нда зур юбилей тантанасы узды.

Уен-көлке, дәртле гармун авазлары белән гөрләп торган фойеда бәйрәм рухы тантана итә. Бер якта балалар шау-гөр килеп күкәй тәгәрәтә, икенче якта олылар такмаклар әйтешеп, биеп күңел ачалар. Дус-иш бер-берсен таба, кочаклашып күрешә. Буяган күкәй бирешеп, бер-берсен котлый:

- Христос терелеб торган!

- Чынлаб терелеб торган!

Бәйрәм кичәсе балалар катнашында сәхнәләштергән «Олы көн» күренеше белән башланып китте. Залда тамаша кылып утыручыларның күбесе аларга карап балачагын да, «беренче» булу өчен таңнан торып, күкәй җыярга чыгып йөгерүен, үзенең дә шушы балалардай йорт хуҗаларына иминлек, байлык, бәрәкәт теләп, мендәр өстендә «черләвен» исенә алып, елмаеп утыргандыр. Бәйрәмнең төп хуҗалары - Валентина Тупаева житәкләгән «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле булды. Олылар төркеме дә, яшьләр төркеме дә берсеннән-берсе моңлы җырлары белән куандырды. Алар күп булып, зур сәхнәне тутырып тордылар. Шулай ук «Асыл нәсел» балалар ансамбле, «Яшьлек» халык җыр һәм бию ансамбле чыгышларын да тамашачы бик яратып карады. Бәйрәм кунаксыз булмый, билгеле. Түбәнкамалыларны Олы көн һәм истәлекле юбилей датасы белән тәбрик итәргә теләүчеләр шактый иде. Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров:

- Татарстанда 115 милләт, 80 милли жәмгыять бар. Аерата яхшы эшчәнлек алып баручылар - чуваш милли автономиясе һәм Татарстан керәшен оешмасы. Түбән Кама керәшен җәмгыяте турында һәрвакыт яхшы сүзләр генә ишетәбез. Шулай киләчәктә дә эшләребезгә нәтиҗә ясап, бер-беребезне кунакка дәшеп, аралашып яшәргә язсын, - дип теләде һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән милли культураны, традицияләрне саклау һәм җәелдерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага һәм актив идарә членнарына Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды. Николай Владимиров шатлыклы хәбәр җиткереп, Түбән Кама районы администрациясенең көзгә яңа "Халыклар дуслыгы йорты" ачарга җыенуын әйтте һәм кабат шул тантанада очрашырга сүз бирде.

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшид Миңнуллин да шәһәрдәшләрен һәм җәмгыять членнарын бәйрәм белән котлады, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, шәһәр, район тормышын яхшыртуга күп көч куюлары өчен рәхмәтен җиткерде һәм шәһәр мэры Айдар Метшин кул куйган Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.

Отец Марк бәйрәмгә килүчеләргә Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасийның котлау сүзләрен тапшырды һәм үтемле итеп үгет әйтте.

Түбән Камада барлыгы сигез милли җәмгыять эшләп килә. Ничә еллар буе иңне-иңгә куеп яшәүче керәшен туганнарына аларның да җиткерер, әйтер сүзләре күп иде. Шушы сигез тугандаш гаиләнең бер-берсенә терәк, таяныч булырга һәрвакыт әзер торуы үзе бәхет түгелмени!?

Кичәдә "Сүрәкә" ансамбле җырчылары керәшеннәрнең матур көйләрен җырлап, тамашачыларның күңелен күрделәр. "Балчыклы җиңгиләре" фольклор ансамбле чыгышын да публика яратып кабул итте. Лаешта начар күрүчеләр мәктәбендә белем алучы, "Туым җондызы" фестивале дипломанты Альбина Абрамова җырлаганда, күп шигырьләр, хикәяләр авторы Мария Логинованың үз шигырен укыганда, үзе кебек үк инвалид коляскасы ярдәмендә генә хәрәкәт итүче иптәше, спорт мастеры Раиса Мещерякова белән бергәләп җыр башкарганда, алардан бөркелгән ихтыяр көчен, тормышны чиксез ярату, яшәүгә омтылыш, эчке матурлык кебек хисләр ташкынын тоймый калучы булмагандыр. Тулы канлы, сәламәт тормыш алып баручылар күләгәсендә югалып калырга юл куймыйча, аларны олылап, халык алдына чыгарулары өчен Түбән Кама керәшен җәмгыятенә аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Кичә барышында әйтелгән бер-сеннән-берсе җылы тәбрик сүзләренә каршы Тамара Алексеевна да җавапсыз калмады:

- Безнең әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашырга килгән, безнең өчен сөенеп утырган һәркемгә тирән рәхмәтемне җиткерәм. Шушы еллар эчендә күп эшләр башкарылды, күп көч куелды. Мин боларны үзем генә ерып та, башкарып та чыга алмас идем. Янәшәмдә Лидия Тартмина, Елизавета Михайлова, Анна Бутяева, Сергей Шадрин, "Бәрәкәт" яшьләр оешмасы җитәкчесе Владислав Домолазов кебек керәшен җанлы булышчыларым, Геннадий Муллин, Юрий Иванов кебек финанс ягыннан ярдәм кулы сузучы дусларым булмаса - мин беркем түгел. Ходайга шөкер, эшлибез, булдырабыз, дип торучы яшьләребез күп. Алга таба да эшлиселәребез, ирешәселәребез күп әле. 20 ел буена тупланган тәҗрибәгә таянып, халкыбызга тугры хезмәт итәрбез, - дип сүз бирде. Өч сәгатькә сузылган юбилей кичәсеннән соң халык тиз генә таралырга ашыкмады. Иҗат йортының фойесы шат авазлардан, жырлы-биюле уеннардан озак яңгырап торды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: