Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Окей, гугл! – Халык интернетта “утыра”

4 апрель – Халыкара интернет көне.

Бу көнне тарихта 20 томлык «Etymologiae» энциклопедиясен төзегән Исидор Севильский вафат булган. Бу китапны барыбызның да яратып өлгергән, бүгенге көндә иң алга киткән сайтларның берсе - "Википедия"ның үрнәге дисәк тә була. Әлеге дата (4.04) шулай ук Интернет челтәрендәге "404. Бит табылмады" хатасын да хәтерләтә. Үзебезнең Рунет туган көн исә 1994 елның 7 апреленә туры килә. Бу көнне югары дәрәҗәдәге халыкара милли доменнар җыю базасында ".ru" домены барлыкка килгән.

Халыкара Интернет көне рәсми булмаган бәйрәм, ләкин аның турысында елдан-ел күбрәк халык белә. Интернет шулкадәр күп функцияләрне башкара ки, аннан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. 

Өлкән яшьтәге дәдәй-түтиләрнең телефоннарына карап, "Окей, Гугл!", дип эндәшеп, Интернеттан үзләренә кирәк булган мәгълүматны эзли. Ләкин, барлык мәгълүматка да ышанырга ярыймы, кирәкме?

Россия халкы берничә чыганакны чагыштырганнан соң гына тулы картинаны күзаллый.

Телевизорда, интернетта хәбәр ителә торган яңалыкларны карарга яратучыларның 60 проценты башта аларны төрле чыганаклардан белергә һәм шуннан соң, чагыштыру аша тулы картинаны күз алдына китерергә мөмкин дип исәпли. Россиянең халык фикерен өйрәнү фондының сораштыру-тикшеренүләре шуны күрсәтә икән. Сүз уңаеннан, Европадагы күп кенә илләрдә халыкның массакүләм матбугат чараларына ышанычы, гомумән, юк дәрәҗәдә.

Телевизор караучылар фикеренчә, 2015 елның маеннан башлап, мәгълүмати программаларның сыйфаты 20 процентка кимегән. Соңгы берничә дистә елда төп телеканаллар тапшыруларын каручылар саны 10-20 процентка азайган. Телевизорны карамаучылар исә 7 мәртәбә арткан. Яңалыкның җиңел һәм ышанычлы чыганагы дип, күпләр интернетны саный. Андыйлар – 70 процент.  

Ә шулай да, халыкның 62 проценты һәр яңалыкны телевизор тапшырулары аша белеп тора. 42 проценты – интернеттагы яңалыклар сайтына өстенлек бирә. Социаль челтәрләрдән 23 проценты карый.

Шул ук вакытта, халык фикерен өйрәнү фонды нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкның 43 проценты гына телевизорда тапшырулар алып баручыларның сөйләгәннәренә ышана. 21 проценты яңалыклар сайтыннан үзе укыганнарга ышана, ә 15 проценты гына – социаль челтәрләргә.

 “Аргументы һәм факты” атналыгында язылганча, интернет булмаган совет чорында, төгәлрәге 1990 елга илебез халкының 100 процентка якыны үзәк телевидение тапшыруларын караган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев