Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Мәхәббәтме, түгелме?

Укытучы һәм студент. Әгәр ике арадагы мөнәсәбәт гомуми кабул ителгән кагыйдәләргә туры килмәсә, нишләргә?

Язылмаган законнардан чыгып караганда, мондый мөнәсәбәтләр укытучының карьерасын гына түгел, тормышын да җимерергә мөмкин. Бу тыелган мәхәббәтме, түгелме? Ике арадагы хисләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән гаилә ныклы була аламы? Чын исемнәрен әйтмәү шарты белән, язма геройларымның үз авызларыннан шундый мөнәсәбәтләр тарихы белән таныштырам.

Сөю яшькә карамый

Совет чорында халыкның тормышы гаилә бөтенлеген саклауга юнәлдерелгән һәм шул юл белән яшь буынга ныклы тәрбия бирү беренче урында торган. Әмма ул заманда да укытучы белән студент арасындагы тыелган мөнәсәбәт сирәк күренеш булмаган.

– 80нче елларда Казан университеты аспиранты идем. Курсташымның үзеннән 15 яшькә өлкән укытучы белән очрашып йөрүен белдем, – ди бер таныш галим. – Профессорның хатыны кинәт үлеп китте... Танышкан вакытта аңа – 43, ә аспирант кызга 28 яшь иде. Ике ел дәвамында аларны фәнни кызыксыну гына бәйләде. Кандидатлык диссертациясен уңышлы яклаудан соң, алар мөнәсәбәтләрен башкалардан яшерми башладылар, тиздән гаилә дә корып куйдылар. Шунлыктан университет җитәкчелеге укытучы белән студент арасындагы рөхсәт ителмәгән мөнәсәбәтләргә күз йомды. Ә шулай да институтта бу кыз турында, бары тик квартирлы булуны һәм фән өлкәсендә алга китү мөмкинлеген уйлап кына кияүгә чыга дигән фикер таралды...

Профессор белән аспирант кызның гаилә тормышы ныклы булды – 30 ел бергә гомер иттеләр. Күп еллар дәвамында бер кафедрада эшләделәр дә әле. Читтән караганда, бу гаилә бик бәхетле булып күренде. Укытучы 75 яшендә мәңгелеккә күчте, хатыны да ире үлгәннән соң алты ел гына яшәде.

Аллага тиңләмә

Студент кыз белән олы яшьтәге укытучы гаиләсе... Күп очракта яшь кыз тормыштагы укытучысына түгел, ә аның үз хыялында тудырылган образына гашыйк. Акыллы, тәҗрибәле, матур итеп сөйли, укучылары белән оста идарә итә. Чынбарлыкта исә укытучы – кимчелекләре дә булган гап-гади кеше.

– Укытучым белән ике арадагы мөнәсәбәтне бәхет дип әйтү кыен, – дип сүз башлады 32 яшьлек танышым Света. – Дүртенче курска кадәр мин дә гадәти студентлар кебек үз яшьтәшләрем белән очраштым, тормыш белән хозурландым, вакыт-вакыт лекцияләргә дә йөрми идем. Икътисад фәненең беренче дәресенә килгәч, барысы да кинәт үзгәрде. Укытучы Алексейга ул вакытта 52 яшь, ә миңа – 21. Ул, үзенчә, чибәр, лекцияләрен бик мавыктыргыч итеп сөйли. Мин аңа үлеп гашыйк булдым. Җай килгән саен, Алексейны очрату мөмкинлеген ычкындырмаска тырыштым. Үзен якын итүемне, җылы мөнәсәбәтемне ул да сизде һәм без очраша башладык.

Баштарак безнең мөнәсәбәтләр бергә кайдадыр йөреп кайту белән чикләнде. Ул өйләнгән кеше иде. Очрашып йөрүебезне институтны тәмамлаганчы яшердек. Бүтән университетта укыган бик якын дустым гына белде. Аралашуыбызга ике ел дигәндә, сөйгәнем гаиләсеннән китте. Хатыны институтта зур тавыш куптарганга, Алексейга эш урынын алыштырырга туры килде. Тагын ике елдан соң, безнең кызыбыз туды. Шул чагында гына аны бөтенләй белмәвемне, тормышка карашларыбыз нык аерылуын аңладым. Хәтта аның аяк атлап йөрүе, ашавы, сөйләшүе ошамады. Сөйләшер уртак темалар да бетте. Аның фәне мине кызыксындырмады, ә минем кызыксынуларымны ул бала-чаганыкы итеп кабул итте. Нәтиҗәдә, аерылыштык. Беренче хатыны аны гафу итте һәм ул гаиләсенә кире кайтты. Хәзер мин үземне ярык тагарак янында утырып калгандай хис итәм. Яшьтәшләрем барысы да гаиләле, ә мин баламны ялгыз үстерәм.

Психолог фикере

Тормыштагы бу вакыйгаларга фикерен белер өчен, психолог Оксана ТОКРАНОВАга мөрәҗәгать иттек.

– Ике кеше арасындагы мөнәсәбәт, гадәттә, бер-береңне кайгыртуга нигезләнә. Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсен бертигез күргән очракта гына ике арада ныклы мөнәсәбәт төзелә. Югарыдагы мәхәббәт тарихларында геройлар социаль яктан тигез түгелләр. Укытучы образы идеальләштерелгән. Студентларның үзләреннән өлкәнрәк кешегә бәйлелеге күзәтелә. Ә бу алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең ясалма икәнлеген дәлилли. Әгәр дә студент кыз укытучыны урамда очратса, ягъни аның кем икәнен белмәсә, ул кыз бу ир-атка гашыйк булмас иде.

Беренче очрактагы кыз уңайлы хатын ролен башкара. Аспирант кызда “тәртипле кыз” синдромы булу сәбәпле, әлеге мөнәсәбәтләрдә конфликт тумаска да мөмкин. Икенче очракта, беренчесендәге кебек үк, студент “әти” образына гашыйк була. Чынбарлыкны күзаллагач, күңеле кайта. Мондый тәҗрибә, гадәттә, балага ата-анадан җылы хисләр җитмәгәнлектән очрый. Шулай ук, укытучының гаиләсе дә кризис кичергәне аңлашыла. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр эмоциональ яктан ике якны да канәгатьләндерсә, ир яки хатын читтә башка кеше белән аралашуга, якынлыкка (романтик планда) омтылмый.

Ике очрак та кыз бала белән ата кеше арасындагы мөнәсәбәтне хәтерләтә. Әти кеше белән аралашу җылы хисләрдән тормаса, андый гаиләдәге кызда, кечкенәдән үк, ир-ат белән ике арада үзен бәйлелеккә төшерә торган “кыз-әти” мөнәсәбәтен төзүгә психик яктан җирлек әзерләнә.

Фото: mega-u.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев