Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Матурлык тыштамы, эчтәме?

Һәр атна саен күпчелек хатын-кыз яңа тормыш башлый.

Дүшәмбедән диетага утырам, спорт белән шөгыльләнә башлыйм, дип күпме тапкыр үз-үзеңә вәгъдә биргәнеңне санап кара әле! Үз кыяфәте белән канәгать булганнарны исә бармак белән санарлык. Ир-атларның гына һәркайсы Аполлон әнә! Бәби көткәндәй корсак үстергәннәренең дә үзбәяләүләре тау үрләре кадәр.

ҮЗ-ҮЗЕҢ ЯКИ ИР-АТЛАР ӨЧЕНМЕ?
Кыз бала үз-үзен карарга, матур булырга тиеш дип кечкенәдән сеңдерәләр. Чибәрлек дигәненә ирешүе генә ай-һай авыр. Гомумән, гүзәл булу өчен хатын-кызлар ниләр генә кыланып калмый. Матурлык индустриясе гел аларда гына фәлән кадәр акча эшли. Чәчләрне өйдә хна белән буяп, «красотка»га әйләнгән заманнар артта калды. Хәзер ламинирование, ботокс, кератин һәм әллә ниләр кыландыралар. Тырнак ясау, шугаринг, керфек үстерү, каш буяу – боларын әйтеп тә торасы түгел, ай саен графикка салынган гамәлләр бит. Камиллеккә омтылучылар исә кискенрәк адымнарга да бара: ирен күпертә, күкрәк «үстерә», кирәкмәгән җиргә кунган майларын суырта. Ир-атлар фикеренчә, хатын-кызларның киенү-ясанулары барысы да алар өчен эшләнә. Шулай дип кинәнә җаныкайлар. Әйтәм бит: үз-үзеңне яратырга көчле затлардан өйрәнергә кирәк! Әйе, алар фикерендә берникадәр хаклык бар-барын. Әмма, нигездә, хатын-кыз беренче чиратта, үз-үзенә ошарга тырыша. Ясалма иреннәр, күкрәкләр искиткеч матур дигәнне бер генә ир-аттан ишеткән юк әле. Әмма моңа да карамастан, меңләгән хатын-кыз шул рәвешле үз кыяфәтен үзгәртә.

ҺӘР ЧОРНЫҢ ҮЗ СТАНДАРТЛАРЫ
Уйлап карасак, барысына да мода гаепле. Һәр заманның үз күнегелгән матурлык стандартлары бар. Үткәннәргә борылып карыйк. Антик заманда, әйтик, матурлык стандартларына туры килгән гүзәл затлар киң бәдәнле, ак тиреле, кабарган иренле һәм җирән чәчле булган. Борынгы греклар фикеренчә, матур хатын-кызның күз арасына кимендә бер күз сыярлык ара булырга тиеш, ә иреннәрнең бер күзгә караганда бер ярым тапкырга зуррак булуы зарур. Урта гасырда хатын-кыз, гомумән, иблис коралы булып саналган. Шуңа күрә дә ул ир-атка караганда түбән дәрәҗәдәге зат исәпләнгән. Бу чорда гүзәлкәйләр битләре озынчарак күренсен өчен маңгай өстендәге чәчләрен һәм кашларын кырган. Кайберләр исә, хәтта керфекләрен дә йолкыган. Идеаль урта гасыр хатын-кызының тәне бик ябык, фигурасы күбрәк малайларныкына охшаш була. Яңарыш чорында мода һәм матурлык индустриясе үсеш ала. Урта гасыр хатын-кызларының караңгы төстәге киемнәрен матур күлмәкләр, ачык декольте, тудырылган чәчәкләр алмаштыра. Идеаль фигуралар да капма-каршыга үзгәрә. Кабарынкы тәнле хатын-кызлар үрнәк булып санала. Кечкенә кул һәм аяклар исә югары даирә билгесе. Барокко чорында идеаль матурлык төшенчәсе үзгәрүчән була. Хатын-кызлар озын муеннарына басым ясарга тырыша. Озын буйлы гүзәл затлар да «көн күрә» башлый. Бу чорда корсетлар ярдәмендә нәзек бил ясау модага керә. Чибәркәйләр биек-биек прическалар ясый, битләрен һәм муеннарын кояштан җентекләп саклый – фарфор төсле ак тәнле булу матурлык билгесе бит! Индустриализация чорында кием һәм макияж төрлеләнә. Ком сәгате формаларына ия хатын-кызлар күккә чөелә. Хатын-кызлар элеккечә рюшлы киемнәргә өстенлек бирә, ачык иңбаш һәм декольте да модада кала. Әмма хатын-кызлар ир-ат гардеробыннан күлмәк, куртка һәм жилетларны үзләренә ала. Күлмәкләр кыскара башлый. XX гасырда мода төптән үзгәрә. Корсетлар чүплеккә атыла, гардеробка чалбар, кыска итәкләр килеп керә. Күп кенә гүзәлкәйләр чәчләрен кисеп ташлый, кыска малайларча прическалар модага керә.

МАТУРЛЫККА МӘДХИЯ
Татар әдәбиятында да матурлык темасы һәрдаим үзәктә тора. Гасырлар дәвамында хатын-кыз образына мәдхия җырлана. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы гүзәл Зөләйха образыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр күпчелек әсәрләрдә тышкы һәм эчке гүзәллек темасына мөрәҗәгать ителә. Һәрбер язучы үзенең күңелендәге идеаль хатын-кыз образын тудыра. Кол Гали үз әсәре белән бөтен матурлыкның башлангычы булган хатын-кыз образына дан җырлый. «Кыйссаи Йосыф»та Зөләйха чибәрлеге болай сурәтләнә:
– Тулун ай тик балкыр иде аның йөзи,
Оҗмах ичрә хурелгъәйнә биңзәр имди.
(Тулган ай кебек балкый иде аның йөзе
Оҗмахтагы хур кызына охшый инде).
Әдәби образлар аркылы кешеләрне матурлыкка чакыру, ямьсезлекне фаш итү, гомумән, әдәбиятның төп бурычларыннан. Безнең идеал: кеше үзенең рухы белән дә, тышкы кыяфәте белән дә матур булырга тиеш. Сәнгатьтә бигрәк тә. Чөнки сәнгатьнең бурычы – кешеләрдә матурлык хисе тәрбияләү. Һади Такташның «Алсу» шигырендә дә яшь кызның матурлыгы кабат-кабат ассызыклана:
– Алсу күзен алмый үзен карый, –
Үзе матур,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле...

Муса Җәлилнең исә юмор белән «мода» турында язылган «Хәдичә» шигырен искә алырга була:
– ...Икенче көн ни күрәм? —
Бер елыйм да бер көләм.
Урам тулы хатын-кыз,
Бар да ерык юбкадан.
Күрче, күршем теккәнче,
«Мода» дип, көн үткәнче,
Бар да ерган юбкасын
Бот төбенә җиткәнче!
Әй, Хәдичә, Хәдичә!
Кичегеп кайтып кичә,
Нинди эшкә чуалдың –
Яңа мода чыгардың.
Кызлар, төнлә йөрмәгез,
Коймадан сикермәгез,
Тагын әллә ни ертып,
«Мода», – дия күрмәгез.

МОДА – БЕР, ЭЧКЕ ХАЛӘТ– ИКЕНЧЕ
Бүгенге көн матурлык стандартларын, дөресен генә әйткәндә, ачыктан-ачык билгеләп тә бетереп булмый. Хатын-кызлар үзләренә төрле булырга рөхсәт итә. Берәүләр спорт стиленә өстенлек биреп, ир-атлар стиленә якынрак образны сайлый, икенчеләр нәфислеккә өстенлек бирә. Берәүләр кабарынкы-калку формаларга басым ясый, икенчеләр спорт фигурасын идеаль дип саный. Ир-атлар да хатын-кызларны төрлечә бәяли. Матурлык стандартлары турында һәркайсының үз фикере, бердәм караш юк. Берәүләр өчен җыйнак спорт белән шөгыльләнгән хатын-кыз фигурасы идеаль булса, икенчеләр өчен ул «тотарлык урыны булмаган такта». «Аппетитлы» фигураны да берәүләр иң-иңе дип атаса, башкасы өчен ул матурлык стандартларыннан ерак булачак. Димәк, матурлык стандарты һәркемнең үзенеке. Шуңа да иң мөһиме үз-үзебезгә ошау, үз кыяфәтебездән үзебез канәгать булу. Камиллеккә чикләр юк, әлбәттә. Ә чын матурлык ул, бәлки, кабартылган иреннәрдә, ясалма күкрәкләрдә дә түгелдер. Дөньяга янып торган күзләр белән караган, йөрәгендә ялкын, йөзендә елмаю балкыган кешедән дә матуррагы бармы икән?

Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев