Туганайлар

Майор Гаврилов. Истә, һаман да истә!

1 март көнне Казан шәһәренең Гаврилов урамында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Питрәч районы Әлбәден авылы кешесе, Брест крепосте өчен батырларча көрәшкән Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловка багышланган чара узды. Аны Республика тарафыннан кадрлар резервы әзерләүче программада катнашучы Казан егете Николай Трофимов керәшен яшьләре оешмасы белән берлектә уздырды. Чараның уздырылу...

Николай бу чараны бик эчтәлекле итеп оештырган. Гаврилов үзе исән вакытта кулланган экспонатлардан кечкенә генә күргәзмә дә эшләнгән. Аны Гавриловның туган җиреннән - Питрәч районының Әлбәден авылыннан алып килгәннәр. Әлбәдендә геройның музее эшли. Фото һәм басма материаллардан кала, музей сотрудниклары Гавриловның кул сәгатен һәм хәрби фуражкасын да алып килгәннәр. Машина кузовында ясалган махсус блиндажга кереп, сугыш елларына кайткандай, фотога төшәргә була. Егетләр-кызлар, солдат киемнәренә киенеп, гармуннарда уйнап, сугыш еллары жырларын жырлыйлар. Әлеге чара турында ишетеп, Петр Михайловичның авылдашлары да килгән. Алар да күңелләрендәге хәтирәләр белән уртаклашып киттеләр.
Римма ХАРИТОНОВА:
- Өебез бүген дә Петр Михайлович туып үскән йорт белән янәшә тора, күршеләр без. Ул ел саен авыл Сабан туена кайта иде. Урыны һәрвакыт түрдә булды. Шундый да гади кеше иде ул. Һәркем белән аралаша, сөйләшеп, сүзе бетми торган иде. Ләкин сугыш, андагы күргәннәре турында бер дә сөйләргә яратмады, күңеле тула иде.
Евдокия ТОКРАНОВА:
- Мин Петр Михайлович белән аның авылга соңгы тапкыр кайткан чагында күрешкән кеше. Ул вакытта мин мәктәптә пионервожатый булып эшли идем. Шул вакытта Петр Михайловичның авылның ерак басуындагы чишмә суын эчәсе килгән. Аны военкомат хезмәткәрләре, эскәмиягә утыртып, чишмәгә су эчәргә алып бардылар. Ул инде авыр хәлдә иде. Хәзерге кебек, уңайлы креслолар юк иде шул... Тагы да авырайгач, "скорый" белән алып киттеләр. Озак та тормый, "Петр Гаврилов үлде" дигән хәбәр килде. Мәктәптә татар телен укыткан Павел Апушев, военком белән, аны күмәргә китте.
Петр Михайловичны каршылаганда, мин үзем чиккән сөлгегә ипи-тоз куеп чыккан идем һәм сөлгене Гавриловның хатыны музейга дип сорап алган иде. Апушев кайткач, сөлге турында сораштым, һәм ул: "Әйе, сөлгегез, чыннан да, Брест музеенда эленеп тора", - диде.
Петр Гаврилов үзе, Брестта күмелсә дә, Краснодар шәһәрендә яшәде. Мин аңа хатлар да язгалый идем. Аның Ольга исемле сеңлесе бар иде. Ул, Гаврилов үлгәндә янына барып җитә алмган. Соңгы сүзләрен Петр Михайлович татарча әйткән. Хатыны: "Нишләп татарча әйтәсең? Мин бит аңламыйм, Ольгага нәрсә диярмен?" - дип сорагач, ул: "Мин русча белмим!" - дип җавап кайтарган...
Мария МАЙОРОВА:
- Җәйләрне авылда уздырабыз. Кичләрен, дуслар, классташлар белән җыелып урам әйләнергә чыккач, Петр Михайловичның йорты каршында туктап, рәхмәтләребезне әйтеп, баш иябез. Безнең авылдан шундый герой чыгу белән без бик бәхетле. Ул безнең горурлыгыбыз!
Акциядә 200 дән артык кеше катнашкан. Шул күләмдә брошюралар, ленталар әзерләгән идек, җитмәде, диләр оештыручылар. Акция азагында журналистлар игътибарыннан бушаган Николай Трофимов фикерләре белән бүлеште.
- Казанда Гаврилов урамы бар икәнен күпләр белә, ләкин кем хөрмәтенә аталганын белүчеләр аз. Брест крепостен саклаган майор Гавриловны да беләләр, ә бу урамның аның исемен йөртүен белеп бетермиләр. Әлеге һәм башка моментларны кешеләргә аңлату өчен, махсус брошюралар әзерләдек. Анда Гавриловның биографиясе, ә иң мөһиме - керәшен икәне турында язылган. Бу бик күп кеше өчен бүген ачыш булды. Мондый акцияләрне киләчәктә дә оештырырга кирәк, дигән фикергә килдем. Быел июнь аенда Гавриловның тууына 115 ел була. Яхшылап әзерләнеп, җәй көне әлеге датаны билгеләп узсак, әйбәт булыр иде.
Шунысы сөендерә, халык бик күп җыелды. Өлкән кешеләр, бигрәк тә авылдашлары, хисләрен яшерә алмыйча, кочаклап елап та алдылар. Рәхмәтләр укып, "Әле яшьләребез өметсез түгел икән!" - дип, безне дә мактап, сөендереп киттеләр.
- Яшьләр акция белән бик кәнагать, - ди "Бәрәкәт" яшьләр оешмасы җитәкчесе Алиса Спиридонова. - Шундый изге эштә катнашуыбыз белән горурланабыз. Гимнастеркалар киеп, 1941 ел солдатлары образына керү бик дулкынландырды. Үзебез өчен бик күп информация алдык, моңа кадәр билгеле булмаган, яңа Гавриловны ачтык. Акциядә катнашучылар бертавыштан Гаврилов музеена экскурсиягә барырга теләк белдерделәр.
Теләкләрен музей хезмәткәрләре исәпкә алыр. Бу изге эшнең дәвамы булыр, дип өметләник.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: