Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналарына бер айга өстәмә ял бирелергә мөмкин

Бүгенге көндә Россиядә 700 меңнән артык инвалид бала яши.

Россиянең өчьяклы комиссиясенә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен өстәмә социаль гарантияләрне күздә тоткан федераль закон проекты кертелде. 13 сентябрьгә кадәр закон проектына карата рәсми җавап хөкүмәткә бирелергә тиеш. «Российская газета» язуынча, законның проекты редакция карамагында бар.

Бүгенге көндә Россиядә 700 меңнән артык инвалид бала яши. Закон буенча, алар медицина күрсәткечләре нигезендә санаторий һәм курортларда дәваланырга хокуклы. Мондый балаларның мөстәкыйль рәвештә шифаханәләргә барып җитә алмавы һәм анда туганнары яки якыннары ярдәменнән башка тора алмавы аңлашыла. Хәзерге вакытта Хезмәт кодексында язылганча, ата яки ана, опекун яки попечительләрнең берсе инвалид баласын карау өчен айга бер тапкыр түләүле дүрт ял көне ала ала. Әмма мөмкинлекләре чикле баланы курортка алып бару өчен ата-аналарга чираттагы ялларын файдаланырга туры килә. Мондый очракта дүрт өстәмә көннең файдасы юк, дип яза басма.

Закон чыгару тәкъдиме белән чыккан авторлар арасында Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко, сенаторлар Андрей Турчак, Андрей Клишас, Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев бар. Алар фикеренчә, Хезмәт Кодексында инвалид балаларның ата-аналарына балаларны шифаханә яки курортларда дәвалануга алып бару өчен календарь ел дәвамында 24 көнлек өстәмә түләүле ял бирү хокукын беркетергә кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев