Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Нократ буе тагын гөрләде

Узган ел Мамадышка нигез салынуга - 620, аңа шәһәр ста-тусы бирелүгә 230 ел тулу тантаналы төстә билгеләп үтелгән иде. Бәйрәм кысаларында утыздан артык зур чара уздырылу әле Мамадыш тарихында булганы юк иде, дип матбугат битләрендә дә язып чыктылар. Хәер, юбилейлар шулай шаккатмалы була инде ул, юбилейсыз гади елларда шәһәрнең туган...

Бер ел эчендә Мамадыш тагын да үскән, матурайган. Быел яңа уку елына республикада бердәнбер яңа мәктәп төзелсә, ул да булса - Мамадышта. 460 укучыга исәпләнгән бу мәктәп, кайсы яктан алып карасаң да - башкаларның күзе кызыгырлык. Социаль ипотека буенча чиратта торучыларны, сугыш инвалидларын һәм аларның толларын, ятим балаларны фатирлы итү буенча да алар нәтиҗәле эшли. 2011 елда 26 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылса, быел ул 27 мең кв. метрга җитәчәк. Юкка гына Мамадышка дүрт ел рәттән "Татарстанның иң чиста, матур һәм төзек шәһәре" конкурсында беренче урын бирелмидер.


Инде бәйрәмгә әйләнеп кайтыйк. Туган көн тамашасын быел Нократ яр буендагы төп сәхнәдә күрсәттеләр. Өяз шәһәре Мамадышка пароход туктап, аңардан купецлар төшкәнен, өлкән яшьтәгеләрнең вальс биюләрен, пионер отрядларын, "Кавказская пленница" комедиясе сюжетына корылган шаян моментларны Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләр дә, читтән килгән кунаклар да яратып карады. Монда сценарий авторларының иҗадилыгына, оештыру осталыгына сокланмый калу мөмкин түгел.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов мәйданга килгән халыкны шәһәр көне белән котлаганнан соң, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин Анатолий Петровичка Татарстан Республикасында бишенче категориягә кергән торак пунктлары арасында беренче урынны алганлыкка Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Бәйрәм тантанасында "Татэнергосбыт"ның Алабуга бүлекчәсе филиалының Мамадыш клиентларга хезмәт күрсәтү участогы начальнигы Иван Телешовка "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы", "Радуга" ҖЧҖ директоры Рафаэль Галиевка "2012 ел эшмәкәре" дигән исемнәрне раслаучы таныклыклар тапшырылды.
Күпсанлы бүләкләнүчеләр арасында җырчы, шагыйрь, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, язучы-журналист Мансур Сафин исемнәре дә яңгырады. Аларның күкрәкләренә "Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен" медальләрен тактылар. Бәйрәмдә бер төркем инвалид балаларга да хөрмәт күрсәтелде. Аларга, "Балачак шатлыгы" ярдәм фонды исеменнән, компьютерлар алу өчен сертификатлар тапшырылды.
Рәсми өлештән соң халык, рәхәтләнеп, Казан артистларының чыгышларын тыңлады, аттракционнар карады. Бәйрәм тамашасы кичке сәгать унда салют утлары белән төгәлләнде.
Мамадышны ни өчен яратасың дигән сорауны берничә актив хәбәрчебезгә бирдек. Алар түбәндәгечә җавап бирде.

Шаккатмалы концерт


Елизавета МИХАЙЛОВА, Түбән Кама шәһәренең 47 нче балалар бакчасы җитәкчесе:

- Быел февраль аенда мамадышлылар Түбән Кама шәһәрендә иҗади концерт күрсәттеләр. Шушы яшемә җитеп, шундый сәнгатьчә югарылыктагы концерт караганым юк иде. Мамадыш турында фильм да күрсәтелде. Аларның сүздә генә түгел, эштә дә уңган икәнлекләрен күрдек. Якташларым өчен чын күңелдән сөенеп, үземнең дә шул яктан булуым өчен горурланып утырдым. Ә моннан өч дистә еллар элек хәлләр бүтәнчә иде...
Мәктәптә укып йөргән чак. Мине комсомол секретаре итеп сайладылар. Комсомол активын районга җыелышка чакырганнар. Кыш көне иде, трактор чанасына утырып, Мамадышка киттек. Җыелышта ниләр сөйләгәннәрдер, хәтерләмим. Трактор чанасында яңадан кайтыр юлга чыктык. Чанага җылы барда тулы бочка куелган. Салкын үзәкләргә төшкәч, - бочкага терәп, кулларны бераз җылытабыз. Кайткач, барыбыз да чирләп егылдык. Икенче көнне миннән башкалар мәктәпкә килә алмады. Температурам югары булса да, мин - бардым. Комсомол секретарена бармый калырга ярамый иде.
Шул елларны исемә төшереп, бүгенге Мамадыш белән чагыштырам. Икесе ике шәһәр кебек. Ишегалдына кадәр асфальт юл килә. Транспорт кирәк чакта, өеңнән такси килеп ала. Менә бит нинди хәзерге Мамадыш. Шулары өчен яратам мин аны.

Мамадыш ул - оҗмах почмагы


Елизавета МАЛОВА, Мамадыш районы Владимир авылында туган, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче шагыйрә:

Үземнең Мамадыштан булуым белән горурланам. Җай чыкканда, бераз гына мактанып та алгаларга яратам. Владимир авылы Мамадыш юлыннан еракта урнашкан. Без кечкенә чакта Мамадышка юл юк, кирәк-яракка я Тәкәнешкә, я Чистайга бара идек. Чаллы-Казан трассасы ачылгач кына, Мамадышка йөри башладык.
Мамадыш турындагы истәлекләрем, беренче чиратта, язучы-шагыйрь Ананий Малов (Ямаш Игәнәй) белән бәйле. Мәктәптә укыганда ук шигырь җене кагылган кыз идем. Язмаларым районның "Коммунистик хезмәт өчен" газетасында басылгалап барды. Бервакыт мәктәбебезгә Малов абый (без аны шулай йөртә идек) килде. Аның белән фотограф та килгән иде. Фотоларымны куеп, минем турыда зур мәкалә чыгарды. Шундый якын итеп, үзенең тиңдәше сыман күреп сөйләште. Әдәбият белән кызыксынуым шуннан соң тагын да көчәйде. Миңа ул йомшак, юаш кеше кебек тоелган иде. Чаллыга китеп, "Керәшен сүзе" гәҗитен чыгара башлагач, мин аның эчендә нинди ялкын булганлыгын аңладым. Юаш булмаган, акыллы кеше булган икән ул Малов абый. Юаш булса, андый гәҗит оештыра алмас иде. Үзе белән яңадан очрашырга туры килмәсә дә, аның иҗаты белән гел кызыксынып тордым. Шигырьләрен "менә бит ничек итеп әйтеп биргән", дип, комментарийлар ясый-ясый укый идем. Кызганыч, гомере кыска булды Малов абыйның...
Инде Түбән Камада яшәсәм дә, әле һаман да Мамадышта торам, аннан аерылмадым кебек тоела үземә. Авылдашларымны, райондашларымны бик яратам, уңышларына куанам. Алар да мине яраталар, күтәрәләр - мин моны сизеп торам.
Узган ел мамадышлылар Республикабыз шәһәрләрендә зур концерт куеп йөрделәр. Концерттан соң, Валерий Шрыков янына килеп:
- Концертыгыз шундый шәп булды. Минем дә бөтенләйгә Мамадышка кайтып китәсем килә, - дидем, хисләремә буылып.
Мамадыш ул - оҗмах почмагы. Түбән Камадан авылыма кайт-канда, тирә-ягыбызны күзәтергә яратам. Андагыдай җиләкле тау-лар, бай елгалар тагын кайда бар?! Әйтеп, күрсәтеп бирегез миңа нәкъ шундыйны!
Мамадыш ул һаман үсештә, үзгәрештә. Анатолий Иванов килгәч, шәһәрнең йөзе нык үзгәрде. Аларга алга таба да уңышлар телим.
Мине борчыган хәлләр дә бар, билгеле. Колхозлар таралып, авылларның бетә баруына җаным сыкрана. Монда үземнең дә гаебем бардыр. Мин дә ташлап киткәнмен бит, ә нигә башкалар китмәскә тиеш?! Юлсызлык теңкәгә тиде шул, ташлап китүдән башка әмәл калмаган иде. Юлсызлыкны бетерү буенча районда күп эшләнсә дә, әле бу мәсьәләнең тулысынча хәл ителгәне юк.
Менә шулай, бары өчен дә, югы өчен дә яратам мин Мамадышымны.

Неапольдә яшәгәнче, Мамадышта яшәр идем...


Лидия ПАСЫЕВА, Усали урта мәктәбенең тарих укытучысы:


Бүгенгедәй хәтерлим, кечкенә классларда укыганда, ниндидер фес-тивальгә Мамадышка бардык. Үзәк урамга аркылы, әллә каян күренеп тора торган итеп, Лев Николаевич Толстойның: "Сез, бәлки, ышанмассыз да, мин Венециядә, Римда, Неапольдә яшәгәнче, Мамадышта яшәр идем", -дигән моңа кадәр миңа таныш булмаган юллары нык тәэсир итте миңа. Толстой кадәр Толстой Мамадышта булган, безнең шәһәребезгә нинди олы бәя биргән булган бит! Мондый җирдә тууың, шушы җирдә яшәвең белән ничек горурланмыйсың, ди.
Нәкъ шушындый җы-лы горурлану хисен Фә-нис Нәбиуллинның Нәкыя Йосыпова сүзләренә язган "Мамадыш" җырын беренче кат ишеткәндә кичергән идем. Әйтерсең, районнарга багышланып язылган җырлар арасында бу җырдан да матурын ишеткәнем юк иде.
Туган якка мәхәббәтне әнә шундый күңелгә тия, үзәккә үтеп керә торган сүз, җанны иркәли торган җыр, күренекле якташлар белән горурлану хисе тәрбияли, минемчә. Соңгы елларда шәһәребезнең матурлыгы, мондагы чисталык, зәвык белән бизәлгән урамнар да горурлану хисе тудыра. Күз явын алырлык гөлләр иленә әверелде шәһәребез.
Совет мәктәбе бездә Туган илгә генә түгел, Туган җиргә дә мәхәббәт, горурлану хисләре тәрбияли алган. Үзебезнең Мамадыш төбәгеннән чыккан күренекле кешеләрне белеп үстек без. Шуңа күрә өлкән, урта буын кешеләре чын патриотлар алар. Яшь буынны да шушы үрнәктә тәрбияләү максатыннан, районыбыз башлыгы Анатолий Петрович Иванов инициативасы белән мәктәпләрдә "Тормыш дәресләре" кертелде. Аның максаты нәкъ менә туган-үскән җиребезгә мәхәббәт, горурланырлык шәхесләребез турында белешмә; үткәнебезне, тарихыбызны өйрәнү; районыбызның хезмәт алдынгылары, авыл хезмәтчәннәре, төрле предприятие-оешмалар эшчәнлеге белән таныштыру; булачак профессияне сайлауга дөрес юнәлеш бирү.
Яшь буын да: "Мин Туган җиремне яратам, Мамадыштан булуым белән горурланам!", - дип әйтерлек булсын, моның өчен һәркем үзеннән лаеклы өлеш кертсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш районы